Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пригожин "Медуза"ны теләнмәгән оешма дип тануны сорый


Евгений Пригожин
Евгений Пригожин

Аның фикеренчә, "Медуза"ны теләнмәгән оешма дип тану журналистларны "Русиядә провокацион эшчәнлек алып барган өчен" җаваплылыкка тартырга булышачак.

Русия президентына якын булган эшкуар Евгений Пригожин (журналист тикшеренүләрендә аны "Вагнер" хосусый хәрби шикәте белән бәйлиләр) "Медуза" басмасын теләнмәгән оешмалар исемлегенә кертүне сорап, Русия баш прокурорына мөрәҗәгать иткән.

Пригожин фикеренчә, "Медуза" – "зарар китерә торган мәгълүмат чараларының берсе". Эшкуарның баш прокуратурага гаризасында әйтелгәнчә, басма кешеләрнең "Русия дәүләт оешмаларының канунлы эшчәнлек алып баруына" ышанычын какшата. Пригожин "провокация бара", ул социаль ызгыш тудыруга, дәүләтнең конституцион корылышын үзгәртүгә юнәлдерелгән дип белдергән һәм бу "илнең саклануга сәләтлелегенә тискәре йогынты ясый" дигән.

"Медуза"ны теләнмәгән оешма дип тану журналистларны "Русиядә провокацион эшчәнлек алып барган өчен" җаваплылыкка тартырга булышачак, диелә мөрәҗәгатьтә. Аерым алганда анда "Медуза"ның махсус хәбәрчесе Лилия Яппарова исеме телгә алынган.

13 июльдә "Медуза" Яппарованың язмасын чыгарган иде, ул Русиянең Украинага каршы сугышында "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең яллы сугышчыларын катнашалар дип язды.

Моңа җавап итеп, "Вагнер"ны финанслаучы булып саналган Пригожин Русия тикшерү комитетыннан Лилия Яппаровага һәм "Медуза"ның редакция мөдире Татьяна Ершовага Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату һәм дәүләткә хыянәт турында җинаять эше ачуын сорады.

2021 елның апрелендә "Медуза"ны ят агент дип таныдылар. Русия Украинага бәреп кергәннән соң, башка күп кенә бәйсез басмалар, шул исәптән Азатлык белән беррәттән "Медуза"ны да Русиядә томаладылар.

Күптән түгел Русия хакимиятләре Bellingcat һәм The Insider-ны теләнмәгән оешмалар дип игълан иткән иде.

"Теләнмәгән оешма"ларга Русиядә эшчәнлек алып бару тыела, моның өчен административ һәм җинаять җәзалары каралган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG