Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чемодан. Вокзал. Гейропа". Драматург Динә Сафина көн саен янаулар ала


Драматург, "Алтын битлек" премиясе лауреаты Динә Сафина, Рәмис Нәҗмиев фотосы
Драматург, "Алтын битлек" премиясе лауреаты Динә Сафина, Рәмис Нәҗмиев фотосы

"Алтын битлек" премиясе иясе, драматург, Русия Украинага басып кергәннән бирле сугышка каршы пикетларга чыкты, яза. Үз позициясе аркасында берничә проекттан китәргә мәҗбүр булган, аңа даими яныйлар. Чит илгә чыгып китмәве, татарларның сугышка каршы дәшмәве турында Динә Сафина белән сөйләштек.

Динә Сафина узган елны "Угол" лабораториясендә сәхнәләштерелгән "5mm/h" спектакле өчен драматург буларак "Алтын битлек" премиясен алды. Бу аның өчен дә, Казанның сәнгать кешеләре өчен дә көтелмәгән бүләк булды. Ул "Моң" мәйданчыгы белән тыгыз эшли. Ул язган "Чын татар" спектакле зур резонанс тудырды. Кем ул чын татар, ни өчен татарларны аерасыз, татар телле генә татар була аламы дигән мәсьәләләрне күтәреп, аларның иҗат төркеме кешеләр арасында дискуссия уята алды. Моннан тыш та Казанда аның берничә проекты булды, әмма бүген эш тукталды ди ул, Русиянең Украинага башланган сугышы аркасында ул үзен сәнгать белән шөгыльләнү рухи җинаять дип саныйм дип әйтә. Сугыш башлану белән Динә Сафина татарлар һәм татар теле турында язып, урыс дөньясыннан аерып карарга вакыт җитте һәм татар телен күбрәк кулланырга кирәк дип әйтте. Азатлык аның белән әңгәмә алганда да ул татарча сөйләде.

Динә Сафина: "Z хәрефлеләр белән бергә була алмыйм"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00

— Динә, 24 февральдән соң тормышыгызда нәрсә үзгәрде?

— Гыйнвар, февраль төрле проектларга алындым, эш күп иде, әллә нинди планнар бар иде, сугыш башлангач, барысы да чәлпәрәмә килде. Проектлар ябылды, кайсыларыдыр киләчәккә калды, нәрсәдәндер үзем баш тарттым. Минем хәзер буш вакытым күп, эш юк, шуңа да социаль челтәрләрдә күп язам, интервью бирәм, китаплар укыйм, язам. Дөресен әйткәндә, үземнең дә эшлисе килми, бернигә дә күңел тартмый. Сугыш барганда нинди театр, нинди күңел ачу була алсын? Минем өчен театрга урын калмады. Сәнгать белән шөгыльләнер өчен ниндидер мораль хокукым юк кебек тоям үземне.

Минем принципларым бар, эш, проект дип аларга хыянәт итәсем килми

Тинчурин театрында татар хатын-кызлары турында лабораторияне эшли башладык, ул проектта мин дә катнаштым. Әмма Z хәрефе белән мәрәкәгә Тинчурин театры да кушылды. Бина өстенә ул сугыш билгесен элгәннәрен күргәч, сугышка теләктәшлек күрсәткән театрда эшли алмыйм, проектта катнаша алмыйм дип ул хезмәттәшлектән баш тарттым. Әле бернинди дә килешүләр дә төзелмәгән иде, ниндидер имзаланган кәгазьләрне ертулар, кычкырышулар булмады. Минем принципларым бар, эш, проект дип аларга хыянәт итәсем килми.

— Ә нинди акчага яшисез һәм бу хәлләр озакка сузылса, нишләргә җыенасыз? Коры принцип белән яшәп ач калып була.

— Нинди генә акча булмасын, Z хәрефлеләр белән бер рәттә була алмыйм. Нишләтим? Ач утырсам утырырмын, илдә чыпчык үлми. Әлегә туплаган акчама яшим, аз акча тотып яшәргә күнеккән кешемен. Позицияң аркасында спектакльләрең куелмый, алабыз дисәләр, хәерлесе! Алалар икән, алалар. Авылга кайтып бакчада эшләрмен. Атом коралын куллану акчасыз калудан куркынычрак. Шулай да аз-маз эш бар ул, эш булганда күңеллерәк.

Мин ул кадәр популяр кеше түгел, булган проектлардан акча керми иде моңа кадәр дә. Килешүләр таркалыр дип уйламыйм. Әлегә мәскәүләр белән эшлим, әмма алар да иҗтимагый проектлар, алары да "әйтми түзә алмыйм" сериясеннән.

Бу сугыш белән Русия эчендә этник чистартулар бара

Бу сугыш белән күп кешеләрдә "Мин кем?", "Минем тамырларым нинди" дигән сораулар туа башлады. Бу сугышны хакимият кемнедер бөек урыс дөньясына кушу, көнбатыштан урыс дөньясын коткару итеп күрсәтергә тели. Бу шулкадәр костыргыч алдау, ялган. Шушы ялган белән чит дәүләткә бәреп кереп коточкыч хәлләр бара. Шуңа да мин бу урыс дөньясының өлеше буласым килми, мин урыс түгел, әйе, мин урысча сөйләшәм, татарчам начар, ләкин мин - татар. Бу сугыш минем йөрәктәге яраны тирәнәйткәннән тирәнәйтә, мин рухи яктан да, физик яктан да сызланулар белән интегәм. Сугыш пычрак, әмма бу сугыш белән Русия эчендә этник чистартулар барганын да күрәм.

— Аңлатыгызчы бу фикерегезне?

— Донбасста урыс дөньясын урнаштырабыз, урысларны, урыс телен коткарабыз дигән риторика бит бөтен яктан. Әмма аның өчен кем сугыша алгы сафта? Этник республикаларга инде өч ай дәвамында цинк табутлар кайта да кайта. Украиана ягы һәлак булучыларны, әсирлеккә төшүчеләрне интернетка куеп бара, күзгә ташланганы – Русиянең үзәк төбәкләреннән солдатлар юк диярлек. Иң күп үлүчеләр этник республикалардан дигән хис кала. Мин Русия буйлап күп йөрдем, читтә кешеләр фәкыйрь яши, эшсезлек. Ир-егетләр урта, югары уку йортларын тәмамлый да кая бара? Армиягә китә, күп очракта шунда торып кала, чөнки аңа аена 25 мең сум түлиләр һәм процентсыз кредит вәгъдә итәләр. Башка бернинди дә кешечә яшәрлек мөмкинлек булмаганда нишләсең кеше? Ризалаша. Шуңа да бу сугышта депрессив төбәкләрдән егетләр күп, шуңа да алар үлүчеләр санын арттыра.

— Татар белән башкортлар да бу сугышта күп. Гәрчә бу республикаларны Бурятия яки Дагыстан белән чагыштырып булмый. Азмы-күпме икътисади яктан хәлләр яхшы бездә.

— Бу ике республикада хәлләр ал да гөл дип санау – хаталы. Күп акча эшләүчеләр бармы бездә? Юк. Ул рәсмиләрнең авызыннан гына урта хезмәт хакы югары кебек күренә, чынында халык аз хезмәт хакын алып яши. Кредитларга баткан. Башкортстанның ирләре Себергә китеп эшли. Татарстаның авылларында да эш юк. Яшьләрнең бер өлешенә армия бердәнбер социаль лифт булып кала. Бераз акча эшлим дә кайтам дигәннәрдер, әмма сугыш тоткыннары булдылар. Алар аннан табутта яки яраланып кайта. Карагыз, Петербур, Мәскәү кебек шәһәрләргә "груз 200" кайтамы? Юк диярлек. Екатеринбур, Новосибирскида да алар аз.

Татарстан белән Башкорстанның егетләре Мәскәү түрәләре уйлап тапкан урыс дөньясы өчен үлүен дәвам итәчәк

Ни өчен? Минемчә, аннан Украинага махсус җибәрмиләр, чөнки бу шәһәрләргә табутлар күпләп кайта башласа, кешеләр урамга чыгачак. Офицерларга: "Ник син исән, ә минем улым һәлак булды?" дип сорау бирергә курыкмаячак, хакимияткә: "Нинди сугыш бара ул? Ник түрәләрнең түгел, безнең улларыбыз үлә?" дигән уңайсыз сораулар бирә башлаячак, урамга пикетларга, җыеннарга чыгачак. Бу – протест кәефе югары булган, фикерли белгән төбәкләр. Хурлыклы сугыш турында болай да хакимият әле болай, әле тегеләй алдап телевизордан ялган сөйли. Мәскәү белән Петербурда аларны караучы юк, ә төбәкләрдә һаман ышанучылар шактый. Шуңа да дәшми торган, барысын да йотарга өйрәнгән, хакимият басымы астында яшәргә күнеккән, бюджет акчасына бәйле булган Татарстан белән Башкорстанның егетләре Мәскәү түрәләре уйлап тапкан урыс дөньясы өчен үлүен дәвам итәчәк. Фәкыйрьлектә яшәгән Дагыстан, Бурятия, Иркустки, Тула, Орел төбәкләренә цинк табутлар елга кебек агачак.

— Сез бик кыю фикерләр әйтәсез. Мондый сүзләрне читкә китүчеләр кычкырып әйтергә шүрли. Ә Русиядә сугышны яклаучылар күпчелек дигән хис кала. Сугышка каршы язып, сөйләп үзегезне ялгыз итеп тоясызмы? Артык күп язасың, телеңне тый дип киңәш итүчеләр табылдымы әле?

— Минем берара тәрәзә төбендә Z хәрефе ябыштырылган полиция машинасы торды. Болай да күңелдә йә бушлык, йә ярсу, урамда йә яңгыр, йә кар иде, тәрәзә төбендәге Z хәрефен күрәм – акылдан шашырлык хәлдә. Сугышны хупламаучылар бар ул, әмма аларның күпчелеге дәшми, тынар әле, азагы хәерле булсын дип дога кыла. Минем моңа ачуым чыга. Шуңа да социаль челтәрләрдә язам, хисләремә батып акылдан шашып үләрмен дип куркам. Ичмасам, интернетта хуплаучылар бар, миңа теләкләшлек белдерүчеләр табыла. Әйе, ялгыз хис итәм, миңа теләктәшлек белдерүчеләр аз. Кешеләр курка, аларны да аңлыйм, һәрхәлдә аңларга тырышам. Кемдер балалар өчен куркам ди. Минем өчен сөйләү, үз фикеремне әйтү мөһим. Минем бердәнбер коралым – сүз. Миңа берара таныш булмаган номерлардан шалтырата башладылар, төрлесен сорашалар, "Ник болай язасың?" дип кызыксыналар. Социаль челтәрләрдә провокаторлар да күп, Удмуртия, Татарстан, Башкортстанның бәйсезлеге турында сорашалар, төрле сепаратистик фикерләрне әйттерергә маташалар.

Миңа фикеремне әйтү кеше булып калу өчен кирәк

Миңа "Син – фашист", Син – Русиягә каршы эшләүче кабәхәт, синең өчен оят" дип язучылар артты. Кызык, Уфадан бик күп язалар. Украинадан укучылар исә рәхмәт дип язалар. Әмма мин рәхмәт өчен язмыйм. Миңа язу, фикеремне әйтү үзем өчен мөһим, исән калу, кеше булып калу өчен кирәк.

Сугыш турында туганнарым, дусларым белән артык сөйләшмим. Кешеләр теләми дә, күбесе чынбарлыктан качарга тырыша, белем алу хәерлерәк диләр, укыйлар, урамда йөриләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Алар үз психикаларын яклый. Минемчә, мондый позиция хаксыз. Бүгенге хәлләр турында акырып әйтергә кирәк.

— Кеше урамга чыгарга курка, язсаң да фейк өчен 10 ел төрмә яный. Нишләргә кирәк?

— Ә кем курыкмый? Мин дә куркам. Әмма сугыш башланган көннәрдә пикетларга чыктым. Бауманда гел полицияләр генә йөри башлагач, безне бастылар. Плакат белән чыгучыларга штраф салалар, тикшерү изоляторына утырталар. Файдалымы бу хәзер? Юктыр. Кимендә туганнарга, дусларга аңлартырга кирәк. Социаль челтәр кулланнасың икән, яз. Instagram-да сугыш турында язгач, аккаунтытма язылучыларның күпчелеге чыгып китте. Twitter-га яза башладым, күпләп кеше яза башлады. Яңа кешеләр белән таныштым. Бу да кызык күренеш.

— Русия хакимияте белән килешмәүчеләр, ачык итеп сөйләүчеләр төрмәдән куркып чит илгә чыгып китте, кемдер пропагандага корылган җәмгыятьтә яшисем килми дип иминлек, тынычлык эзләп чыгып китте. Сез менә калгансыз, Казанда яшисез...

"Ник мин китәргә тиеш әле? Мин үз җиремдә яшәргә хаклы"
"Ник мин китәргә тиеш әле? Мин үз җиремдә яшәргә хаклы"

— Беренче көннәрдә миндә паника иде, мин дә китәм дип ашкындым, әйберләрне җыя башладым, бер якка гына билет алдым, аннары кич инде кире кайтардым. Уйладым уйладым да, ник әле мин китәргә тиеш, мин Казанны, Татарстанны яратам, минем монда яшисем, монда иҗат итәсем килә. Иминлегем өчен куркыныч була башлагач уйлармын. Дөрес, минем позициям өчен тәнкыйть итүчеләр, мыскыл итүчеләр күп. "Нәрсә Русиягә төкерәсең? Илебез ошамыймы? Чемодан. Вокзал. Гейропа" дип язучылар булды. "Вали из России, узкоглазая татарка", "Хайланы вы и обоссанные – татары", "Татары - придуманная Лениным нация", "Россия для русских, сепаратистка, уезжай" – бу миңа язган мыскыл сүзләр. Башта болай дип язучыларга ачуым кабара иде, аннары ник мин китәргә тиешмен әле дип уйлый башладым. "Казан, Татарстан, Русиягә хуҗа булдыгызмы әллә, бәлки, сез җыенып китәрсез?" дип җавап бирәм. Китмим. Үз шәһәремдә яшәдем, яшәргә хокукым бар. Менә кеше белән сөйләшә белмәүчеләр, кешене үзләренеке һәм дошманнарга гына бүлеп эш итүчеләр чыгып китсеннәр иде ул, Татарстан, Русия җиңел сулап калыр иде, ичмасам.

— Туганнарым, дусларым белән сугыш турында сөйләшмәскә тырышам дидегез. Күп гаиләләр Путинның карары аркасында таркала бара, әти-әниләр һәм балалар арасында низаг, туганнар, капма-каршы фикердә булучылар ике фронтка бүленеп, туганлык җепләре өзелде. Ни өчен кешеләр сәясәтне гаилә мөнәсәбәтләренә кертә дип уйлыйсыз?

Путин аркасында якыннарың белән талашып бетәргә ярамый

— Ә ничек кертмәскә мөмкин? Бу хәлләр барыбызга да кагыла, бу сугыштан берсе дә читтә кала алмый. Әгәр ирең яки хатының сугыш яклы булып, син аңа каршы икән, бу - фаҗига. Әти-әниләр белән дә шулай. Күп очракта бу - буыннар каршылыгы. Пропаганда корбаннары күп, өлкәннәр ниндидер бер кап эчендә утыра. Алар берни ишетми, күрми, теләми. Телевидениедә булган сүз алар өчен канун булып санала. Минем гаиләдә киеренкелек юк, Аллаһыга шөкер, мәрхүм әтием безгә сәясәткә кем килгәнен һәм нинди куркыныч янаганын аңлатып өлгергән иде. Без бердәм, әмма дусларым өчен йөрәк әрни. Бик яхшы дустымның гаиләсендә низаг. Ир кеше әнисенең сугышны яклавын күз яшьләре белән сөйли. Аның гаиләсендә фаҗига, әнисе - пропаганда корбаны. Нишли алам мин? Кочакладым да дустымны: "Әниеңне телевизорга, ул кешеләргә бирмә!" дидем. Кимендә алар аңлашты, Путин аркасында якыннарың белән талашып бетәргә ярамый. Алар бер-берсенә: "Мин сине яратам, син минем өчен кадерле кеше, әйдә сугыш турында сөйләшмик", дип килеште. Күпләр менә шулай итсә иде ул.

— Русиядә сәнгать кешеләре дә ике бүленде, бер өлеше ачыктан-ачык сугышка каршы чыкты, чит илгә чыгып китте, алар каһәрләнә, бер өлеше Путинны яклый. Татарларны алыйк, күп очракта җырчы, театр кешеләре бу хакта дәшми. Бу сазлыкка керми. Шулай да 1 май татар җырчылары Фирдүс Тямаев, Эльмира Кәлимуллина Z хәрефе язылган Русия гамәлләрен хуплаучы концертта чыгыш ясады. Тямаев сугышта катнашкан Росгвардиянең "Барс" төркеменә һуманитар ярдәм оештырам дип белдерде. Син боларны ничек кабул итәсең һәм ни өчен татарлар, сәнгать кешеләре, язучылар сугышка карата фикерен белгертми. Татарлар каршы дигән бер тавыш та ишетелми. Башкортлар, мәсәлән, үз сүзен ишеттерә. Ни өчен?

Мин моны хыянәт буларак кабул итәм һәм авыр кичерәм

— Үземне дә бу сорау бимазалый. Ник дәшмиләр? Ник син чын татар булсаң, дәшмисең дигән сорау мине эчтән кимерә. Куркыттылармы сине, акча мәсьәләсе борчыймы? Эльмира Кәлимуллина минем спектакльдә булды, мин аны күрдем. Ул да мине белә. Мин ачыктан-ачык сугыш бетсен, туктасын дип язам. Минем спектакльдән соң Эльмираның Z хәрефле концертта җырлаганын күрәм. Мин моны хыянәт буларак кабул итәм һәм авыр кичерәм. Исемле татарлар бар бит. Ярар, берсенең кредиты бар ди, икенчесе куркадыр, әмма дәрәҗәле, фикер ияләребез бар. Алар инде яшәгәнен яшәгән, аларга җил-давыл кагылмас иде. Актер, язучы, драматурглар, җырчы, композиторлар бар – аларны ишетәсем килә. Бер-ике яшь язучы бар, шуның белән бетте. Ә татарның йөзен саклап калу кирәк.

Нәрсә бу? Әллә инде яхшы, уңай вакыт килеп җитәр дип көтеп утырамы татар? 400 ел эчендә пассионарлык юкка чыккандыр, күрәсең, игән башны кылыч кисми дигән принцип белән яшәү хәерлерәктер дип уйлыйдыр. Без болай да аз, тыныч кына утырыйк, давыл узар, калкып чыгарбыз дип уйлыйлармы? Аның каравы, бурятлар сугышка каршы чәчрәп чыкты, алар да аз. Башкортлар да үз позициясен белдерде. Якутлар, мариларны да күрдем. Алар да азчылык, бу сугыш аларны кырып бетерәчәген аңлый. Аларга куркыныч яный, әмма алар сөйли, фикерләшә. Бездә бу хакта сөйләшү дә җитми.

Татар яшьләре белән аралашам, Twitter-да язучылар күп, алар күбесе - урыс телле татарлар. Яшьләр арасында тарихи хәтер ныграк сакланган дигән хис кала. Без дәшмәвебез яки Путинның сәясәтен яклап ничектер тулы бер милләткә, аның тарихына, булган корбаннарга хыянәт итәбез дип кабул итәм.

— Аңлатыгызчы моны?

Ник татарлар бүгенгене 1552 елдагы хәлләр белән чагыштыра алмый?

— Әлегә кадәр урыс дөньясы идеологлары кемнедер коткару дигән фикерне кешеләргә сеңдерә. Кешеләр шуңа ышана. Донбасстагы 8 ел дәвамында изелеп яшәүче урыс дөньясын коткару белән чит, суверен дәүләткә басып керүне аклыйлар. Ник татарлар бүгенгене 1552 елдагы хәлләр белән чагыштыра алмый? Сез аны хәтерләмисезме, оныттыгызмы? Ни өчен башка дәүләткә басып керүне вәхшилек дип санамыйсыз? 1552 елда татарларга урыс дөньясының теле дә, дине дә, мәдәнияте дә кирәкмәгән иде, әмма Мәскәү кнәзлеге Казан ханлыгын басып алып, халыкны үтереп тулы бер дәүләтне җимерде, юк итте. Бу вакыйгалар һаман да татар кешесендә сыкрап торган яра. Бабаларыбыз өчен дога кылабыз икән, читтәге кешеләрнең фаҗигасен якын алырга тиешбез. Ник Украина белән чагыштырырга теләк юк. Ләкин Икенче дөнья сугышы белән чагыштыралар, әмма ул вакытта СССР залим корбаны иде. Бүген Украина кебек корбан булды, миллионланган кеше корбан булды. Хәзер исә СССРның дәвамчысы Русия басып алучы ролендә. Империалистик амбицияләр белән яшәү никадәр бәхетсезлеккә китерде, кешелек күпме сабак алды, әмма дөрес нәтиҗә ясый алмады.

— Кешеләрнең фикерләү сәләтеннән киләме бу? Аларны гаепләп тә булмый кебек.

—Бу белем дәрәҗәсе белән бәйле. Кешеләр мәктәптә, югары уку йортларында укыган, әмма белемнәре юк. Бу – кешеләргә карата җинаять. Кешеләрдә тәнкыйди караш юк, мантыйк белән проблем. Балаларга сорау бирергә өйрәтмиләр. Бу бит мәктәпләрдә өйрәтелергә тиеш. Мәктәпләрдә БДИ белән тест ясарга гына өйрәтелә, уйлама, дөрес сан гына куй, җитте. Кешеләрнең салым акчалары мәгарифкә тотылмады, ә армия белән полицияне коралландыруга бирелде. Хастаханәләр ябылды – чиркәүләр саны артты.

— Империализм сабагы дидегез, бу проблем чыннан да зур һәм аның тамырлары ныклы. Украинага бәреп керү дә геосәясәт белән бәйле, элекке җирләрне кайтару дигән сылтау белән эш итү, урыс теле мәсьәләсен куертуны да күрәбез. Русиянең бу адымын хупламаучылар бар, әмма хакимиятнең империалистик карашта булып Русия эчендә яшәүче асаба халыкларга каршы җинаять кылуын күрмиләр. Мәсәлән, либераль карашлы шәхесләр Украина үзенчә яшәргә хокуклы, үз телләрендә сөйләшсеннәр ди һәм Путин гамәлләрен хурлый, әмма шул ук вакытта татарлар, башкортлар, якутлар һәм башкалар үз телләрендә белем алырга, милли университетлар ачарга тиеш түгел дип саный. Менә бу да империалистик караш бит. Сугыш бетәр ул кайчан да булса, әмма мондый карашлардан чистарыну булырмы, чөнки бу рәвешле фикерләү сугышларга, яулап алулырга, буйсындыруга илтә, бүгенге хәлләр кабатланачак та кабатланачак. Үзгәреш булсын өчен нишләргә?

— Бу проблем бар. Мин үзем дә еш кына "узкоглазая татарва", "чурка" сүзләрен ишеткәнем булды. Русиядә шовинизм көчле. Өлкәннәрне үзгәртеп булмый. Яшьләргә өметем бар, алар либераль карашлы. Алар төрле калыплашкан стериотипларга төкереп бирә, империячел амбицияләр аларда юк. Алар өлкән буынның карашлары белән туры килми. Минем дә буын каткан түгел. Империячел карашлар юкка чыгарга тиеш. Империячел амбицияләр, территорияләрне яулау – XXI гасырда коточкыч күренеш. Сугыш беткәч, кешеләр уйланыр да барысы да үзгәрер дип көтү – самимилек. Бу чирдән дәваланыр өчен дистәләгән еллар кирәк булачак, әмма ул чирне юкка чыгару кирәк.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG