BBCның урыс хезмәте һәм Медиазона журналистлары волонтерлар белән бергә Украинада үлгән 4515 Русия хәрбие исемен раслаган. Бу хакта BBC яза.
Тикшеренү авторлары ачык чыганаклардагы язмаларга нигезләнгән.
Журналистлар фикеренчә, бу якынча Русиядә җирләнгән хәрбиләрнең саныннан "кимендә 40-60%-ка әзрәк". Моны алар Русия зиратларында даими рәвештә барлыкка килгән каберләргә нигезләнеп әйтә. Еш кына җирле хакимият вәкилләре бу хәрбиләрнең үлеме турында хәбәр итми.
Алдагы айларда кебек үк, үлгәннәрнең якынча 17%-ы – офицерлар. Сугышка үз теләге белән китүчеләр исә югалтулар арасында иң тиз үскәр категория булып тора. Атна саен андый "ихтыярилар" арасында 30-40 кеше үлеме турында хәбәр ителә. Алар арасында 45 яшьтән олырак кешеләр күп.
Азатлык та Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан хәрбиләре исемлеген туплый. Бу исемнәрне без җирле хакимият хәбәрләре нигезендә раслыйбыз. Хәзерге вакытта исемлектә Татарстаннан 93 хәрби, Башкортстаннан 133 хәрби бар.
Русия саклану министрлыгы Украинага каршы сугышта күпме хәрби үлүен күптәннән хәбәр итми. Соңгы сан март аенда китерелгән иде, ул чакта министрлык 1351 хәрбинең үлемен раслады.
Украина җитәкчелеге сугышта 35 меңнән артык русияле үлүен белдерә. Март аенда НАТО, үз күзәтүләренә нигезләнеп, сугышта 7-15 мең Русия хәрбиенең үлеме турында әйткән иде.
Сугыш барган шартларда тарафлар биргән саннарны раслап булмый.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!