Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә кырымтатары Азамат Эюповны 17 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыккан


Азамат Әюпов
Азамат Әюпов

Гаепләү аноним шаһитләр күрсәтмәләренә нигезләнгән. Алар Эюпов "оешмага яңа кешеләр эзләштерде, тыелган әдәбият таратты, Кырымда дәүләт түнтәрелешенә әзерләнде" дигән. 

Дондагы Ростовта урнашкан Көньяк хәрби мәхкәмәсе 59 яшьлек кырымтатар активисты Азамат Эюповка "Хизб ут-Тәхри" эше нигезендә 17 ел кырыс тәртипле колония хөкеме чыкты. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Беренче өл елны Эюпов төрмәдә уздырырга тиеш, аннары аны колониягә җибәрәчәкләр диелә. Шулай ук аңа иреккә чыккач 1,5 ел иреген чикләү чарасы бирелгән.

Активист хакимиятне яулап алырга әзерләнү (Җинаять кодексының 278 һәм 30 маддәләр) һәм террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештыруда (205.5нче маддә) гаепле дип танылган. Тикшерү мәгълүматынча, Эюпов Карасубазарда (Белогорск) террорчылык бүлгесе оештырган.

Гаепләү аноним шаһитләр күрсәтмәләренә нигезләнгән. Алар Эюпов "оешмага яңа кешеләр эзләштерде, тыелган әдәбият таратты, Кырымда дәүләт түнтәрелешенә әзерләнде" дигән.

Яклау ягы гаепләү нигезе булган аудиоязмаларга Эюпов тавышы юк дип белдерде. "Хизб ут-Тәхрир"нең Карасубазар эше нигезендә элегрәк хөкем ителгән Риза һәм Энвер Омеровлар ислам һәм сәясәт турында фикер алышкан очрашулар уздыруын, ләкин аларга Эюповның йөрмәвен сөйләгән. Дин тотучыларның берсе дә көч кулланырга җыенмавын белдергән.

Русия куәт оешмалары Азамат Эюповны 2021 елның 17 февралендә Карасубазарда тоткарладылар. Ул көнне анда барлыгы 19 кеше тоткарланды. Соңрак Эюповны Ростов өлкәсенә китерделәр.

Тикшерү изоляторында аның сәламәтлеге начарайды, ул дүрт инсульт кичерде.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG