Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акча җыючы һәм премиум-аккаунтлар Telegram-ботлары Казан эшмәкәре белән бәйле булуы ачыкланган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сүз @donate һәм @PremiumBot ботлары турында бара.

Telegram-да иганәчеләрдән акча җыючы һәм түләүле аккаунтларга тоташтыручы ботның Казан эшмәкәре Дмитрий Еремеев белән бәйле булуы ачыкланган. Бу хакта "Медиазона" үз тикшерүен үткәргән. Сүз @donate һәм @PremiumBot ботлары турында бара.

Әлеге Telegram-ботларга Русиянең бәйсез журналистлары тоташып карарга тырышкан. Алардан паспорт, фото җибәрүләрен сораганнар. Тиешле таләпләр үтәлсә дә, журналистларны ботлар теркәмәгән.

Ботларның Telegram җитәкчелеге белән бәйле булмавы ачыкланган. Мессенджерның вәкиле Ричард Берти сүзләренчә, Telegram мондый ысуллар белән эш итми.

Журналистларны теркәүдән баш тартканнан соң, Telegram-бот җитәкчелеге түләүле контентта "аерым сәяси фикерләрне пропагандалау, шулай ук сәяси темага тискәре яисә тәнкыйди фикерләр булмаска тиеш" дип белдергән. Түләү үткәргән провайдерларның берсе - Smart Glocal ширкәте.

Әлеге ширкәт премиум аккаунтлар өчен түләү ала һәм кешеләрнең шәхси мәгълүматларын саклый. Аның белән Smart Glocal Services Limited гонконг һәм Tapicash Limited кипр оешмалары идарә итә.

"Медиазона" ачыклавынча, әлеге ширкәт Казан эшмәкәре Дмитрий Еремеев белән бәйле. Ул үзенең хуҗа булуын расламаса да, @donate такымы белән таныш булуын һәм аларга ярдәм итүен белдергән.

Элегрәк Еремеев Павел Дуровка "ВКонакте" проектына ярдәм итүе, соңрак "Банк 131" булдыруы билгеле. "Медиазона" кайбер Telegram-ботларга түләүләр Еремеев аша узуын әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG