Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан конституциясе үзгәрәчәк, әмма президент атамасы калачак


Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

2021 елда Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк, ди парламент рәисе.

Татарстан 2021 елда республика Конституциясенә үзгәрешләр кертәчәк. Моны ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Республика төп канунына үзгәрешләр Русия Конституциясе үзгәрү аркасында булачак.

Шул ук вакытта Татарстан президент атамасын саклап калачак. "Президентлык турында мәсьәлә беркайда да каралмый. Без үзебез бу мәсьәләне күтәрергә җыенмыйбыз. Төбәкләр хокуклары саклана", диде Мөхәммәтшин.

Парламент рәисе сүзләренчә, Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр турында ачык фикер алышу булачак. Татарстан Конституция мәхкәмәсен юк итү борчылу тудыра, өлешчә проблем Конституция шурасын барлыкка китерү белән хәл ителәчәк, диде ул.

Татарстан хакимияте Дәүләт шурасының атамасын шулай ук үзгәртергә җыенмый, ди Мөхәммәтшин.

Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, Татарстан кануннарын да үзгәртергә туры киләчәген республика җитәкчелеге моңарчы да белдергән иде. Ихтимал булган үзгәрешләр арасында "Дәүләт шурасы" исемен алыштыру да телгә алынды. Янәсе, бу Русиянең яңа конституциясенә "Дәүләт шурасы" дип аталган яңа хакимият оешмасы барлыкка килү белән бәйле.

Белгечләр фикеренчә, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертелгәннән соң, Татарстан хокуклары тагы да кысылырга мөмкин. Конституция мәхкәмәсен югалтудан тыш, республика мәгариф системын тулысынча югалтырга мөмкин, ди алар.

Русия думасы кабул иткән канун нигезендә, төбәк җитәкчеләре "президент" атамасын йөртә алмый. Татарстан Дәүләт шурасы исә президент статусы язылган Татарстан Конституциясен үзгәртмәде. 2016 елның 1 гыйнварына кадәр республика кануннарын федераль кануннарга тәңгәлләштерү өчен вакыт бирелгән иде. Мөхәммәтшин белдергәнчә, Татарстанның президент атамасы мәсьәләсендә Конституция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итү хокукы бар.

XS
SM
MD
LG