Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан гаеплеләр табылмаган үтерүләр саны белән Русиядә беренче урында


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ел башыннан бирле гаеплеләре табылмаган дүрт шундый үтерү булган.

Татарстан гаеплеләр табылмаган үтерүләр һәм үтерүгә омтылулар саны белән Русиядә беренче урынга чыккан. Русия баш прокуратурасы мәгълүматларына күрә, бу елның гыйнвар-май айларында республикада дүрт шундый җинаять теркәлгән.

Икенче урында Мәскәү шәһәре һәм Ставрополь крае. Анда өчәр шундый үтерү яки үтетергә омтылу очрагы теркәлгән.

Гыйнвар-май айларында республикада 22,1 мең җинаять теркәлгән. Бу сан белән Татарстан җиденче урында тора. Беренче урында — Мәскәү. Анда 59,4 мең җинаять теркәлгән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG