Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каракалпакстанда протестлар вакытында тоткарланучыларның бер өлешен күрше өлкәләргә алып киткәннәр


Тоткарланучыларның бер өлеше Үзбәкстанның Хорезм һәм Бохара өлкәләрендә тотыла.

Каракалпакстан республикасында 1-2 июль көннәрендә узган протестларда тоткарланучыларның бер өлешен республикадан читкә алып киткәннәр. Бу хакта Азатлыкның үзбәк хезмәте хәбәр итә.

Алып кителгән протестчылар Үзбәкстанның Хорезм һәм Бохара өлкәләрендә тикшерү изоляторларында тотыла. Алар протестлар оештыруда шикләнелә, дип хәбәр ителә.

Каракалпакстанда калган тоткарланучылар исә 10-15 тәүлеккә кулга алынган, дип яза Азатлыкның үзбәк хезмәте.

1-2 июль көнне Каракалпакстанда Үзбәкстанның яңа конституциясе өлгесенә каршы протест чаралары башланды. Яңа конституциядә Каракалпакстанның суверенлыгы кире кагыла. Протестлар бастырылды, аларда 516 кеше тоткарланды, дип хәбәр итте Үзбәкстан Милли гвардия матбугат хезмәте.

Киң колач алган протестлардан соң Үзбәкстан парламенты Каракалпакстанның суверенлыгын саклап калырга булган. Моннан тыш Конституциягә төзәтмәләр турында җәмәгать фикер алышуы 10 көнгә – 15 июльгә кадәр озайтылды.

Үзбәкстан президенты Шәүкәт Мирзияев фәрманы белән 3 июльдән 2 августка кадәр Каракалпакстанда гадәттән тыш хәл тәртибе кертелде. Карар "ватандашларның иминлеген тәэмин итү, аларның хокукларын һәм ирекләрен яклау, тәртип торгызу" максатында эшләнә диелә. Моннан тыш, гадәттән тыш хәл тәртибе вакытында 21:00дән 07:00гә кадәр комендант сәгате кертелә.

Мирзияев "Каракалпакстан кешеләре риза булмаса, бер генә маддә дә үзгәртелмәячәк", дип белдерде.

Каракалпаклар - төрки халык, саннары якынча 600 меңләп исәпләнә. Күбесенчә Үзбәкстанның төньяк-көнбатышында урнашкан Каралпакстан автоном республикасында яшиләр. Республиканың үз гербы, байрагы, гимны, конституциясе, хөкүмәте бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG