Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак йорт: Кремль Украинаның бер өлешен аннексияләргә әзерләнә


Джон Кирби. Архив фотосы
Джон Кирби. Архив фотосы

Русия хакимиятләре Херсон, Запорожье тирәсендәге җирне һәм бөтен Донбассны Русиянең бер өлеше дип игълан итмәкче диелә.

20 июльдә АКШ президенты каршындагы Дәүләт иминлеге шурасы рәисе Джон Кирби Русия Украинаның шактый өлешен аннексияләүгә "нигез сала" дип белдерде.

Америка күзләве мәгълүматларына таянып, Кирби Русия хакимиятләре Херсон, Запорожье тирәсендәге җирләрне һәм бөтен Донбассны Русиянең бер өлеше дип игълан итмәкче дип кисәтә.

Ул Мәскәүнең сугыш барышында яулап алган Украина җирләрендә кылган гамәлләрен Кырымда булган хәлләр белән чагыштырды.

"Украинаның үз контроленә алган өлешләрендә Русия вазифаларга затларны канунсыз рәвештә билгели башлады да инде. Бу кешеләр беренче чиратта фиктив референдумнар уздырачак, аннан соң Русия Украинаның суверен җирен аннексияләү өчен бу "референдумнарны" файдаланачак", дип белдерде Кирби.

Ак йорт вәкиле сүзләренчә, Русиянең бу ниятләре турындагы фаразларны күзләү мәгълүматлары раслый.

"Җирләрне көч белән аннексияләргә тырышу – БМО низамнамәсен тупас бозу булачак һәм ул җәзасыз калмаячак", дип кисәтә Кирби. Ул Кремльгә каршы яңа кырыс чикләүләр кертеләчәген әйтте. Якын көннәрдә Украинага өстәмә HIMARS дәррәү ату системнары җибәрү турында игълан ителәчәк.

Канунсыз аннексия әзерләнүе ихтималын дөнья да белеп торсын өчен, АКШ Кремльнең бу ниятләрен фаш итә, дип искәртте Кирби.

Донбассның бер өлеше һәм Кырым 2014 елның языннан бирле Украина хакимиятләре контролендә түгел. 2014 елда Кырымда һәм Акъярда (Севастополь) Русия хәрбиләре уздырган, Русия медиасы "референдум" дип атаган шундый чара нәтиҗәсендә Русия Кырымны аннексияләде. Ул "референдум" нәтиҗәләрен дөньяның бер генә дә диярлек иле танымый.

Мәскәү исә аннексияне "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG