Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре казаннарны Бишбалта тарихы белән таныштырды

11 июльдә Ачык Университет һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Бишбалта бистәсе һәм зираты буенча сәяхәт оештырды. "Зиратның кадерен белү өчен Бишбалта бистәсенең тарихын белергә кирәк", ди оештыручылар. Экскурсияне тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов һәм Казанны өйрәнүче журналист Рәдиф Кашапов алып барды.

Бишбалта темасы татар җәмәгатьчелеге арасында бу ай башында күтәрелде. Бишбалта тарихи мөселман зираты "Рекасервис"ның төзелеш өчен ком алу урыны территориясенә керә, дип хәбәр итте 30 июньдә "Реальное время". Тарихи-мәдәни экспертиза моны рөхсәт итте, ләкин борынгы мирас һәйкәлләре тирәсендә буфер җирләрен булдырырга кирәк диде.

2019 елда Казан түрәләре Бишбалта бистәсен төзекләндерү проектын килештерде. Аның нигезендә Зилант монастыре, Макарьевски чиркәве, 1нче депо, Петрушкин киселеше, XVIII-XIX гасырга караган кораб төзү урынын төзекләндерү, музей, парк булдыру, яңа торак, мәктәп, бакча, сәүдә үзәге төзү каралган.

Әлеге проект эшләнгән вакытта тарихчы Айрат Фәйзрахманов документта Бишбалта бистәсендә урыс билгеләренә урын булып, татар тарихына игътибар булмавын язган иде.


XS
SM
MD
LG