Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутатлары Русия төбәкләренең дәүләт символларына ихтирамсызлык күрсәткән өчен җәза бирергә тәкъдим итә


Татарстан байрагы һәм туграсы
Татарстан байрагы һәм туграсы

Республика парламенты федераль канун өлгесен киләсе комитет утырышында карый башлаячак.

Татарстан Дәүләт шурасы Русия төбәкләренең дәүләт символларын хөрмәт итмәү өчен административ җаваплылыкка тартырга тәкъдим итә. Бу хакта республика депутатлары әзерләгән федераль канун өлгесендә әйтелә. Сүз интернетта таралган мәгълүмат турында бара.

Канун өлгесенең аңлатмасында әйтелгәнчә, бүген Русия административ хокук бозу кодексында Русиянең рәсми дәүләт символларын хөрмәт итмәгән өчен генә җавапка тарту каралган. Шул ук вакытта "Русия төбәкләренең дәүләт символларына карата ачыктан-ачык ихтирамсызлык" күрсәтү канун бозу булып саналмый диелә.

Татарстан депутатлары "Мәгълүмат, мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүматны саклау турындагы" федераль канун өлгесенә Русия төбәкләренең дәүләт хакимияте атрибутларын саклау төшенчәсен кертергә тәкъдим итә. Шулай ук Дәүләт шурасы Русия административ кодексынның 20.1 маддәсенә төбәк дәүләт символлары турында язарга кирәк дип саный.

Хәзер канун өлгесен депутатлар Татарстан парламентының канун һәм хокук тәртибе комитетында караячаклар. Хупланган очракта ул сессиягә чыгарылачак.

Русиядә интернетта хакимиятне һәм дәүләт символларын мыскыл итүче язмалар һәм "фейк" яңалыкларны томалау өчен җәза бирү турында канун 2019 елда кабул ителде.

Хакимиятне мыскыл итүче постлар урнаштыру вак хулиганлыкка тиңләнә. Бер ел эчендәге беренче шундый язма өчен 30-100 мең сум, икенчесе өчен 100-200 мең сум штраф яки 15 тәүлеккә кадәр сак астына алу, өченче һәм аннан соңгы очраклар өчен 200-300 мең сум штраф һәм иректән мәхрүм итү карала. "Фейк" хәбәрләр өчен җәза күләме 30 мең сумнан башлап 1,5 млн сумга кадәр билгеләнгән.

МБХ-медиа мәгълүматына ярашлы, 2019 елда гына да "хакимиятне хөрмәт итмәү" өчен 63 эш ачылган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG