Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ бик зур тизлектә очучы ракетларны күзәтү өчен орбитага иярченнәр җибәрмәкче


“Русия һәм Кытай һипертизлекле хәрби аппаратлар ясау һәм сынау белән шөгыльләнә. Яңа иярченнәр бу ракетларны күзәтү һәм аларның һәдәфләрен ачыклау өчен махсус ясалды”, диде Пентагон вәкиле.

Якын ике елда Кушма Штатлар 28 иярчен очыртып җибәрергә ниятли, алар бик зур тизлектә очучы ракетларны күзәтәчәк. Бу хакта 18 июльдә Пентагонның галәм системнары үсеше идарәсе башлыгы Дерек Турнер хәбәр итте.

Конгресс заманча иярчен системнары эшләүгә яңарак кына 1,3 миллиард доллар бүлеп биргән. Пентагон бу иярченнәрне орбитага 2025 ел ахырына кадәр очыртып җибәрмәкче.

"Русия һәм Кытай һипертизлекле хәрби аппаратлар ясау һәм сынау белән шөгыльләнә. Яңа иярченнәр бу ракетларны күзәтү һәм аларның һәдәфләрен ачыклау өчен махсус ясалды", ди Дерек Турнер.

Кушма Штатларны борчыган төп мәсьәлә - Кытайның бик зур тизлекле корал ясау программы. Пентагон вәкиле сүзләренчә, яңа иярченнәр ракет очыртып җибәрелгән вакытны билгеләп куячак, аларның очышын күзәтәчәк, хәрәкәт итү юнәлешен, һөҗүм һәдәфен ачыклый алачак һәм, бу мәгълүматны аны тотып алырга сәләтле ракетларга тапшырачак.

Пентагон бик зур тизлекле ракетларны күзәтә торган иярчен системны берничә ел дәвамында киңәйтә барып, иярченнәрнең санын 80гә кадәр җиткерергә ниятли.

Моңа кадәр быел АКШ, Британия һәм Австралия бергә һипертизлекле систем ясау турында игълан иткән иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG