Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы балалар һәм яшүсмерләр оешмасын төзү турында канун кабул итте


Архив фотосы
Архив фотосы

Оешманың исеме әлегә билгеләнмәгән, анда катнашу ихтыяри булачак диелә.

Чәршәмбедә Русия думасы балалар һәм яшүсмерләр дәүләт оешмасын булдыру турында канун өлгесен өченче, ахыргы укылышта кабул итте. Оешма яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнәчәк һәм аларда һәм Русиянең традицион рухи һәм әхлакый кыйммәтләре нигезендә дөньяга караш формалаштырачак" диелә.

Канун өлгесе парламентның мәгълүмат базасында дөнья күрде. Анда оешманың исеме билгеләнмәгән, гәрчә элегрәк ул "Зур тәнәфес" дип алачак дип хәбәр ителгән иде.

Оешма федераль хакимият һәм төбәк башлыклары контролендә эшләячәк, башлангыч бүлекләр мәктәпләрдә, интернатларда, мәдәният йортларында һәм түгәрәкләрдә оештырылачак. Тәрбиячеләр булып "ят агент" исемлегенә кермәгән балигъ булган кешеләр эшли алачак диелә документта.

Оешмада катнашу ихтыяри булачак дип әйтелә. Хөкүмәт оешмага балалар лагерьлары, пионер сарайлары һәм өстәмә белем бирү оешмалары милкен тапшыра ала, - дип белдерде Думаның яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев. Аның сүзләренә караганда, оешманың күзәтчелек шураын Русия президенты Владимир Путинга җитәкләргә тәкъдим итәчәкләр.

Путин яңа оешманы төзү идеясен апрель азагында хуплаган иде. Аны булдыру турындагы канун өлгесе думага май аенда, пионерлар оешмасының юбилее көнендә кертелде. 2015 елда, комсомол юбилее көнендә, Путин шундый ук максат белән яңа оешма төзү турындагы карарга кул куйган иде: ул "Гомумроссия мәктәп укучылары хәрәкәте"дип аталды.

Элегрәк яңа оешмада совет чорындагы кебек октябрят, пионер һәм комсомол рәвешендә бүленеш булачак һәм аны ихтимал Росмолодежь җитәкчесе урынбасары Дамир Фәттахов җитәкләячәк диелгән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG