Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ оешманы ликвидацияләү карарын шикаять иткән


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Мөрәҗәгатьнең кайчан караласы әлегә билгеле түгел.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстан Югары мәхкәмәсенең оешманы ликвидацияләү турындагы карарын шикаять иткән. Бу хакта ТИҮ президиумы рәисе Фәрит Зәкиев белдерде.

Апелляция шикаятен Түбән Новгородтагы апелляция мәхкәмәсенә юрист Алексей Златкин керткән. Ул Татарстан Югары мәхкәмәсе карарын кире кагуны, эш нигезендә яңа карар кабул итүне, ягъни Татарстан прокуроры шикаятен канәгатьләдермәүне сорый.

Мөрәҗәгатьнең кайчан караласы әлегә билгеле түгел.

ТИҮне яклаучылар ммәхкәмә алдыннан ясалган федераль экспертизада чыгарылган нәтиҗәләр чынбарлыкка туры килми дип саный.

Русия юстиция министрлыгы каршындагы мәхкәмә тикшерүләре федераль үзәге чыгарган экспертиза нәтиҗәләрендә ТИҮнең, күпсанлы кисәтүләргә карамастан, урысларга карата нәфрәт уятуы, Татарстанның Русиядән аерылып чыгу идеясын пропагандалавы әйтелә.

  • 10 июньдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Бөтентатар иҗтимагый үзәге эшчәнлеген туктатырга, "экстремистик оешма буларак" аны ликвидацияләргә дигән карар кабул итте. ТИҮ федераль бюджет хисабына мәхкәмә соравы белән ясатылган экспертиза хакын – 858 мең 734 сумны түләргә тиеш була.
  • Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә карата ачылган бу мәхкәмә эше 2021 елның гыйнварыннан бирле дәвам итә. Татарстан прокуратурасы Хәтер көннәрендә уздырылган митингларда яңгыраган чыгышлар һәм 2017 елда татар телен яклап язган хатында белдерелгән фикере өчен ТИҮне экстремистик оешма дип тануны һәм аның эшчәнлеген тыюны сорап Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде.

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ)

Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) — татар милли хәрәкәтенең иң карт һәм абруйлы оешмасы. Оештыру корылтае 1989 елның февралендә уза. Беренче рәисе — Марат Мөлеков (1930-1997).

Оешманың максатлары — татар дәүләтчелеген торгызу, Русия һәм башка илләр белән тигез дәүләтара мөнәсәбәтләр урнаштыру, татар телен чын дәүләт теле итү, башка төбәкләрдә яшәүче татарларга милли-мәдәни һәм үзбилгеләнү хокукларын гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

80нче еллар ахыры–90нчы еллар башында ТИҮ үз таләпләрен куеп мәйданнарда меңләрчә кеше катнашында митинглар оештыра. Татарстан хакимияте халык күтәрелешен Мәскәү белән сатулашуларда куллана.

Соңгы елларда оешманың активлыгы кими, төрле ысуллар, мәхкәмәләр, акчалата җәзалар белән ул көчсезләндерелә.

2021 елның октябрендә Русия юстиция министрлыгы ТИҮне экстремистик эшчәнлек алып баручы оешма дип танып, аның эшчәнлеген туктатты. ТИҮ аппеляция мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итсә дә, мәхкәмә аны канәгатьләндермәде.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG