Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” тарихи-мәдәни этнографик музей комплексында 11-18 июльдә агачтан сыннар ясау осталары фестивале узды. Анда Татарстан, Оренбур һәм Башкортстаннан 11 агач остасы татар халык авыз иҗаты персонажларының сыннарын ясады. Барлыгы 10 сын, бер зуррагын ике оста ясады.
Бәяләмә төркеме җитәкчесе Рузил Имамов сүзләренә караганда, бу чараның әһәмияте зур. Беренчедән, балаларга, яшьләргә халык авыз иҗатын тапшыру, әкиятләргә, риваятьләргә, легендаларга кызыксыну уяту. Ягъни милли мирасны киләчәк буыннарга тапшыру, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү. Икенчедән, әлеге эшләр туризмны үстерү, “Бабай утары”на кызыксынуны арттыру өчен дә әһәмиятле. Имамов шулай ук сынчылар арасында тәҗрибә уртаклашу, үзара аралашу, дуслашу җәһәтеннән дә чараның файдасы зур булуын әйтә.
Сынчылар тарихи-мәдәни этнографик музей комплексы кунакханәсендә яшәп иҗат итте. Алар 12-15әр сәгать буе челләдә ярыша-ярыша милли персонажларны ясады. Сын ясау өчен агачлар Туймазы районы урманнарыннан китерелде.