Accessibility links

Навальный штабы тикшерүе: Радий Хәбировның ике кызы Европада яши


Радий Хәбиров
Радий Хәбиров

Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы фетнәчел "ЛНР" җитәкчелегенә ярдәм итә.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның ике кызы Европада яши диелә Алексей Навальный штабы чыгарган яңа видеода.

Өлы кызы Светлана ире белән Австриядә яши һәм аның 128 дүрткел метрлы фатиры бар дип раслана сюжетта. Рита исемле икенче кызы Британиядә укыган, Лондонда эшли дип белдерелә.

Радий Хәбиров фетнәчел "ЛНР" төбәге җиткәчелегенә актив рәвештә ярдәм итеп тора. Аерым алганда, Башкортстан хакимиятләре 2022 елның икенче яртысында "ЛНР"га бизнес-миссия оештырмакчы, кайбер сәнәгать корылмалары оккупацияләнгән төбәккә инде җибәрелде, Башкортстан белгечләре дә анда эшли. "ЛНР" башлыгы Леонид Пасечник "Башкортстан беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды", дип белдерде.

Кичә Башкортстанның Шәйморатов исемендәге батальоны хәрби күнегүләргә китте. Озату тантанасына Радий Хәбиов тә килгән иде. Махсус батальон Украинага җибәреләчәк. Мондый батальон Татарстанда да оешты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG