Төркиягә турлар бәяләре бер ел эчендә 94,6−98 процентка арткан. Русия туроператорлары берләшмәсе (АТОР) белдерүенчә, федераль туроператоларның июль-август айларына саткан юлламалары бәяләреннән шул күренә.
Мәсәлән, Төркиягә сәяхәтләр оештыручы ике зур федераль туроператор мәгълүматларына караганда, 2021 елның июль-август айларына ике өлкән кеше һәм бер баладан торган гаиләгә уртача чек бәясе 1731−1920 евро булса, быел июль-август айларына шундый ук уртача чек 3367−3800 евро тора. Ягъни бәяләр 94,6−98 процентка арткан.
Туроператорлар бәя артуның төп сәбәбе дип Төркиягә очуның кыйбатлануын атый. Төркиягә рейсларның былтыргыга караганда азрак булуы да бәя артуга өлеш керткән.
Бәяләр артуга карамастан алдагы көннәргә Төркиягә очучы очкычларда урыннар кытлыгы булуы хәбәр ителә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!