Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның "Алга" батальоны хәрби күнегүләргә җибәрелә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бер айдан батальонны Украинага каршы сугышка озатырга мөмкиннәр

Татарстанда ихтыярилардан төзелгән "Алга" батальоны хәрби күнегүләргә җибәрелә, "Тимер" батальонына сугышчылар җыю дәвам итә, дип белдергән журналистларга Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин.

Аның әйтүенчә, бер ай эчендә "Алга" солдатлары "хәрби тәртипкә өйрәнәчәк", "күнекмәләрен искә төшерәчәк һәм корал, хәрби техниканың яңа үрнәкләрен өйрәнәчәк". "Фәрман булгач" алга таба "махсус хәрби операциядә" катнашырга җибәреләчәк.

Күптән түгел Татарстанда Украинага каршы сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан торган ике батальон оешты. Аларга "Алга" һәм "Тимер" атамалары бирелде.

Мондый батальон Башкортстанда да оешты. Ул генерал Миңлегали Шәйморатов исеме белән атала. Шул ук вакытта Башкортстанда десантчы-ветераннар ихтыярилардан тагын бер батальон оештырмакчы.

Кайбер урыс милләтчеләре Украинада сугышны якласалар да, милли батальон оештыруны тәнкыйтьләп чыкты. Милли республикаларга гаскәр төзергә мөмкинлек бирүнең нәтиҗәсе начар булырга мөмкин ди алар.

Азатлык Укринадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан егетләренең исемлеген туплап бара. Анда ачык, рәсми чыганаклардан алынган мәгълүмат бирелә. Хәзерге вакытта анда Татарстаннан – 90, Башкортстаннан – 130 кешенең исеме бар.

Соңгы вакытта ихтыяриларның сугышта һәлак булуы турында еш хәбәр ителә, аларның күпчелеге урта яшьләрдәге ирләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG