Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЛДПР Русия президенты атамасын "хаким" дип үзгәртергә тәкъдим итте


Фирка бүгенге атама "урыс рухына" туры килми дип саный.

ЛДПР фиркасе Русия президенты атамасын "башлык" (глава государства) яки "хаким" (правитель) дип үзгәртергә тәкъдим итә. Бу хакта Русия думасында ЛДПР фракциясенең матбугат хезмәте "РИА Новости"га белдергән.

Фракциядә әйтүләренчә, "президент" атамасы урыс рухына туры килми. XVIII гасырда АКШта хакимият башлыгы буларак кулланыла башлаган, ләкин дөньяга күпкә соңрак таралган диелә.

"Безнең илдә тарихи яктан бу яңа сүз. Ул тулысынча үтеп кермәгәнлектән, аны тыныч кына алыштырырга була. Мәсәлән," дәүләт башлыгы", яки "хаким" сүзе күпкә урыс рухына туры килә", дип белдергәннәр фиркадә.

ЛДПР фикеренчә, 1991 елда узган президент сайлавында җиңгән Борис Ельцин белән бүгенге президентның статуслары төрле. Ул вакытта дәүләт башлыгы РСФСР Конституциясе нигезендә сайланган булса, хәзерге президент Русия Конституциясе белән сайлана, диелә.

Әлеге тәкъдим белән ЛДПР 2020 елда Русия Конституциясенә үзгәрешләр керткән вакытта да чыккан иде, әмма ул кабул ителмәде.

Шул ук вакытта Татарстанда президент атамасы юкка чыгарыла. 2021 елның азагында кабул ителгән "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында" дип аталган канун төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канунның бу өлеше 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керде.

Татарстан президент атамасы белән хушлашырга разый булуын белдерде инде. Узган ел ахырында Рөстәм Миңнеханов: "Без канунга буйсына торган кешеләр. Безне ишетмәделәр", дип киләчәктә үзенең "башлык" булып калачагы белән ризалашты.

Канун 1 июньдә үз көченә кергәннән соң Татарстан өч ай эчендә аны тәңгәлләштерергә тиеш, дип аңлаткан иде юрист Мидхәт Корманов Азатлыкка.

Быел вафат булган ЛДПРның башлыгы Владимир Жириновский элегрәк милли республикаларны бетерергә, мисал өчен, Татарстан урынына Казан губернасы булырга тиеш дип белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG