Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем китә, кем кала: Русиянең IT киләчәге бармы?


IT тармагында эшләүче белгечләр Русиянең бу өлкәдә киләчәге томанлы дип саный. Барысы да дәүләт карамагына күчерелү һәм ирекләр кысылуның зыян китерәген әйтәләр. Кемдер моңа түзеп тора алмый, китә, ә кемдер әлегә калып тора, чөнки чит илләрдә яшәргә әзер түгел.

Русиядә IT-тармакка төрле өстенлекләр бирелүгә карамастан, Украинага бәреп керү нәтиҗәсендә Русиягә каршы санкцияләр кертелә башлаганнан бирле мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләрнең илдән китүе дәвам итә. The New York Times апрельдә язуынча, 24 февральдән 22 мартка кадәр генә дә Русиядән югары технологияләр тармагында эшләүче 50 меңнән 70 меңгә кадәр кеше киткән. Якын арада илдән тагын 70 меңнән 100 меңгә кадәр белгеч китәргә мөмкин дип фаразлады басма.

Хәзер Русиядә дәүләт IT-оешмаларга һәм әлеге өлкәдә эшләүчеләргә төрле ташламалар бирә. Ипотека алуда ярдәм, гаскәргә алмау кебек кызыктырырлыклары да бар. Әмма, бонусларга һәм югары хезмәт хакына карамастан, белгечләр базарында кытлык бар. Бер ай элек Русия эчке министры урынбасары Игорь Зубов илдә 170 меңләп IT-белгечкә кытлык булуын белдерде.

Азатлык IT тармагында эшләүчеләр белән сөйләште. Аларның кайберләре Русиядән инде күптән киткән, кемдер сугыш башлангач күченгән, ә кемдер китәргә теләми. Русияне хәзер нәрсә көтә, чит илләрдә Русия "айтишникларын" көтеп торалармы, китүчеләр кайсы илләрне сайлый, анда яхшы эш табу өчен нинди сәләтләр кирәк?

Марат Мамышев — Уфада туган, 7 яшенә кадәр Түбән Камада яшәгән, аннары гаиләсе белән Мәскәүгә күченгәннәр. Русиядән Кипрга күченүенә биш ел.

Марат Мамышев
Марат Мамышев

— Ике ел эшләргә дип киттем, гомумән, моның ни икәнен күрергә, чит илдә яши алырмынмы дип үземне сынап карарга теләдем. Нәтиҗәдә ике ел урынына инде биш ел яшим. Мәскәүгә кыш көне кайтырга җыена идем, әмма ковид кебек очраклы хәл, соңрак инде сугыш килеп чыгуы кайту юлын кисте.

IT-белгечләрнең күпләп китү сәбәбе – сугыш, куәт хезмәткәрләренең башбаштаклыгы, илнең көннән көн ныграк бикләнүе, төп ирекләрнең тартып алына баруы, күзгә ташланып торган гомуми системлы деградация.

Русиядә әлеге тармакның хәтта хәзерге шартларда да киләчәге яхшы әле. Беренчедән, IT-продуктларның күбесенә аналоглар таләп ителәчәк, ә аларны кемдер булдырырга тиеш. Икенчедән, инженерларның күпләп китүе аркасында, Русиядәге җирле хезмәт базарында әлеге һөнәр ияләренең бәяләре күккә күтәреләчәк.

Төрле илләрдәге хезмәт хакының абсолют бәясен чагыштырып булмый, чөнки кулга бирелә торган дүрт мең евроның сатып алу мөмкинлеге Кипрда яки Русиядә төрле.

Хәзер Европа берлегендә барысы да катлауланды, әмма IT-белгечләр өчен перспективалы илләр булып элеккечә АКШ, Германия, Дания, Швеция, Нидерланд, Португалия, Кипр санала. Соңгы вакыйгалардан соң аларга Аргентина, Сербия, Әрмәнстан, Грузия һәм Казакъстан өстәлде, әмма мин моның вакытлыча күренеш булуына шикләнмим диярлек.

Шулай ук ватандашлык алу өчен күпме вакыт таләп ителүе дә бик мөһим.

Сәйдәш Мифтахов — тумышы белән Татарстанның Кукмара районыннан. "Сколтех" магистранты, Яндекс.Практикумда остаз булып эшләүче программист. Русиядән китәргә җыенмый.

Сәйдәш Мифтахов
Сәйдәш Мифтахов

— Хәзер IT-белгечләргә кытлык артык зур кебек түгел, чөнки күп IT-ширкәтләр яңа хезмәткәрләр җыюны туктатты, алар ни көтәргә, ни эшләргә белмиләр. Бу бездә генә түгел, Tesla, Facebook, Apple, Google кебек Америка ширкәтләрендә дә хезмәткәрләр җыймыйлар. Әмма күп кеше китте, һәм булдыра торган кешеләр китте – middle, senior ише көчле белгечләр. Һәм менә шул югарырак дәрәҗәдәге хезмәткәрләргә бераз кытлык бар. Яндекс, Сбер кебек ширкәтләр яңа хезмәткәрләр җыюны "туңдырып" тора, ягъни алар кешесе киткән, бик кирәк вазифаларга гына алалар, шуңа күрә әле артык кытлык сизелми. Көзгә таба яңа эш эзлисем килә, көзгә таба күбесе ул чикләүләрне алып атып, хәлләр рәтләнергә тиеш дип уйлый, шунда күрербез инде — җитәме белгечләр, юкмы икәнен.

Хәзер шундый хәл туды: бездә junior-лар, яңа гына эшли башлаганнар күп, моңа университетлар да ярдәм итте, һәр "тишектән" "айтишка" турында сөйлиләр. Яшь белгечләр күп, әмма алар хәзер оешмаларга артык кирәк түгел, алар ширкәттә хәлләр яхшы вакытта киләчәккә үстерү өчен кирәк. Хәзер исә конкрет эшне белүчеләр кирәк, менә андыйларга кытлык бар.

Русиядәге иң булдыклы кешеләр күбесенчә чит ил ширкәтләренә эшкә кереп, шунда чыгып китү ягын карый

Мин үзем илдән артык күпләп китүне сизмим. Әмма шуны әйтергә кирәк: март-апрельдә ашыгып, артыгын уйламыйча, эшләре, акчалары бармы-юкмы, карап тормыйча качу булса, хәзер инде мөмкинлеге булган кешеләр эш табып, эшкә урнашып, чынлап китү ягын карый. Шуңа күрә Русиядәге иң булдыклы кешеләр күбесенчә чит ил ширкәтләренә эшкә кереп, шунда чыгып китү ягын карый. Минем курсташым да "Сколтех"ның беренче курсыннан соң Google-ga эшкә урнашты да, быел җәй көне Цюрихка яки Парижга китәчәк.

IT белгечләре илдә артык перспектива күрмиләр. Айтишниклар алар барыбер тормышның рәхәтен күргән кешеләр, аларга яхшы түлиләр, шуңа күрә алар перспектива ягын да карый, шундый ук тормыш дәрәҗәсен саклап калырга тырыша. Икътисади яктан үсеш көтелмәгән чорда алга таба хезмәт хаклары яхшы булыр дип әйтү авыр: күп ширкәтләр ябыла, IT-өлкәдә бик күп ширкәтләрне кысалар. VK белән Яндекс бөтенесен сатып алырга җыена. Шуңа күрә IT өлкәсендә безнең базар үсешкә бара дип булмый. Өч-дүрт елдан бары тик дәүләт өлкәсендә яки дәүләткә якын оешмаларда гына әйбәт акча эшләп булыр мөгаен.

Ташламаларга килгәндә, күп яктан шөрепләр борылганда, халык ул ташламаларга карамый. Мәсәлән, Яндекска, теләмәсә дә, сәясәткә тыгылырга туры килде, репутациясе бозылды. Бик көчле ширкәт саналган Авитога чит илдән финанслау томаланды, хәзер аны VK сатып алырга тели дигән сүзләр йөри. Ә VK-ның абруе әллә ни югары түгел, дәүләт белән ныклы бәйләнеше билгеле. Авитоның VK-га керү мөмкинлеге "айтишникларга" яхшы сигнал түгел. Ипотекага килгәндә, бик кызык язылган ул — син IT-компаниядә булганда ул ипотеканы алсаң, IT-компанияләр исемлегендәге ширкәттән китеп, өчме-алтымы айда шундый ук аккредитацияле IT-оешмада эш тапмасаң, сиңа беренче көннән үк берничә процентка артык түләргә туры киләчәк. Ипотеканы алдан түләп бетерү мөмкинлеге дә юк, дип аңладым. Армиягә бармый калу әйбәт, бу бик күп IT егетләренең проблемнарын чишә. Әмма ул да озакка барырмы, эшләрме бу програм, эшләмәсме — анысын әйтеп булмый.

Русиядә IT-өлкәсендә төрле яклап кысу барса да, мөмкинлекләр әлегә бар, бөтенләй пессимистик карап булмый, әмма динамика инде тискәре якка. Моны күп кеше аңлый, шуңа күрә акрынлап китәләр.

Ә минем китәсе килми. Син монда үз кеше, читтә чит кеше. Анда перспективалар яхшы булса да, түбәнрәк дәрәҗәдән башларга кирәк. Чит телне өйрәнергә, социальләшергә кирәк. Мәсәлән, Германиядә яшәүче дусларымның социальләшү проблемы зур. Мин моны үзем Нидерландта яшәгәндә дә күрдем. Алар үзара гына аралашып, үзара гына берләшеп яшиләр. Европага барып кайткач, минем анда яшәү теләге тумады. Төркия шул ук Русия инде. Син киткәндә нәрсәдер югалтасың, һәм моны капларлык нидер булырга тиеш. Матди яктан кызыксыну булырга мөмкин, ләкин бу минем өчен мотивация түгел. Ачуым килмәгәе, бу ил никадәр тоталитар булмасын, никадәр дигитал концлагерьга әйләнмәсен, барыбер IT-белгечләр кирәк булачак дигән фикер юата, диимме соң. Аның ише эш белән шөгыльләнәсе килми, әлбәттә. Әлегә чикләр бикле түгел, ачык. Шуңа күрә әлегә мин кызыл чикне уздык дип уйламыйм.

Артур ЗаҺидуллин — Башкортстанның Сибай шәһәреннән, программист. Быел март уртасында Төркиягә күчкән.

Артур Заһидуллин
Артур Заһидуллин

— "Илдә берни дә булмады" дигән кыяфәт чыгарып яшәү мөмкинлеге тапмадым. Шундый заман килде — үз фикерең булуы сине һәм гаиләңне куркыныч астына куя. Үзем белгән, хөрмәт иткән һәм күзәтеп барган кешеләр ят агент, ил өчен теләнмәгән оешмалар дип игълан ителгән вакытта мин иҗади хезмәт белән шөгыльләнү мөмкинлеге күрмим.

IT-секторның күтәрелеше глобализация белән, глобаль базар өчен интернетта көрәшү мөмкинлеге белән бәйле, ә Русия хәзер глобаль базардан аерылган. Шуңа күрә ширкәтләр күченә һәм хезмәткәрләрен ныклырак юрисдикцияле илләргә күчерә. Европа, Көньяк һәм Төньяк Америка, Канада, Азия, Көнчыгыш — белгечләрне хәзер бик күп илләр кабул итәргә әзер.

Киләчәктә Русиянең үз Кремний үзәге барлыкка киләчәгенә бик шикләнәм. Әлегә хәрби риторика өстенлек иткәндә барысы да кызганыч хәлдә. IT-ширкәтләргә килгәндә, Тинькофф банк очрагы бик гыйбрәтле мисал булды. Хәтта кемгәдер хәзерге шартлар отышлы булып тоелса да, бу очрактан соң алар барысын да ныклап уйлагандыр. Ә белгечләрдән кемнең дә булса ташламалы ипотека алам дип кире кайтканын ишеткәнем юк.

Европа һәм АКШта хезмәт хакы югарырак, әмма анда инглиз теле кирәк, яхшы вазифага урнашу өчен үзеңне тәкъдим итә белү кирәк. Ә Азия илләрендә хезмәт хакы Русиянеке, Мәскәүнеке белән бер чама.

Һәркемнең тормыш максаты үзенчә, шуңа күрә төрле кешегә төрле ил килешә

Үзеңнең тормыш максатларыңны тормышка ашырырга мөмкинлек бирүче илләр перспективалы. Һәркемнең тормыш максаты үзенчә, шуңа күрә төрле кешегә төрле ил килешә: кемгәдер диңгез, тау, климат кирәк, кемгәдер биш елдан соң ватандашлык алу мөмкинлеге, ә кемдер үзенә якын менталитет эзли. Хәзер вазгыять шундый — ковид пандемиясе сәбәпле күп илләргә виза алу шактый авыр, кайбер илләрнең чикләре һаман бикле, һәм Русиядә күп кенә илләрнең илчелекләре эштән туктады. Шуңа күрә күпләр виза таләп ителмәгән илләргә күченә. Бу вакытлы күренеш дип саныйм. Мин үзем дә хәзер Төркиядә Шенген визасы ясау мөмкинлеген көтәм, хәзер күпләр шундый хәлдә дип уйлыйм.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG