Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чит илдә яңадан яшәргә өйрәнәбез, чөнки Русиягә кайтсак безне төрмә көтә"


Таисия Усманова
Таисия Усманова

Казанда түбәтәйләр тегү белән шөгыльләнгән 40 яшьлек Таисия Усманова гаиләсе белән Америкада калырга булган. Украинадагы сугышка каршы язулары өчен Русиядә инде аның социаль челтәрләрен дә томалаганнар. Алар АКШта сәяси сыену сорамакчы.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганда Таисия Усманова ире һәм җиде яшьлек кызы белән АКШта була. Коронавирус белән каты авырудан соң кызларының сәламәтлеген ныгытырга дип гыйнварда Америкага китеп, бер айдан Казанга әйләнеп кайтырга ниятлиләр, әмма сугыш бөтен планнарын боза. Тормышының көтелмәгәндә ничек үзгәрүен ул Азатлыкка сөйләде.

— Көзен балабыз коронавирус белән каты авырды һәм хастаханәдә озак ятты. Үлем белән көрәште. Бик ябыкты. Хәтта телевидение дә килеп төшерде. Хастаханәдән чыккач безгә тернәкләнү чаралары каралмаган иде. Шуңа без акча җыйдык та, кызыбызның сәламәтлеген ныгыту өчен АКШка китәргә булдык. Күптән ясалган АКШ визабыз бар иде. Коронавирус сәбәпле без ул вакытта Америкага бара алмый калдык. Шуңа бер айга дип гыйнвар азагында чыгып киттек. Ирем читтән торып эшли, тренинглар алып бара. Шуңа эше белән проблем чыкмады.

Америкада кечкенә генә бер шәһәрдә яши башладык (иминлек сәбәпле исемен әйтмәде – ред.), анда яшәү арзан. Ул вакытта әле сугыш буласын күз алдына да китереп булмый иде. Аннары инде безгә Украинада мөмкин низаг турында хәбәрләр килеп ирешә башлады. Русиядән читтәге медиалар берни яшерми. Сугыш булуы ихтимал дип яздылар.

Без, сәяси актив гаилә буларак, гел вазгыять белән кызыксынып тордык, ирем минем гел митингларга чыга иде. Сентябрьдә узган сайлауда күзәтүче булып торды, анда күргән хәрәмләшүләрдән соң бөтен кәефе китте.

Русия оппозиционеры Алексей Навальныйны яклау чараларына да чыккалаган иде, битлектән булса да, аны таныганнар, күрәсең. Куәт оешмаларыннан берничә чакыру килде. Барысын да кайткач хәл итәрбез, кызыбызның сәламәтлеге мөһимрәк дип уйладык.


Русия президенты Владимир Путин "хәрби операция", чынлыкта сугыш башлаган көнне мин үземне кая куярга белмәдем, чөнки әтием украин һәм бөтен туганнары Донецки өлкәсендә яши. Шуңа без андагы вазгыятьне инде яхшы белә идек. Путин бу сугышны инде сигез ел элек үк башлады. Минем туганнарым "урыс дөньясы"ның ни икәнен ул вакытта ук күрде. Мин җәен әбиемдә уздыра торган йорт җир йөзеннән юк ителде.

Туганнарыбызны Русиягә яшәргә чакырсак та, аннан китәселәре килмәде. Бик куркытылганнар иде. Хәтта минем белән социаль челтәрләр аша да аралашуны туктаттылар.

Русиядә кайбер оешмаларның безнең белән кызыксынулары, сораштырулары, эзләүләре билгеле булды

Шуңа сугыш башлангач мин коелдым да төштем. Ярый якындагы кешеләр миңа яклау белдерде. Дөньядагы русофобия турында күп сөйләсәләр дә, чынлыкта Америкада ул юк иде. Алга киткән илләрдә бернинди фобияләр дә юк. Кешеләр сәясәт белән кызыксынса да, башкаларга карата ниндидер нәфрәт белдермиләр.

Без социаль челтәрләрдә актив рәвештә сугышка каршы үз фикерләребезне белдерә башладык. Нәтиҗәдә Русиядә кайбер оешмаларның безнең белән кызыксынулары, сораштырулары, эзләүләре билгеле булды. Казандагы фатирыбызга да килгәннәрен әйттеләр. Шуңа без Русиягә кайтмаска булдык.

Таисия Усманова
Таисия Усманова

— Сугыш бер мизгелдә сезнең тормышны үзгәрткән булып чыга

— Әйе, без бар тормышыбызны яңадан корып маташабыз. Мин монда украиннарга ярдәм итәргә тырышам. Кулдан төрле әйберләр ясап сатып акчаларны Украинага җибәрәм. Зур акчалар түгел, әмма тамчыдан күл җыела. Чиркәүгә йөри башладым. Миңа ул медитация өчен кирәк. Ирем татар, мөселман, әмма ул да медитация өчен баргалый. Казанда безнең фатирыбыз, дачабыз бар иде. Кызыбыз спорт белән уңышлы шөгыльләнде. Барысы да көйләнгән иде.

— Ирегез читтән торып эшли, аңа җиңелрәк, ә сезнең эшегез...

— Казанда түбәтәйләр тегә идем. Эшем җайланган иде. Ирем һәрвакыт Татарстан тарихы белән кызыксына, шул темага күп китаплар укый. Без берничә ел элек Тукай түбәтәе элек ничек тегелгән булса, шуны торгызырга булдык. Кибетләрдәге картоннан ясалган түгел, ә йомшак, кесәгә тыгып була торган түбәтәй җитештерергә карар кылдым. Өлгесен булдыруга ике ел вакыт китте. Хәзер инде һәр түрәдә, чит илдән килгән кунакларда минем түбәтәйләрем бар. Хәтта Гарәп Әмирлекләре шаһзадәсендә дә бар.

Коронавирус белән авырганда, әгәр үлә калсам, бу түбәтәйләрне тегү тәҗрибәсен өйрәтеп калдырырга кирәк дигән фикер туды. Мин Youtube каналда ул түбәтәй ясау нечкәлекләрен бәйнә-бәйнә өйрәттем. Тарихка кереп калсын дидем.

— Туганнарыгыз, дусларыгыз сезнең кире әйләнеп кайтмауны ничек кабул итте?

— Әтием хәрби булу сәбәпле, күп җирләдә яшәдек. Тумышым белән мин Казакъстаннан. Соңгы сигез елны Казанда яшәдем. Әтием башка шәһәрдә калды. Пенсиядә. Әнием 2009 елны вафат булды.

Украинадагы сугышка каршы язган өчен өч тапкыр минем ВКонтакте битемне блокладылар. Әти белән Whatsapp аркылы сәламләшүдән артыгын сөйләшмибез, безне укыганнарын беләбез. Ул да артыгын язмый.

Путин хакимияткә китергән кешеләр баеды, алар бу режимның бетүен теләми

Социаль челтәрдәге дусларымның да күбесе сугышны яклый булып чыкты. Моңа бик аптырадым. Күбесе минем биттән чыгып китте. Шуңа дуслар кимеде, әмма калганнарын бик кадерлим. Кызганыч, алар Русиядән китә алмый, чөнки мөмкинлекләре юк, шуңа алар артыгын дәшми генә яши. Алар белән дә артыгын сөйләшмим. 1937нче ел кебек бит. Инде хәзер үк репрессияләр бара. Хәтта Путин хакимияттә булмаса да, бу хәлләр Русиядә озакка сузылачак, чөнки Путин хакимияткә китергән кешеләр баеды, алар бу режимның бетүен теләми.

Русиядә халыкның сугышны яклавы дәүләт пропагандасына бәйле. Кешегә хезмәт хакын аз түләү дә шуның белән бәйле, чөнки бер сөяк ташлыйсың да, халык шуңа сөенеп барысына да риза була. Ярты елга бер 10 мең өстәп бирәләр икән, хакимият әйткән кешегә барып тавыш бирәләр. Русия медиалары сафсата сата. Ничек шуңа ышанып була — аптырыйм. Дөньяның Русиягә каршы берләшү турындагы әкияләргә ышаналар бит.

Халыкка эш юк, шуңа алар акча эшләр өчен сугышка китә. Фәкыйрь кеше белән идарә итүе дә җиңел, чөнки ул үз хокукларын белми. Шуңа сугышка барганнар ниндидер начарлык эшлибез дип санамый, гәрчә аларның гамәлләре бит коточкыч. 21 гасырда кеше үтерергә бар инде. Көчлә, үтер... Шул яшьләр бит аннары тыныч тормышка кайтачак һәм аларга кеше үтерү инде берни тормаячак. Русиядә эш юк, алар ни белән шөгыльләнер? Үтерү, көчләү белән. Шундый күршем булса, мин аннан куркыр идем. Рухи гарип кешеләр булып кайтачаклар. Шуңа минем инде Русиягә кайтасым килми.

— Украинадагы сугыш АКШта сизеләме?

— Монда бензин бәясе нык артты, аны "Путин инфляциясе" дип атыйлар. Кешеләр салымнарының бер өлеше украин сугышына корал сатып алуга тотылуына ризалаша. Каешларны ныграк кысабыз, әмма украиннарны бәхетлерәк итәчәкбез диләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG