Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасында төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип кенә атарга мәҗбүр итүче канун әзерләнә


Казан Кирмәнендә "Татарстан Республикасы президенты" дип язылган элмә такта
Казан Кирмәнендә "Татарстан Республикасы президенты" дип язылган элмә такта

Моннан тыш, канун өлгесенә ярашлы, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. 

Русия думасына бөтен губернаторларны төбәк башлыклары дип атауны күз уңында тоткан канун өлгесе кертелгән. Аның авторларының берсе — Федерация җыенының конституция кануннары комитеты башлыгы Андрей Клишас.

Канун өлгесе Русия субъектларындагы дәүләт хакимияте оешмаларын бер төрле атауны күз уңында тота. Төбәк җитәкчесе "Русия Федерациясе субъекты башлыгы" дип, ә башкарма оешма — "Русия Федерациясе субъекты хөкүмәте" дип аталырга тиеш булачак.

Моннан тыш, канун өлгесенә ярашлы, төбәк башлыклары һәм төбәк парламентлары депутатлары биш елга сайланачак. Шулай ук төбәк башлыгы рәттән ике генә мөддәткә түгел, күбрәк вакытка сайлана алачак. Ике мөддәттән артык сайланырга ярамый дигән тыю гамәлдән чыгарылачак.

Әлегә кадәр Татарстанда президент атамасы саклана. Казан Кирмәне бу документны күрмәгән. "Без канун өлгесен күрмәдек, эчтәлеген белмичә, фикер алышу авыр, танышкач, әйтербез", дигән Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова "Бизнес Online"-га.

2010 елда төбәк җитәкчәлерен президент дип атауны үзгәртүне күз уңында тотучы бер канун чыккан иде. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерү өчен вакыт бирелсә, дә Татарстан Дәүләт шурасы президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде.

Татарстан парламентның Канунилык һәм хокукый тәртип комитеты рәисе Шакир Яһүдин "субъектның иң югары вазифадагы заты атамасын билгеләү ​– фәкать субъект вәкаләте. Ул атаманы 2020 елдан соң да саклап калуга берни комачауламый", дигән иде.

Депутат фикеренчә, Русия думасы төбәк президентлары атамасын үзгәртү турында 2010 елда кабул иткән канун "республиканың үз гореф-гадәтләрен, тарихын исәпкә алуны чикли". 2020 елда Рөстәм Миңнеханов янә президент вазифасына сайланды.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2021 елда Конституциягә үзгәрешләр кертеләчәк, ләкин президент атамасы калачак дип белдергән иде. "Президентлык турында мәсьәлә беркайда да каралмый. Без үзебез бу мәсьәләне күтәрергә җыенмыйбыз. Төбәкләр хокуклары саклана", диде Мөхәммәтшин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG