Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче  дүрт кырымтатарны сак астында тоту вакытын озайтты

Кырымтатарларда тентү. 17 август 2021 ел
Кырымтатарларда тентү. 17 август 2021 ел

Узган елның 17 августында тоткарланган кырымтатарлар тагын кимендә өч ай тикшерү изоляторында калачак.

11 июльдә Дондагы Ростов шәһәрендәге Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" эшендә гаепләнүче кырымтатарлар – Заур Абдуллаев, Джеббар Бекиров, Рустем Мурасов һәм Рустем Таировны сак астында тоту вакытын озайткан. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә .

Хөкем ителүчеләр тикшерү изоляторында тагын кимендә өч ай калачак.

Узган елның 17 августында Русия куәт оешмалары кырымтатар йортларында биш тентү уздырган иде, биш кеше: Раиф Февзиев, Заур Абдуллаев, Джеббар Бекиров, Рустем Мурасов һәм Рустем Таиров тоткарланды. Алар барысы да сак астында.

Бекиров һәм Февзиевны террорчы оешма эшчәнлеген оештыруда, калганнарны бу оешма эшчәнлегендә катнашуда гаеплиләр.

2022 елның гыйнварында әлеге биш кырымтатарга карата хакимиятне яулап алуга әзерләнү турында җинаять эше ачылды. Февзиевнең эше аерым карала, аны мәхкәмәгә тапшырдылар.

Июнь уртасында кырымтатар Раиф Февзиевнең тикшерү изоляторында сәламәтлеге начараюы хәбәр ителде.

Русия хакимиятләре "Хиз ут-Тәхрир" ислам фиркасен террорчы оешма дип тапты. 2014 елның язында Кырымны аннексияләгәннән соң, Русия хакимиятләре хәрәкәткә иярүчеләрне, нигездә кырымтатарларны эзәрлекли башлады. Еш кына тентүләр вакытында табылган дини әдәбиятка гына нигезләнеп, аларга каршы террорчылык турындагы маддә нигезендә җинаять эшләре ачалар. Хәзерге вакытта Русия хакимиятләре террорчы эшчәнлек белән бәйләгән йөздән артык кеше сак астында, яки төрмәдә. Аларның күбесен халыкара хокук яклау оешмалары сәяси тоткыннар дип таныды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

This item is part of
XS
SM
MD
LG