Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Юстиция министрлыгы экстремистик оешмалар эшчәнлегендә катнашы булганнарның исемлеген алып барачак


Русия Юстиция министрлыгы
Русия Юстиция министрлыгы

Ул мәгълүмат халыкка ябык булачак.

Русия Дәүләт думасы сишәмбе көнне экстремистик материаллар базасы булдыру турындагы канун өлгесен өченче соңгы укылышта кабул итте. Документ шулай ук, хакимият фикеренчә экстремистик оешмалар эшчәнлегендә катнашкан ватандашлар турында исемлек булдыруны да үз эченә ала. Базада мәхкәмә карарлары күчермәләре һәм материаллар үзләре булачак.

Шул ук вакытта банктагы мәгълүмат халыкка ябык булачак, аңа дәүләт органнары гына керә алачак. Документта әйтелгәнчә, "сайлау комиссиясе кушуы буенча намзәтләр биргән мәгълүматның төгәллеген тикшерү максатында" экстремистик оешма эшчәнлегендә катнашкан кешеләр турында мәгълүматлар төзеләчәк.

Русиядә экстремистик яки террорист дип танылган оешма әгъзалары яки шундый оешмаларда катнашуы мәхкәмә тарафыннан билгеләнгән кешеләр турында мәгълүмат алып барылачак.

Депутатлар канун үз көченә кергәнче яңа система булдыру өчен бер ел вакыт биргәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG