Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Бекиров: "Кырымтатар" атамасын үзгәртү – читтән тагылган сәяси проект


Кырымтатар активисты Надир Бекиров "кырымтатар" атамасыннан баш тарту халыкка ата-бабалар мирасына хокукны югалтудан башка берни дә бирмәячәк дип, милләтнең атамасын үзгәртүгә каршы чыга. Кырымда халыкның атамасын үзгәртергә чакырулар дәвам итә.

Кырымтатарларның кайбер милли хәрәкәт активистлары инде дистәләрчә ел дәвамында матбугатта, җыелышларда, Корылтай утырышларында милләтнең "кырымтатарлар", "кырымтатар халкы" атамасыннан баш тарту, "кырымлы", "кырым халкы", хәтта "кырымнар" атамаларын кабул итәргә чакырып чыгышлар ясап килә.

Милләтнең атамасын үзгәртү мәсьәләсен кырымтатар матбугаты арасында бәйсез "Qırım" газеты һәм аның тирәсендә тупланган активистлар яклый. Азатлык бу турыда Мәҗлеснең элекеге әгъзасы (1991-2007), фәлсәфә фәннәре намзәте, Асаба халыкларның халыкара тикшеренүләр һәм ярдәм фонды президенты (1997-2014), БМОның асаба халыклар белгече (2003-2008) Надир Бекиров белән сөйләште.

Надир Бекиров
Надир Бекиров

— Шәхсән минем өчен күптәннән халкыбызның атамасы белән бәйле бөтен нәрсә анык. Мин аны ясалма рәвәштә үзгәртү тарафдарларын фәнни дискуссия аланына кертергә тырышып, аларның рәсми идеологы Бекир Мамутовны да моңа чакырдым, ләкин ул катнашудан баш тартты, — диде ул.

Надир Бекиров милләтнең атамасын үзгәртү нияте кырымтатарлардан чыкмаган, моны читтән сәяси проект буларак кырымтатар җәмәгатьчелегенә ыргыттылар дигән фикердә:

— Хәзер инде минем өчен тарихтан килеп чыккан, объектив акланган, әлбәттә, үз теләге белән кабул ителгән "кырымтатар" дигән этник атаманы уйлап чыгарылган, бернинди тарихи һәм фәнни нигезе булмаган, ясалма "кырымлы" атамасына алыштыру аның кырымтатарлар арасындагы идеологларының йөрәгеннән һәм башыннан түгел, ә читтән, кырымтатарлар булмаганнардан тагылган сәяси бер проект икәне аңлашыла.

— Надир әфәнде, атаманы үзгәртү мәсьәләсен күтәргәннәр нәрсәгә нигезләнә, максатлары нинди?

— Алар бер нәрсәгә дә нигезләнми, алар шулай тели һәм вәссәлам. Ләкин алар, "татар", "кырымтатар" атамасыннан баш тартсак, халкыбызның барлык мәсьәләләре дә хәл ителер, халыкка булган дошманчыл караш үз-үзеннән юкка чыгар дип уйлый. Икенче яктан, алар милләт өчен зарур булган эшләр эшлисе урынга, халыкның атамасын үзгәртеп, бәлки, тарихка шулай кермәкче булалардыр.

— Сезнеңчә, "татар" атамасына негатив караш каян килә соң?

Татарга тискәре мөнәсәбәт — куркудан

— Татарлар белән бәйле тема Русиянең инкыйлабка кадәрге тарихында да, совет чорында да шулкадәр бертөрле һәм фәнни булмаган ки, хәзерге вакытта объектив тикшеренүчеләр тарихи әдәбиятка таяна алмый. Чит ил тарихчыларына килгәндә, аларда бу теманы мөстәкыйль рәвештә өйрәнү мөмкинлеге яки теләге булмаганда, кагыйдә буларак, алар урыс чыганакларыннан алынган мәгълүмат белән чикләнгән, ягъни шул ук фабрикацияләнгән тарихны кабатлаганнар. "Татар" атамасын йөрткән халыкларның элеккеге тарихы турында без кытай, монгол, төрек яки гарәп кулъязмаларында түгел, ә Русиядә һәм урыс телендә басылган китапларда укыйбыз. Татарга тискәре мөнәсәбәт — куркудан, кимсетүгә кадәр — нәкъ менә шушы кайбер милләттәшләребезнең аңына шул китапларны үзләре укыганнары нәтиҗәсендә сеңдерелгән. Моннан күренгәнчә, үзләрен халык милләтпәрвәрләре дип санаучылар нәфрәт иткән "татар" атамасын үзгәртүне таләп иткәндә башка милләтләр дә, шулай ук "татар" атамасын йөрткәннәр дә, чынлыкта, үзләре програмга куелган шовинистик пропаганданы үтәгәннәрен аңламый да калалар.

— Инкыйлабка кадәр дидегез, ә без бүгенге көн турында сөйләшәбез. Бу инкыйлабка кадәр гамәлгә куелган стратегиянең бүгенге җимеше дияргә мөмкинме?

— Русия армиясе зәгыйфләнгән татар дәүләтләрен тар-мар иткәннән соң, халыкның күпчелеген юк итеп, китәргә мәҗбүр иткән, җир йөзеннән милли мәдәниятнең иң зур һәйкәлләрен: сарайлар, мәчетләр, җәмәгатьчелек биналарын һәм корылмаларын җимерә. Ахыр чиктә, Русия мәгариф системы һәм югарыдан кушканча эшләүче фәне, бу җимерелүне гасырлар буе дәвам итеп, үз атамасында "татар" сүзе булган халыкларның этномәдәни, әхлакый һәм психологик ассимиляциясенә иреште. Шул ук вакытта аның озак еллар уңышка ирешмәгәнлеген танырга кирәк, әмма соңгы берничә дистә елда, заманча коммуникация һәм баш миен юуу ысуллары мөмкинлекләреннән файдаланып, унификацияләнгән дәүләт мәктәбе һәм югары белем, шулай ук абсолют хакимият режимы идеология ягыннан уңышка иреште.

Ата-бабаларыбызның зур мирасына мораль хокукыбыз да бар

Нәкъ менә шуңа күрә, татарлар белән эш иткәнлектән, алар агрессив, рәхимсез һәм үз сәясәтләрендә эзәрлекле булган. Чөнки әлегә кадәр сүздә булса да "татар" кебек этник төркем бар икән, димәк ата-бабаларыбызның зур мирасына мораль хокукыбыз да бар. Бу мирас мифик түгел ул төгәл географик, икътисади, сәяси һәм мәдәни параметрларга ия. Ә үз-үзләрен "татар" дип атаучы халык яки халыклар булу факты үзе үк эзәрлекләүләр һәм репрессия гасырлары тәмамланган нәтиҗәне бирмәгәнен исбатлый. Димәк, чәчәк ату (ренессанс) мөмкин. Берәү дә үзен "татар" дип атарга җөрьәт итмәгән чакта гына бу җирләр үзгәртелде, вазифа үтәлде дияргә мөмкин булачак.

— "Кырымлы" атамасы тарафдарлары бу атама милләтне Кырымга бәйләп тора дигән аргументны да китерә.

— Милләт атамасын географик урнашу атамасы белән тәңгәлләштерү омтылышы беркемне дә ышандырмаячагын һәм сәяси көндәшләребез өчен мыскыллауга сәбәп кенә булачагын мин инде әйткән идем. Тик нәкъ менә аерым, махсус сайлап алынган мисаллар белән генә чикләнеп калмыйча, ил яки дәүләтнең халык яки аның халкы атамасы белән ничек туры килүен карау төрле булырга мөмкин. Мәсьәлән Скандинавия илләренә — Норвегия, Швеция, Финляндия, Даниягә — исем биргән асаба халыклар саналган иннуитлар (эскимослар) һәм саами халыклары түгел. Дөньяга Германия исеме белән билгеле булган ил — Дойчланд, халкы "дойч" дип атала. Әлбәттә, географик һәм этник яктан тәңгәл килгән мисаллар да бар: Словакия, Чехия, Италия... Коканд, Хива, Кырым, Казан, Хаҗитархан кебек этник яктан якын, төрле династияләр белән идәрә ителгән илләр башкала исемнәре белән аерыла иде. Шулай итеп, халыкның этник атамасы ул яшәгән җирнең атамасына тәңгәл килүенә ниндидер таләп юк дөньяда.

— "Кырымтатар" атамасын "кырымлы"га үзгәртүнең негатив якларын санап китегез әле?

— Кырымлы" — димәк, Кырымда яшәүче, швед, урыс булса да, башка нәрсә түгел. Бразилиядә яшәүче "бразилияле, "гыйраклы" — Гыйракта. Идел буе татарлары да "казанлы", "ураллы" диләр, ләкин бу этник яктан кем булуын күрсәтми, казанлы чуаш та, татар да, башкорт та була ала. Инглиз телендә безнең чын атамабыз "Crimean Tatars" дип яңгырый. Безне күп гасырлык тарихыбыз, кеше хокукларын яклау хәрәкәте аша беләләр, халыкара оешмаларында да бу танылган атама.

Ә инде "кырымлы" инглизчә бу "Crimean" яки "Crimeans" — "кырымнар" урысча — "крымчане" дип, тәрҗемә ителә. Өстәвенә, инглиз телендәге рәсми документларда һәм матбугатта бу гыйбарә нәкъ менә урыс телле күпчелекне, Кырымның хәзерге халкын билгеләү өчен кулланыла. Бәлки без бөтен дөнья матбугатын яздыра торган махсус төркем төзербез, көне-төне интернетта утырып, барлык халыкара оешмалар хезмәткәрләре белән даими элемтәдә торып, безне кырымнар белән бутамагыз, без чыннан да Кырымда асаба халык, ә алар — юк дип инглиз һәм урыс грамматикасындагы аерманы аңлатып, сез беләсезме без кырымтатарлар түгел элек безне дөрес атамаганнар, ә хәзер, ниһаять, дөрес аталабыз дип, утырырбыз?

— Күрәсең, кемдер инглиз телендә сөйләшүче, Кырым турында мәгълүмат эзләүче һәркемгә, "Crimean" — "кырымлы" һәм "Crimean" кырымнар арасындагы аерманы аңлату бурычын үз өстенә алыр. Бу начар мәзәк, чи наданлык яки уйлыйсы да килми торган бер нәрсәме?

— Кырымтатар мәсьәләләренә багышланган берничә дистә сайт төрле телләрдә эшли. Икенче яктан, "Crimean" сүзен Google-да эзләү омтылышы 0.33 секунд эчендә 7 270 000 нәтиҗә бирде. Алар арасында кырымлыларны һәм кырымтатарларын сайлап алу алай ук җиңел түгел. Шул ук вакытта "Crimean Tatars" cүзтезмәсе 0.28 секунд эчендә 441 000 нәтиҗә бирде. Бу нәрсә азмы? Безне дөнья белмиме? Гомер азагына кадәр укырга җитә. Себер, Гурьев, Касыйм һәм теләсә кайсы башкаларына бәхет тагын да азрак елмаядыр.

* * *

Милләтнең "кырымтатар" атамасын "кырымлы" дип үзгәртү тәкъдимнәренә каршы Кырымтатар халкы корылтае делегатлары 2000нче елда каршы тавыш бирде.

"Qırım" бәйсез газеты баш мөхаррире, корылтай делегаты Бекир Мамутов 2014 елда катлаулы вазгыятьтә бу мәсьәләне кабат күтәреп чыккан иде, ләкин 225 делегаттан моның өчен 52 делегат тавыш биргән булса, 173 делегат каршы чыкты. Ул вакытта мөнбәрдән Бекир әфәнде дәррәү "Ярар, ярар, без бу мәсьәләдә эшебезне дәвам итәчәкбез" дигән иде

"Әгәр Корылтай сиңа ошаган карар кабул итсә, син аны башкарасың һәм башкалардан үтәүне таләп итәсең. Юк икән, Корылтай кире каккан мәсьәләне тагын бер кат көн тәртибенә тагарсыңмы? Мондый карарларның бәясе нидән гыйбарәт? Аларга карата мөнәсәбәтең нинди?" ди, Надир әфәнде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG