Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш йогынтысы. Эпилепсия, яман шешкә каршы дарулар җитми


Украинадагы сугыш аркасында, даруханәләрдә кайбер даруларга кытлык күзәтелә. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Росздравнадзор даруларга бернинди кытлык булмавы турында сөйләгәндә, фармацевтлар эпилепсиягә, яман шешкә каршы препаратлар, калкансыман биз эшчәнлеге өчен кирәкле дарулар җитмәвен әйтә.

Санкцияләр игълан ителүгә, даруга мохтаҗлар күпләп чит ил дарулары җыеп калырга ашыкты. Шул сәбәпле кайбер препаратларга ихтыяҗ дистәләрчә мәртәбә артты. Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үзе үк игълан иткән иде. Ул, ясалма ажиотаж тудырылмаганда, дару кытлыгы булмаячагын искәртте.

Халык даруханәләр буйлап "Эутирокс", "L-Тироксин" эзләп йөргәндә, җитмәүчелек турында чаң какканда да, Росздравнадзорның матбугат хезмәте ил эчендә бернинди даруга да дефицит булмавын хәбәр итте.

"Русиянең иң эре дистрибьютерлары әйтүенчә, 27 апрельгә, чит ил җитештерүчеләренең берсе дә Русиягә фармпрепаратлар кертүне чикләячәге турында белдермәде. Кайберләре белән илгә кертелүче даруларның күләмен арттыру турында сөйләшүләр алып барыла", диделәр Росздравнадзорда. Бу хакта алар рәсми сайтларында да язып чыкты.

Даруханәләрдә булмаган дарулар күп

Даруханәдә хәзер нинди вазгыять булуы турында Казандагы "Ваш Лекарь" даруханәләренең берсендә мөдир булып эшләүче Рәфинә Габбасовадан белештек. Ул әйтүенчә, әле бүген дә "Эутирокс", "L-Тироксин" препаратларына кытлык сизелә, эпилепсиягә каршы, яман шештән кирәкле препаратларны табу бик кыен.

Рәфинә Габбасова
Рәфинә Габбасова

— Март аенда Германиядә җитештерелүче "Эутирокс", "L-Тироксин" препаратлары бөтенләй юкка чыгып торды, аннары алар пәйда булды. Узган атнада "Эутирокс"ка кабат заказ ясадым, әмма алар тагын юк. Русиядә җитештерелгән "L-Тироксин"ны кулланып караган кешеләр аның көчсезрәк булуын әйтә. Кемгәдер килеште, ә кемдәдер тискәре йогынтысы да булды.

Эпилепсиягә каршы дарулар бөтенләй җитми, аларга чынлап та җитди дәрәҗәдә кытлык. "Финлепсин", "Карбамазепин" "Депакин хроно", "Вальпроевая кислота"лар юк. Алар белән нишләргә дә белмиләр, алыштырырлык препаратлар да юк. Танышларым "Вальпроевая кислота"ны Төркиядән кайтарттылар. Казанда шуның үзебездә эшләнгән аналогын тапкан булганнар, никтер килешмәгән.

Яман шешкә каршы алманнар эшләгән "Тамоксифен Гексал"ны бик нык эзлиләр, ул юк. Химия процедурасы алганнан соң, организмга рак күзәнәкләрен тоткарларга ярдәм итү өчен кирәкле препарат. Аның үзебездә эшләнгәннәре бар, әмма ул җитми һәм сатып алучылар да чит ил даруына күбрәк ышана, нинди юллар аша булса да эзләп табарга тырыша, - ди Рәфинә Габбасова.

Ул кайбер даруларның югалып торганнан соң кабат пәйда булуы, шуңа күрә сайтлардан даими күзәтеп торырга кирәклеге турында әйтә.

— Антидепрессантлар, шикәр авыруыннан, йөрәк авыруларыннан препаратлар белән кытлык булып алды, ләкин хәзергә бар да җитә. Балалар өчен сироп "Нурофен" белән дә шулай булды, алар ике айга якын булмады, әле генә ничектер сатуда барлыкка килде. Тамакка сиптерә торган "Гексорал" сатудан юкка чыкты, аны сорыйлар. Хәзер кеше олылар өчен "Нурофен" җыя, аны базардан китәчәк дигән сүз чыккан. "Дюрекс", "Котекс" прокладкалары җыялар, аларны да бетәчәк, диләр, - ди Габбасова.

Ул тормыш өчен иң мөһим дарулар исемлегенә караган препаратларга бәя күтәрелмәвен, ә башкаларына бәянең кимендә 30 процентка үсүе турында әйтә. Бу артулар Русиядә эшләнә торган даруларның чит илдән кертелгән чимал нигезендә эшләнүе, ә ул чималның кыйммәтләнүе белән аңлатыла.

— Тормыш өчен мөһим дарулар исемлегенә кергән препаратларга бәя артмады, диярлек. Аларны дәүләт контрольдә тота, шәхси даруханәләр дә арттыра алмый. Ә менә башка даруларга бәяләр 30 процентка күтәрелде. Үзебездә эшләнсә дә барыбер кыйммәтләнде, чөнки чимал читтән керә. Шприцларга да бәя күтәрелде. Мәсәлән, элек алман җитештерүчесенең 10 шприцлы кабын 150 сумга сата идек, хәзер ул 250 сум булды, - ди Габбасова.

Авырулар даруларны социаль челтәрләрдә эзли

Социаль челтәрләрдәге Эпилепсия төркемнәрендә дә дару эзләп, һичьюгы киңәш сорап язучылар күп. Конкрет даруны эзләүчеләр үзләренә бары тик бер генә дару килешүе турында яза, кемнәрдер хәзер таба алмаган даруын нинди препаратка алыштырып булуы турында киңәш сорый.

Казан шәһәрендә яшәүче Луиза (фамилиясен язмауны сорады) эпилепсиягә каршы даруларның шәхси даруханәләрдә булмаса да, дәүләт даруханәләрендә булуы һәм аның аерым төр ташламалы гражданнарга гына сатылуы турында сөйләде.

— Мин эпилепсия белән беркайда да исәптә тормыйм. Беренче өянәгем 25 яшемдә генә булды, ул вакытка кулымда машина йөртү хокукы, яхшы эшем бар иде. Учетка бассам, инвалидлык төркеме алсам, машинасыз да, эшсез дә калам. Минем кебекләр бик күп, без дәүләттән бушлай дарулар алмыйбыз, беркайда исәптә тормыйбыз. Даруны үз акчабызга сатып алабыз. Хәзер алай алу мөмкинлеге калмады, чөнки шәхси даруханәләрдә ул дарулар юк. Русиядә эшләнгән "Карбамазепин" барлыкка килә башлаган, әмма аларны дәүләт даруханәләрендә генә табып була икән. Аны бары тик рецепт белән генә җибәрәләр, ә аның өчен, эпилепсия белән исәптә торырга, ташламалы категориягә керергә кирәк. Аларның да күбесе прокуратурага, президентка язып, тавыш чыгарып кына алуга ирешә.

Хәер, ул дару миңа барыбер килешмәс иде. "Депакин хроно" даруы гына эчеп яшим, башкасы килешми. Аның белән тулы ремиссия була, авыру кеше икәнем исемә дә төшми. Иртән бер төймә, кичкә ярты төймә эчеп торырга кирәк. Әгәр туктатам икән, берничә көн эчендә аңымны югалтып өянәгем башлана, шуңа ул дарудан өзелергә ярамый. Башка даруларга алыштырып карадым, абсанс тота, өянәк башлана. Минем тагын өч айлык даруым бар әле. Санкцияләр турында ишетү белән туплап кала алган дару шул булды. Әгәр шушы бер-ике айда ничектер запас таба алмасам, җәйге ялларымда чит илгә чыгып булса да җыеп кайтырга уйлыйм. Әле ишеттем: хастаханәгә эпилептик өянәкләр белән кешеләрне күп китерә башлаганнар. Күрәсең, алар да дару булмауга борчыладыр, ә стресс кичергәндә өянәк башлана, - ди Луиза.

"Төркиягә ялга киткән җирдән дару җыеп кайттым"

Илдә кайбер тауарларга, шул исәптән даруларга, чит ил техникасына, брендлы киемнәргә һәм башка тауарларга дефицит туу куркынычы булганга, Русия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Русиягә параллель импортны легальләштерү турында хәбәр итте. Элек тауарларны ил эченә күпләп алып кергәндә, аны җитештерүче рөхсәте кирәк иде. Рөхсәтең булмаса, 100 мең сумнан 5 миллион сумга кадәр штраф түләттеләр, ә тауарлар юк ителде. Хәзер бу чикләүләр бетерелде. Шул арада Төркия белән Казакъстан аша тауар ташучы курьерлар да барлыкка килде. Төркиядән дару алып кайтучы курьерлар, дару бәясеннән тыш, юл өчен бер килога уртача 50 доллар исәбеннән өстәмә түләү ала. Ул курьерларны интернет аша да табарга мөмкин, алар күбрәк Дагыстан, Чечняга йөри. Русиянең башка төбәкләренә дә даруны шуннан өстәмә курьер хезмәте белән җибәрәләр.

Күптән түгел Төркиядә ял итеп кайткан тамада, журналист Чулпан Гарипова да бер чемодан дару алып кайтуы турында сөйли. Ул Инстаграмында блог алып бара һәм аның Төркиядә икәнен күреп торган язылучылары бер-бер артлы дару сорап яза башлаган.

Чулпан Гарипова
Чулпан Гарипова

— Без Төркиядә ике ай чамасы булдык. Әле ял итәргә киткәндә, илдә бернинди дару кытлыгы юк иде. Украинада шушы хәлләр башлангач, "Эутирокс", "L-Тироксин" сорап яза башладылар. Бу хәлгә бик аптырадым. Соңыннан ашказаны-эчәк авыруларыннан, эпилепсиядән препаратлар сорарга тотындылар. Яман шештән бик кыйммәтле дару алырга туры килде. Җыя торгач, бер чемодан дару булды, өстәмә сумка сатып алырга мәҗбүр калдым. Хәтта багаж авырлыгы тиешеннән күпкә артык чыгып, аның өчен дә 7 мең сум түләргә туры килде. Русия халкы гомере буе каяндыр җай эзләп яшәргә, ничек булдыра алса шулай тырышып-тырмашып табарга ияләнгән бит инде ул. Күп кеше: "Чикне үткәрмәсләр, ничек алып чыгарсың икән", дип бик борчылып көтте. Узган ел нәкъ менә Русия ягы даруларны кертмәгән очраклар булган дип ишеттем. Мин җиңел генә уздым, сүз әйтмәделәр, - ди Чулпан Гарипова.

Ул үзенә булган үтенечләрнең күплеген илдә дару җитмәү белән түгел, ә Төркиядә даруларның арзан булуы белән дә аңлата.

— Яман шешкә каршы бер дару сатып алдым. Бездә аның 5 ампуласы 34 мең сум тора икән, ә Төркиядә шул ук даруның 3 ампуласы – 10 мең сум. Бездә 2500 сум торып, Төркиядә 750 сум гына торган дарулар да булды. Аннан соң, анда сыйфатны бик нык тикшерәләр, ялган дару сату күренеше юк, кануннар бик катгый. Шуңа ышанычлырак та, - ди Гарипова.

***

DSM Group хәбәр итүенчә, 2021 елда Русиядә 1,6 млрд кап чит ил препараты сатылган. Шулай ук чит илдән килгән чимал белән ил эчендә җитештерелгән 2,9 млрд кап дару реализацияләнгән. Русиядә дару сатуда узган ел иң күп акча эшләгән компания – Германиянең Bayer компаниясе – ул 2021 елда 52,4 млрд сумлык препарат саткан. Икенче урында – Русиянең "Отисифарм" компаниясе (51,1 млрд сум). Өченче урында Швейцариянең Novartis (43,7 млрд сум), алманнарның Stada компаниясе (40,3 млрд сум), французларның Sanofi компаниясе (38,4 млрд).

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG