Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе мөселман китаплары турында Лаеш мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрешсез калдырган


Узган елның декабрендә Лаеш мәхкәмәсе өч ислам хезмәтен экстремист материаллар дип таныган иде.

Бүген, 5 июль дә, Татарстан югары мәхкәмәсе мөселман китаплары турында Лаеш мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрешсез калдырган. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үз телеграм каналында хәбәр итә.

Узган елның декабрендә Лаеш мәхкәмәсе өч ислам хезмәтен экстремист материаллар дип таныган иде.

Сүз Габдерахман әс-Сәгыйдинең "Изге Коръән тәфсире"нең беренче томы һәм ике хәдисләр җыентыгы: "Сәхыйх әл-Бохари" һәм "Булүк әл-Мәрам" турында бара. Бу китапларны тыю турындагы дәгъваны мәхкәмәгә Идел буеның транспорт прокуратурасы биргән иде.

Элегрәк адвокат Руслан Нәгыев "ислам фикеренең ядкәрләре булып торучы классик ислам китапларын тыю турындагы нигезсез карарны диндар һәм мөселман оешмалары гамәлдән чыгаруны таләп итә" дип хәбәр иткән иде.

Икенче мартта адвокат сөйләвенчә, Татарстанның Югары мәхкәмәсендә аппеляция шикаятьләре һәм прокурорның каршы килүе каралган.

— Безнең иң төп дәлилләребезнең берсе — экстремизмга каршы көрәш турындагы канунга ярашлы, дини, милли, раса билгеләре белән бәйле дошманлык уятучы әдәбиятның әйләнеше тыелган.

Әмма бу текстлар халыкта дошманлык уятамы дигән сорауга бары тик психолог белгеч кенә җавап бирә ала. Кыскасы, мондый белгеч нәтиҗә бирде (һәм мәхкәмәдә дә раслады) – бу китапларның текстлары укучыларда дошманлык яки нинди дә булса башка җимергеч тәэсирләр тудырмый, — дигән иде Руслан Нагиев.

Бу нәтиҗәне "Экспертизалар һәм тикшеренүләр "Криминалистика" автоном сәүдәгә корылмаган оешмасының штаттагы белгече, психолог белгеч Инна Городецкая ясаган.

Руслан Нәгыев Инна Городецкаяның экспертизасы узган елның 1 октябрендә әзер булуын искәрткән. Аның сүзләренчә, Лаеш районы мәхкәмәсе "бу нәтиҗәләргә колак салмаган".

"Хәзер экспертизаны Татарстанның Югары мәхкәмәсе анализларга тиеш", дип әйткән иде ул.


Прокуратура бу басмаларга каршы көрәшне 2017 елда ук башлаган иде. Аның соравы нигезендә Казандагы төбәкара эспертизалар үзәге бәяләмә әзерләп бирде. Бу белешмәдә әлеге әдәбиятта "бүгенге дәүләтнең дөньяви системын танымау белән бәйле аерым тезислар", башка дин кешеләренә дошманлык уяту билгеләре, исламның өстенлеген пропагандалау һәм мөселманнарны көч куллану гамәлләренә этәрү бар диелде.

Лаеш мәхкәмәсенә бирелгән алты китап дүрт ел элек Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган иде. Алар шикле әдәбият дип экспертизага җибәрелде. Бу исемлеккә Габдерахман әс-Сәгыйди язган "Изге Коръән тәфсире"ның өч томы, һәм өч хәдисләр җыентыгы – "Сәхыйх әл-Бохари", "Изгеләр бакчасы" һәм "Булүк әл-Мәрам" китаплары керде.

Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде. 9 декабрьдә мәхкәмә бу таләпне өлешчә генә канәгатьләндерде. Мәхкәмә карарына ярашлы, өч басма – "Тәфсир"нең беренче томы, һәм ике хәдисләр җыентыгы - "Сәхих әл-Бохари" һәм "Бүлүк әл-Мәрам" экстремист материал дип танылды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG