Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ел ахырына кадәр бөтен дәүләт хезмәтләре электрон форматка күчәчәк


Хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләр 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәттән электрон рәвештә куллана ала, бу форматка тагын 91 хезмәтне күчерәсе калган.

Ел ахырына кадәр Татарстан төбәк порталындагы барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон форматка күчерәчәк. Бу хакта Татарстан дигитал үсеш министры Айрат Хәйруллин белдерде, дип яза "Бизнес Online".

Хәйруллин әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда яшәүчеләр 219 дәүләт һәм муниципаль хезмәттән электрон рәвештә куллана ала, бу форматка тагын 91 хезмәтне күчерәсе калган.

2021 елның гыйнварында барлык дәүләт хезмәтләренең нибары биш процентыннан гына Дәүләт хезмәтләре порталы аша файдаланып була иде, 2022 елның июненә аларның күрсәткече 70 процентка кадәр артты, дигән министр.

"Дигиталлаштыру елы кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бурыч куйды: төбәкнең дәүләт хезмәтләре порталында барлык хезмәтләрнең 100 процентыннан да файдаланып булырга тиеш. Татарстанда яшәүче теләсә кем тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн, елына 365 көн үзенә уңайлы вакытта электрон форматта теге яки бу оешмага мөрәҗәгать итә алсын өчен", дип искәрткән Хәйруллин.

2022 ел Татарстанда дигиталлаштыру елы дип игълан ителде. "Ул күрсәтелгән хезмәтләрне алуны җиңеләйтүгә юнәлтелгән дигитал икътисадның алга таба үсешенә, технологияләр һәм сервисларның камилләшүенә ярдәм итәр дип инанам", дип белдергән иде Татарстан президенты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG