Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә йорт хайваннары өчен чит ил вакциналарына кытлык туган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Вакцина кадатмый торып, йорт хайваннары белән чит илгә чыгып булмый. Русиянең үзендә җитештерелгән вакциналарны исә Көнбатыш илләре танымый.

Украинага һөҗүм итүенә җавап буларак кертелгән чикләүләр аркасында, Русиядә йорт хайваннары өчен чит илдән кертелә торган вакциналарга кытлык туган, бу вакциналар йорт хайваннары белән чит илгә чыгу өчен кирәк дип яза "Медиазона".

Песи яки эт белән чит илгә сәфәргә барган вакытта, кагыйдә буларак, йорт хайванына халыкара стандарттагы ветеринар паспорт ясатырга, бу паспортка, хайваныңа котыру чиреннән вакцина кадатылган булуы турында тамга куйдырырга кирәк.

Язмада әйтелгәнчә, "Бетховен" һәм "Четыре лапы" кебек зур зоокибетләр челтәрендә котыру чиреннән ясала торган Nobivac, Eurican, Feligen һәм Purevax кебек вакциналар юкка чыккан, бу дарулар чит илдә сертификацияләнгән. Аларны кадатмый торып, халыкара стандарттагы ветеринар паспорт ясатып булмый. Зур булмаган ветеринар клиникаларда әлегә халыкара вакциналар ясатырга мөмкин, әмма бу – яңа кайтарылган дарулар түгел, элек алып куелган һәм тотылып бетмәгән препаратлар, алар инде бетеп килә, диелә язмада.

Русиянең үзендә җитештерелгән вакциналарны исә Көнбатыш илләре танымый. Әмма Ветеринар клиникалар ассоциациясен оештыручы Ирина Чувакина журналистларга әйтүенчә, ихтыяҗ арту сәбәпле Русиядә җитештерелгәннәре дә җитми башлаган.

"Чит ил вакцинасы иртәме, соңмы бетәчәк, ә әгәр бөтен кеше хайванына Русиядә җитештерелә торганын кадата башласа, алар илдән хайваннарын алып чыга алмаячак һәм үзләре чит илгә күченгәндә хайваннарын ташлап китүчеләр артачак", дигән ул.

Июль башында Русия авыл хуҗалыгы күзәтүе хезмәте (Россельхознадзор) матбугат релизы чыгарды, анда әйтелгәнчә 2022 елның беренче яртысына чит илдән кертелгән вакциналар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда хәтта 3 процентка арткан да әле.

Шул ук вакытта оешма чынлап та аерым бер даруларны кайтартуда проблемнар булуын таныган, бу логистик челтәрләр бозылу белән бәйле дип аңлаткан. "Хәзерге вакытта альтернатив маршрутлар эшләнә", диелә "Россельхознадзор" хәбәрендә.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә.

Шул ук вакытта Украинадагы сугыш аркасында, даруханәләрдә дә кайбер даруларга кытлык күзәтелә. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Росздравнадзор даруларга бернинди кытлык булмавы турында сөйләгәндә, фармацевтлар эпилепсиягә, яман шешкә каршы препаратлар, калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәкле дарулар җитмәвен әйтә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG