Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә ковидтан күмәк иммунитет 20%ка кадәр төште


Клиникалар вакцинага да игътибар кимүен әйтеп килә.

Русиядә COVID-19га игътибар бик нык кимеде. Бу ил буйлап күмәк иммунитетның төшүе һәм вакциналар ясатуның кимүендә чагыла, дип яза РБК.

Русиядә күмәк иммунитет хәзерге вакытта 18,6% тәшкил итә. Әле февраль аенда гына бу күрсәткеч 64,4% иде, кайбер төбәкләрдә күмәк иммунитет хәтта 80%-ка кадәр җитә иде. Бу күрсәткеч узган елдан бирле вакцинацияләнгән һәм ярты елдан әзрәк вакыт эчендә авырып чыгучылардан санала.

РБК сорашкан хастаханәләр һәм клиникалар коронавирустан вакцинага игътибар кимүне февраль азагыннан теркәгәнен сөйләде. Мәсәлән, "Инвитро" клиникасында узган елда Мәскәүдә 8 мең доза кулланылган булса, быелның 7 аенда нибары 1,7 мең доза кулланылганын әйттеләр.

Русиянең төп вакциналары "Спутник V" һәм "ЭпиВакКорона" җитештерүчеләре дә басмага Русия сәламәтлек саклау министрлыгыннан яңа вакциналарга заказларны күптәннән алмавын әйтте.

Русиядә 2020 языннан бирле кертелгән барлык төп чикләүләр гамәлдән чыгарылды. Роспотребнадзор битлекләр киюне һәм туклану урыннарының төнлә эшләү тыюын гамәлдән чыгарды, коронавируска каршы көрәшнең оператив штабы исә илгә керү һәм чыгуның бөтен чикләүләрен кире каккан.

7 июль көнне Русия оператив штабы соңгы тәүлектә коронавирусны 3359 кеше йоктырган дип хәбәр итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG