Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы битлек кию тәртибен яңадан гамәлгә кертергә чакыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Оешма баш мөдире искәртүенчә, бөтен җир шарында "Омикрон" штаммының яңа төрләре тарала һәм авыручылар саны арта.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы (WHO) баш мөдире Тедрос Аданом Гебреисус бөтен илләрне битлек кию тәртибен һәм шәхси саклану чараларын кире кайтарырга чакыра. Бу коронавирусның яңа дулкыны белән бәйле.

Гебреисус искәртүенчә, бөтен җир шарында "Омикрон" штаммының яңа төрләре тарала һәм авыручылар саны арта. SkyNews белән әңгәмәсендә ул инфекциянең яңадан тарала башлавы - болай да эш күләме арткан сәламәтлек саклау системына һәм медицина хезмәткәрләренә өстәмә басым ясый дип хәбәр иткән. Коронавирустан үлүчеләр саны да артуга таба бара диелә.

Оешма бу җәйдә коронавирус таралуның яңа көчле дулкыны булачак дип фаразлаган иде.

Бүген, 14 июльдә Русиядә 4 июньнән башлап беренче мәртәбә 4 меңнән артык кешедә коронавирус ачыкланды. 1 июльдә Русиядә Роспотреднадзор коронавируска бәйле барлык чикләүләрне гамәлдән чыгарган иде. Бу карар Русиядә һәм дөньяда коронавирус пандемиясенең интенсивлыгы тотрыклы рәвештә кимүгә таба баруы белән бәйле диелде.

8 июльдән Татарстан хөкүмәте дә барлык коронавирус чикләүләрен гамәлдән чыгарды.

Битлек кию тәртибен исә июнь башында гамәлдән чыгардылар. Шулай да, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцина ясау актуаль булып кала диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG