Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы Динә Сабитова Русия хыянәтчеләре исемлегенә кертелгән


Балалар язучысы Динә Сабитова
Балалар язучысы Динә Сабитова

Казанда туып-үскән, әмма бүген гаиләсе белән Коста-Рикада яшәүче балалар язучысы, филология фәннәре кандидаты Русия Украинага бәреп кергәннән бирле сугышка каршы яза һәм шуның белән аңа кире кайту юллары ябылган.

Балалар язучысы, галимә Динә Сабитова гаиләсе белән 10 ел дәвамында Коста-Рикада яши. Моңа кадәр ул бөтен интервьюларында бу озакка сузылган сәфәр, гаилә белән океан буенда яшисебез килгәнгә киттек дип аңлатса да, Азатлыкка Русиядән сәяси вазгыять белән килешә алмаганга чыгып китүләрен белдерде. Болотная митингларында катнашып берни үзгәрмәгәнгә күрә, Русиядә хәлләр катлауланачак икәнен аңлап чыгып киттек, ди ул.

Динә Сабитова хәзер еракта яшәсә дә, Украинадагы сугышка каршы даими язып тора, Коста-Рикадагы төрле чараларда катнаша. Аңа бу эштә ире дә ярдәм итә. Гомер буена урыс мәдәниятендә катнашкан шәхес, урыс телен укыткан, фәнни эшләр алып барган язучы бүген Русия үзенең мәдәнияте белән түгел, ә сугышы, агрессиясе белән дөньяга танылды дип сөйли.

Язучы белән бакча, мәктәп, уку йортларына үтеп кергән идеология, балалар белән сугыш турында ничек сөйләшергә кирәклеге, пропаганда корбаннары һәм, чит илдә яшәп тә, кайбер кешеләрнең нигә һаман Путин режимын яклавы турында, татарларның империячеллегенең һәм коллык психологиясенең тамыры кайдан килүе һәм чит илдә татар булып яшәүнең уңай яклары турында сөйләштек.

— Сугыш 5 ай дәвам итә, Русиянең Украинага һөҗүмендә әлегәчә гап-гади кешеләр, балалар һәлак була. Бу – безнең тормыштагы чынбарлык, моңа күнектегезме, Динә ханым?

— 24 февральдә хәбәрләрне ачып карагач, ышанмадым, кабул итә алмадым, хәзер бетә, туктаячак бу хәл дип көттем. Хәзер аңлыйм, бу сугыш дәвам итә һәм ул безнең тормышта озакка да була ала, әмма Аллаһ кодрәте белән бер ел эчендә нокта куелыр дип ышанам, бәлки иртәрәк тә. Һәр иртәм яңалыкларны актару белән башлана, ә безнең иртә, ул Европадагы кич. Шуңа мин инде ни булганын карыйм, укыйм. Шартлаулар аркасында кешеләрнең, балаларның үлемен күреп йөрәк "жу" итә. Винницагы кебек фаҗигаләр, бала үлемнәре булганда ничек күнегеп була моңа? Булмый. Барыбер бу куркыныч, коточкыч вакыйгадан, хәбәрләрдән качып булмый.

Без ерак торабыз, сугыш та бездән ерак. Русиядән киткәнебезгә дә 10 ел тулды, дусларым да: "Динә, җитәр инде, Русия вакыйгалары белән яшәмә, тукта", диләр. Коста-Рика – тыныч дәүләт, 1948 елдан бирле аның армиясе юк. Гражданнар сугышыннан соң алар моннан баш тарткан, хәрбиләр хакимиятне үз кулына алып илне канга батыра ала дигән курку калган. Әмма мин һаман да Русия ватандашы, анда минем кызым, туганнарым, дусларым калды. Украинада да бик якын кешеләрем яши, йөрәгем, күңелем алар белән. Аларның кайберләре миңа бертуган сеңел, апаларым кебек. Бер таныш гаилә бар, алар башта Чечнядан Донецкига качты, аннары Киевка, аннары Варшавага качтылар... Мондый кешеләрем була торып, ничек яңалыклар сәхифәсен ябып куя алам инде? Ничек читләшә алам алар эләккән җәһәннәмнән? Берни булмагандай яши алмыйм, намусым ирек бирми.

Русияле буларак, миңа оят. Украинада атышлар булган саен, кешеләр үлгәнен укыган саен бу җинаять кылучылар арасында минем туганым, танышым, дустымның баласы була ала дип күз алдына килә. Җаваплылык тоймыйм. Ә миннән ни тора инде? Мин моны берничек тә тукта алмыйм.

— Миңа оят дидегез. Бу – авыр хис, андый хис белән яшәүчеләр Русиядә дә шактый, кемдер шуның аркасында илдән чыгып китте. Бу сугыш гаиләләрне, дусларны да аерды. Сезнең хисегезне уртаклашучылар бармы яки сезне дә бу сугыш якыннарыгыз белән аердымы?

Туганнарыбыз Симоньян, Соловьев теле белән сөйләшә

— Мин монда ирем, әнием, ике улым белән яшим. Кызым, әйтүемчә, Мәскәүдә калды, без барыбыз да – фикердәшләр. Туганнарым күп, алар Себердә, Уралда, Идел буенда яши. Без күп, әмма сугышка каршы булучылар бер-ике генә кеше. Туганнарым җыелган ике чат бар, анда минем 87 яшьлек әнием бөтен пропагандага каршы "оборона тота". Ниндидер сәяси дәресләр алып барырга маташа, аңлата, башка караш та бар дигәнне күрсәтә, әмма туганнарыбыз Симоньян, Соловьев теле белән сөйләшә. Ул калканны бәреп үтә алмыйбыз. Бер яктан алар белән якын түгелмен, шуңа күрә аларның позицияләре йөрәгемә кадалмый. Аларны үзгәртеп булмый. Дусларга килгәндә, хәлләр катлаулырак һәм фаҗигалерәк. Кырымны яулаганга кадәр ирем белән Болотнаяда узган митингларга да йөрдек. Мин мохитемне акыл белән оештырдым, барысы да фикердәшләр. Ирем белән таныштырган якын дусларыбыз бар иде, балалар бергә үсте, яллар бергә узды. Тора-бара алар авызыннан "либерастлар" дигән сүзләр ычкына башлады, имперриалистик рухта фикерләүләрен ишеттек. Табигатькә бергәләп чыгу, шашлыклар ашауга корылган дуслык озакка сузылмаячагына төшендем. Башка дәүләтләрне яулап алуга, сәяси репрессияләр, басым ясауга, кеше үлемнәренә карата этик позицияләрдә каршылык туа икән, бу дуслык түгел.

Facebook-та мине 15 мең кеше укый, аларның берничә йөзен шәхсән беләм, фикерләр уртак. Шөкер, миңа "Сез 8 ел элек кайда идегез?", "Бу мәсьәләдә барысы да ачык түгел", "Украиннар үз-үзләрен шартлата" дигән вәхшилек белән очрашып, үз позициямне якларга туры килми. Кайчак фикердәшләрдән торган мохит эчендә генә яшәү дөрес түгел, диләр. Бәлки шулайдыр, ләкин сугышны яклаучылар белән аралашасым килми. Этик һигиенаны саклыйм, сәламәтлегем мөһимрәк.

— Сугыш нәтиҗәсендә Коста-Рикада тормыш үзгәрдеме?

— Сугыш башлану белән биредәге медиа 24 сәгать буена Русиянең Украинага бәреп керүен сөйләде, күрсәтте, язды. Бөтен ил анда ни барганын белде, кеше хәбәрдар булды. Хәзер исә кимеде, үлемнәр күп булганда гына, мәсәлән, Винницадагы соңны фаҗиганы яктыртты. Монда урыс телле диаспора бар. Тату гына аралаштык. Сугыш башлану белән мәхәллә икегә генә түгел, өч өлешкә бүленде. Беренчедән, бездән украиннар аерылып чыкты һәм аларның күп булуы ачыкланды. Икенчедән, мәхәлләдә исәпләнүче русияләрнең бер өлеше – Симоньян методичкалары белән сөйләшүчеләр, икенче өлеше – Путинны, Русия хакимиятен кискен тәнкыйтьләүчеләр булып чыкты.

Улым укыган мәктәптә Украинага теләктәшлек күрсәтү чарасы булды, мин дә анда бардым, улым белән Украина һимнын җырладык. Җырлап бетерә алмадым, еладым. Көнкүрешкә килгәндә, бензин бәясе артты һәм аның үсүе дәвам итәчәк. Моны Украинадагы хәлләргә бәйләп аңлаталар. Еракта булсак та, киеренкелек бар.

— Урыс телле мәхәллә дигәннән, сездә Русия хакимиятен хуплаучылар, сугышны алкышлаучылар бар дип әйттегез һәм, ни гаҗәп, бу һәр илдә дә бар. Бу – кызык күренеш. Күпләр чит илгә Русиядән чыгып киткән, димәк кимендә аларны нәрсәдер канәгатьләндермәгән. Мәсәлән, бәяләр, социаль лифтлар, яшәү шартлары, үсеш булмау һәм башкалар. Ник читкә чыгып китеп, анда тотрыклы тормыш корганнан соң, ә монда кешенең тырышлыгы гына җитми, ул килеп урнашкан дәүләтнең тудырган шартлары да зур роль уйный, кеше Русиянең сәясәтен мактый башлый, кайчак үзе хәзер яшәгән дәүләтне хурлый. Шул ук вакытта, Путинны никадәр мактаса да, кире Русиягә кайтырга теләми. Бу сугыш башлангач та чит илдә яшәүче русияләрнең бер өлеше, Путин дөрес эшли дип, Русия әләмен тотып чыкты. Бу күренешне ничек аңлатасыз?

— Чыннан да өйрәнелергә тиешле феномен, моны аңлату авыр. Авыр тормыштан чыгып киткән кеше Русиянең вәхши гамәлләрен акларга тырыша. Кеше җаны караңгы, әмма аңлатып карыйм. Кеше чит илгә килеп урнаша һәм озак вакыт үзенә урын эзли, бу авыр, чөнки төрле проблемнар белән очраша. Ул үзен икенче, өченче сортлы кеше дип хис итә. Телне белмиләр, мәдәният белән таныш түгелләр. Җирле, асаба халык белән мөнәсәбәт кору да тырышлык, мәрхәмәтлелек таләп итә. Урысларга эмигрант, килмешәкләр дип карарга мөмкиннәр. Моннан тыш русияләрнең рухы империячел. Алар үзләренә андый мөнәсәбәтне авыр кичерә. Мин-минлек көчле. Тәккәбберлек тә уяна. Шуңа да әллә каян Русиядә туып-үскән кешедә: "Без кем дә, сез кем әле?" дигән караш туа.

Кесәсендә акча булмаса да, булса да ул: "Ә минем ил зуррак, ул тарихлы, көчле! Иманыгызны көячәк әле!" дип күкрәк суга башлый. Үзләрендә яхшы, уңай сыйфатлар таба алмаучылар, үзе өчен горурланырлык бер гамәл дә башкармаганга күрә, Русиянең бөеклеге белән мактана башлый. АКШ кебек илдә моны эшләү авыр, чөнки ул бөек һәм көчле дәүләт. Ә Коста-Рика бәләкәй ил, аңа тибеп тә китеп була, рәнҗетергә дә мөмкин дип уйлыйлар. Монда яшәүчеләрнең кайберәүләре ачыктан-ачык шулай дип әйтә дә: "Без бөек Русиядән килдек, ә Коста-Рика бәләкәй ил". Кешеләр Русиядән еракта булса да, үзләрен зур империянең вәкиле дип кабул итә башлый, бу аларның йөрәкләрен җылып тора, күрәсең. Бәләкәй илдә үзеңне империалист итеп хис иткәндә җиңелрәк тә була ала, минем артымда әнә нинди зур гаскәрле дәүләт тора дип үзләрен тынычландыралардыр. Бу хакта сорасаң, алар үзләре дә аны аңлата алмый, әмма бу – үз-үзләрен анализлаудан ерак торучы кешеләр.

Динә Сабитова 10 ел элек гаиләсе белән Коста-Рика дәүләтенә күченеп киткән
Динә Сабитова 10 ел элек гаиләсе белән Коста-Рика дәүләтенә күченеп киткән

— Сез – урыс телендә иҗат итүче язучы. Украинадагы хәлләр башлангач, урыс дөньясы сугыш алып килә дип урысларга, урыс мәдәниятенә саграк карау таралды. Сугышка каршы булган урыслар үзләре дә үз милләтеннән, мәдәниятеннән оялу хисен кичерә башлады. Кемдер үзенең тамырларында казына башлады, урысча сөйләшү дә моветон булып санала. Коста-Рикада яшәп, сезгә карата мөнәсәбәт үзгәрүен сизәсезме, язучы буларак, урыс мәдәниятен инкарь итүне ничек кабул итәсез?

— Костариканнарның Русиягә карата мөнәсәбәте яхшы. Күпләр футбол чемпионатына Русиягә барды һәм аннан бик илһамланып, гашыйк булып кайтты. Безнең Русиядән булуыбызны белсәләр, гел Русия сәфәрен искә алалар иде. Хәзер исә мин дә, ирем дә кайдан булуыбызны әйтергә атлыгып тормыйбыз. Әйтергәме, әйтмәскәме дип тотылып калабыз. Әйе, мин агрессор дәүләтнең вәкиле булудан оялам. Русиядән икәнемне белгәч нинди реакция булуыннан да куркам. Сугышка теләктәшлек күрсәттәмме мин дип шикләнә алырга мөмкиннәр. Мин башка позициядә, әмма аны гел әйтеп йөрмисең бит.

Костариканнар башлыча бик дустанә халык, алар аңлап кабул итә, кеше үз Ватаныннан ерак яши икән, димәк китәргә нәрсәдер этәргән, нидер булгандыр дип фикер йөртә. Алар Русияне бай ил дип саный һәм бай илдән китүчеләрне сәяси вазгыять мәҗбүр иткән дип уйлый. Элек алар Русия белән Украинаны аермады. Мәскәү дә, Киев та бер дәүләттә дип санаучылар шактый. Берәр белгечне очратасың, мәсәлән, табибны һәм ул: "Мин дә Русиядә, Харьковта укыдым" дия яки Киевны телгә ала. Русияне элекке Совет берлеге итеп күз алдына китерәләр иде, хәзер исә сугыш белән кайсы шәһәрнең кайсы дәүләткә караганын беләләр.

Урыс телле кешене очратсам, Украинаданмы ул, Русиядәнме икәнен ачыклыйм башта. Элек бу юк иде. Китап киштәләрендә Достоевский, Толстойның испан теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре бар, берсе дә аларны алып куймады. Әмма Русия турында хәбәрләр сөйләнә икән, китап, балет, фестивальләр, гастрольләр, спектакльләр телгә алынмый. Русия бүген бары тик сугыш белән генә бәйләп карала.

— Сез татарча аралашмасагыз да, исем, фамилиягез татар, чит илдә менә бу татарлык ничек ярдәм итә?

— Мин катнаш никахта туган бала, әнием – урыс, әтием – татар. Үземдә ике мәдәниятне берләштерәм. Беләсезме, татарлыгым миңа зур бонус бирә. Ирем дә – татар. Казанда тудым, үстем, белем алдым, шунда эшләдем. Татарча сөйләшмим, әмма Казанда туган урыс кешесе дә үзен татар мәдәниятенең өлеше итеп тоя. Әйе, монда ешрак үземне татармын дим. Шундый бер хәйлә. Кайчак урыс мәдәниятеннән ераклашасы килә, мин дә милли азчылык вәкиле, мин дә басым белән очраштым.

Әтиемне үз туган җирендә туган теленнән ваз кичтерергә мәҗбүр иткәннәр

Әтием урысча белмәгәнгә күрә генә югары уку йортына керә алмаган. Урыс телен өйрәнеп килегез дигәннәр аңа. Татар теле авыл теле дип кабул ителде, түбәнсетелде. Дөрес, әтием әдәби урыс телендә сөйләшүгә иреште, әмма тапкырлау, санау татарча калды. Үз туган җирендә аны туган теленнән ваз кичәргә мәҗбүр иткәннәр. Коточкыч хәл, һәм без моны күреп, сизеп үстек. Икенче яктан мин урыс түгел, мин татар дигәндә үземдә яшәгән урыс мәдәниятенә карата хыянәт буларак кабул итәм. Миңа ике мәдәният тә якын. Ирем – татар. Аңа рәхәтрәк, җиңелрәк бу очракта. Әмма кан белән үзбилгеләнү генә җитми. Империячел фикер яки коллык психологиясе белән яшәүче татарларның да күп булуын күрәбез бит. Без, барыбер, русияләр буларак, барыбыз да җавап тотачакбыз.

— Динә ханым, Сез балалар өчен популяр китаплар авторы. Русия пропагандасы никадәр Украинадагы хәлләрне махсус операция дип сөйләмәсен, аңа басым ясамасын, барыбер, кешеләр аны сугыш итеп күрә. Һәр гаиләдә бала бар. Һәм бу вазгыятьтә алар зур стресс кичерә. Бакчага да, мәктәпләргә дә сугыш темасы, пропаганда үтеп керде. Уку йортларында аны бер яклы итеп тасвирлыйлар, гаиләдә ата-ана башка позициядә була ала. Алар баласын мәктәпкә озатканда "Берни сөйләмә, фикереңне әйтмә" дип озатып җибәрә. Балага алдашырга туры килә, ул ике чынбарлыкта яшәргә мәҗбүр. Балага сугышны ничек аңлатырга, аның белән ничек ачык итеп сөйләшергә?

— Бу – фаҗига һәм мин моны авыр кичерәм. Балаларның тормышын никадәр бәхетле, тыныч, имин итәргә тырышмыйк, бу сугышны без туктата да, кире кага алмыйбыз. Ул безнең тормышка үтеп керде, сугышлы чынбарлыкта яшибез. Бала сүз дәшмәс, фикерен әйтмәс, ниндидер сөйләшүдә катнашмас дип ышану – самимилек. Аны андыйдан саклап калу авыр. Бөтен сыйныф, укытучылар башка позициядә булып, андый балага басым ясый ала һәм бала берүзе кала икән, бу авыр хәлдән чыгу кирәк. Әле олылар никадәр авыр кичерә моны, ә балаларга тагын да авыррак.

Балаларның колакларына агу агызыла

Сугыш турында сөйләшмәү мөмкин түгел, чөнки мәктәп, бакчалар, мәктәпләрдә әле сугышка, Русия армиясенә кагышлышлы кул эшләнмәләре ясауда, рәсем бәйгеләрендә, солдатларга хатлар язуда катнашуны сорыйлар. Русиядә калган ахирәтләрем андый очракта балам авырый, балам катнаша алмый дип төрле сәбәпләр таба, әмма болай итеп күпме яшәргә мөмкин? Балаларның колакларына агу агызыла һәм моны ничек туктатырга, аңа ничек каршы торырга – белмим. Сугышка каршы булган ата-аналар бик авыр хәлдә. Без 10 ел элек киттек, олы улыма 14 яшь, кечкенәсенә – 9 яшь иде. Идеология ул вакытта да мәктәпләргә үтеп керә башлады. Шөкер, уку процессында балаларым уку йортларында Путин портретлары белән очрашмады. Минем ысул бер генә булды, акылдан шаштырырлык бу вазгыятьтән балаларым белән качтым. Бүген Русиядә булсам, нишләр идем? Белмим. Ничек бар – шулай сөйләр идем, әмма бу балалар белән бергә алып барган партизан сугышы булыр иде. Яшәү түгел, ә көн саен көрәшү булыр иде.

Бер яктан, мәктәп, университетлардагы бу идеология куркыта. Андый тәҗрибәне үттек, яңадан шуңа кайтуны күңелем кабул итми. Без барыбыз да пионер, комсомоллар булдык, партия идеологиясе белән үскән кешеләр. Әмма вакыт узды, күпләребез яңа мәгълүмат алды, анализлады, яңа тормышка аяк басып яшәргә өйрәндек. Миңа 53 яшь һәм мин бүгенге яшьләргә карап, аларның бу тәҗрибәне узуларын теләмим. Үзгәрәчәк ул тормыш, әмма аңа кадәр күп еллар узарга мөмкин. Кара упкыннан тагын чыгып, башка тормыш, дөнья бар икәнен аңлау вакыты да килеп җитәчәк.

— Башка еш очраган хәл: бала сугышка каршы, ә ата-анасы хуплый. Мондый очраклар аеруча күп һәм, нәтиҗәдә гаиләдә низаг. Яшүсмерләр моны авыр кичерә, әти-әниләрен хыянәтче, агрессор дип кабул итә, алар танырлык булмаслык үзгәрде, диләр. Бер яктан, балалар өчен алар иң якын кешеләр, икенче яктан, аларны упкын аера, берләшерлек берни юк. Мондый балаларга нәрсә киңәш итәр идегез?

— Бәләкәйрәк яшүсмерләр икән, алар әкияттәге кебек әти-әниләр сихерләнгән дип кабул итәргә һәм сихернең юкка чыгуын көтәргә кирәк. Бертуган Стругацкийларны укыган өлкәнрәк яшүсмерләр исә нурланыш аша идеологик корбаннар була алуны белә ала. Бу көчлерәк чир. Чынында ни өчен бу пропаганда көчле булганын үзем дә аңламыйм. Русиядәге кешеләр белән аралашам, пропаганда корбаннары ни җенес белән, ни яше, тәҗрибәсе, белем дәрәҗәсе белән аерылмый. Профессор "Russia Today" сөйләгән сүзләр белән сөйләшә ала, әмма шул ук вакытта урта белеме булган лаборантка сугышка каршы. Барысы да пропаганда корбаны була ала. Нигә бер караганда мәрхәмәтле булган кешеләрнең сугышны яклый башлавын аңлата алмыйм.

Сугышка каршы балага оккуппациядә калган партизан кебек яшисе кала

Яшүсмер вакыт аралагын башкача кабул итә, өлкәннәр өчен көн, ай, еллар ялт итеп үтеп китә. Ә балага көтәргә кирәк, киләчәктә барысы да үз урынына кайтачак дип әйтүләр алар өчен буш сүз. Киләчәк алар өчен киләсе ай, киләсе ел аларга бик ерак вакыт аралыгы. Әйе, бала аны аңламауны авыр кичерә. Тормыш болай да авыр, ә туганнарга таянып булмаганда кыен. Хакимият шулкадәр явызланды, аның репрессив машинасы коточкыч эшли, шуңа күрә мин балаларга саграк эш итәргә киңәш итәм. Кызганыч, үз баласына "донос" язу очракларын да күрәбез. Сугышка каршы балага оккуппациядә калган партизан кебек яшисе кала. Фикердәшләрне эзләү, табу кирәк.

— Ә Сез Русиядән нигә киттегез, Динә ханым? Сугыш башлану белән Русиядән бик күп яшь, талантлы кешеләр китә башлады. Китмәгәннәр исә уйлый. Калучылар да бар, сугышка каршы булсалар да, бу Ватанда аек фикерле кешеләр дә калырга тиеш дип саный. Китәргәме, юкмы?

— Русиядән сәяси вазгыять аркасында киттек. Әлегә кадәр мин моны өздереп әйткәнем булмады. Киттек, чөнки кояшлы илдә яшисебез килде, яңа тәҗрибә дип аңлата идек барысына да. Хәзер әйтәм: без үзебезне сәяси мөһаҗирләр дип саныйбыз, сәяси систем белән риза булмыйча чыгып китәргә мәҗбүр булдык. 2000нче еллар башында мин ирем белән очраштым, никахлаштык, Казандагы рәхәт, матур тормышымны Мәскәүгә алмаштырырга туры килде. Казанда мин КФУда фән белән шөгыльләндем, студентлар белән эшләдем. Ә Мәскәүдә башка тормыш, әмма мин анда китаплар яза башладым.

Октябрь инкыйлабы башланыр алдыннан кемдер 1916 елда тынычлыкта, милекләрен югалтмыйча китте, Парижда җайлап тормыш корды. 1917 елда исә җимерелгән һәм таланган йортларыннан тиз-тиз чыгып китеп, Одессадан соңгы параходка утырып Төркиягә, аннары Франциягә китәләр. Ә кемдер инде кача алмыйча большевикларның тоткыны булып кала. Мин ул эмиграцияне уйлап, 1916 яки 1917 ел икәнен ничек белергә икән дип сорау бирә идем үземә? Кая бара дөнья, үзеңне тынычландырып, соңгы параходка утырмый калу куркынычын күрә, сизә алырмынмы? Үземне, балаларны коткарып өлгерәмме?

2003 елда ирем миңа: "Син сәясәттән ерак кеше, 1917 ел килеп җиткәнен аңламаячаксың. Бер көнне мин сиңа: "Динә, җыен, китәбез" дисәм, никадәр китәсең килмәсә дә, барысы да яхшы дип уйласаң да, минем карарыма күнәргә сүз бир" диде. Вәгъдә бирдем. Һәм 2013 елда, Кырымны басып алуга бер ел кала ирем: "Без Русиядән китәбез, җыеныгыз" диде. Теләмәдем, кабул итә алмадым, мин бит урыс теле укытучысы, шушы һөнәрем белән акча эшлим, бу – минем дөньям. Чит илгә китеп үзем, балаларым нинди телдә сөйләшәчәк, кайта алмасак, оныкларым нинди булыр дип курыктым. Мин бервакытта да мөһаҗир булырга теләмәдем, күз алдыма да килмәде. Әмма ирем алда хәлләр авырлашачак, мөмкинлек булганда тыныч китәргә кирәк, диде. Кешеләргә күченүебезне океан буенда яшисебез килә дип аңлаттык. Аннары Кырым булды һәм кая таба тәгәрәгәнебез аңлашылды. Без ел саен кайтып йөрдек, улым Мәскәүдә мәктәпне тәмамлады, әмма хәзер безгә юллар ябык. Сәяси вазгыять үзгәрмичә кайта алмаячабыз. Мин дә, ирем дә башта ук Русиянең Украинага каршы башлаган сугышын тәнкыйть иттек. Моның өчен дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә җинаять эше ачыла ала.

Ире Ромель белән фикердәшләр, алар үз балалары янына ятим калган кыз баланы да алып тәрбияли
Ире Ромель белән фикердәшләр, алар үз балалары янына ятим калган кыз баланы да алып тәрбияли

Сүз уңаеннан, Путин режимын яклаучылар Русия хыянәтчеләре исемлеген булдырган. Анда мин дә бар. Әмма Шендервоич, Быков, Акунин, Навальный һәм башка язучы, журналистлар, сәясәтчеләр рәтендә торуым белән горурланам.

Берсенә дә бернинди дә киңәш бирмим. Китү, китмәү турында һәр кеше үзе хәл итә. Китүчеләр шактый хәзер, күпләр хисләргә бирелеп нинди проблемнар барлыкка килүен күзалламыйча китте. Бу – яңа мөһаҗирләр, аларның башка шартлары, аларга күп әйберне юл уңаеннан тиз-тиз хәл итә туры килә. Калалармы алар, озаккамы – алар аны да белми. Русиядә калган кешеләргә китүчеләр бернинди дә киңәш бирергә тиеш түгел. Кемдер китә алмый, кемнеңдер чирле ата-анасы бар, кемнеңдер акчасы юк. Дөрес, калырга теләүчеләр дә бар, алар Русиядән, Татарстаннан тыш тормышларын күз алдына китерә алмый. Үзем дә шул, Казан атна саен төшемә керә. Йокыга китәм һәм мин йөргән урамнар, кешеләр, Идел буе, Карл Маркс урамы, 5нче трамвайны күрәм... Миңа монда никадәр рәхәт булса да, мин шундый төшләр күреп, елап уянам. 1917 елда китмәүчеләр арасында да алда никадәр куркыныч тормыш буласын белүчеләр булгандыр, әмма алар ватанын ташлап китәсе килмәгән. Бүген дә нәкъ шулай.

— Сезнең әсәрләр сыйныфтан тыш укуга тәкъдим ителә. Менә бу исемлектән сәяси позициягез аркасында төшереп калдырсалар, ничек кичерәчәксез?

— Бу да горурланыр өчен бер сәбәп. Бу рухи, сәяси позициямнең югары бәяләмесе буларчак. Мин үзем өчен түгел, ә дусларым, укытучылар өчен борчылам. Русиягә каршы булып саналганнарның китапларын укырга тәкъдим итүләре өчен аларга репрессияләр була ала. Моңа кадәр барып җитмәдек әле, әмма төрлесе була ала. Китапларымны укыйлар, алар бәләкәй тиражлы, мин ул кадәр зур шәхес түгел, миннән мөһимрәк, кешеләргә ныграк тәэсир итә алырлык шәхесләр бар, режим алар белән шөгыльләнә. Ул китапларда сәясәт юк, анда мәрхәмәтлек, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, дуслык, шәһәргә мәхәббәт, аны да укырга рөхсәт булмасмы икән?

Львовта берничә ел элек минем китаплар украин теленә тәрҗемә ителеп, сатуга чыгарылды. Менә аларның юкка чыгуын авыр кичерәчәкмен. Украинадагы дусларның миннән баш тартуы – иң куркынычы. Алар белән мөнәсәбәтләр кадерле, әмма яңа әсәрләремне украин теленә тәрҗемә итүләрен көтәргә кирәкми.

Динә Сабитова – язучы, прозаик. Белеме белән филолог. Казанда 1969 елда туа. 10 яшендә беренче әкиятен яза. Казан дәүләт университетында белем ала, 1992 елда диссертация яклый, ул - филология фәннәре кандидаты. КДУда укыта, фәнни эшләр алып бара. 2002 елда гаиләсе белән Мәскәүгә күченә. Икенче баласын тапкач, ул балаларга әсәрләр иҗат итә башлый. 2004 елда Гликерия исемле тычкан турында тарихлар барлыкка килә, 2006 елда "Кукумбер" журналында ул "Мышка Гликерия" дигән исем белән басылып чыга. Динә Сабитованы "Цирк в шкатулке" повесть-әкияте киң таныта. 2007 елда бу әсәр "Заветная мечта" балалар әдәбияты конкурсында лауреат була. Аның әсәрләре француз, украин телләренә тәрҗемә ителеп нәшер ителә. Динә Сабитова Астрид Лингренд премиясенә дәгъва итүчеләр арасында да була. Петербурның кече академ драма театры аның "Где нет зимы" әсәрен спектакль итеп чыгара. 2007 елда язучы ире белән ятим кызны асрамага ала, кыз баланың тарихы язучының "Три твоих имени" дигән әсәрдә чагыла.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG