Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Украинаның Русия гаскәрләре окупацияләгән Лисичански шәһәрен үз карамагына ала


Лисичански үзәге. 12 июль 2022 ел
Лисичански үзәге. 12 июль 2022 ел

Ул Русия һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән инфраструктураны торгызырга булышачак. Татарстан белгечләре шәһәрнең җимереклекләрен инде тикшерә башлаган.

Татарстан Украинаның фетнәчел Луһански "халык республикасы"ндагы иң зур шәһәрләрнең берсе – Лисичанскины үз карамагына алачак. Бу хакта ТАССка Лисичански мэры вазифаларын вакытлыча үтәүче Андрей Скорый хәбәр иткән.

Аның әйтүенчә, Татарстан белгечләре шәһәрнең җимерелгән инфраструктурасын тикшерә башлаган инде.

— Татарстан безне үз карамагына ала. Республиканың белгечләре шәһәрне тикшерергә килде, эш барачак урыннарны билгеләдек. Тиз арада эшкә тотынырлар дип уйлыйм. Инфраструктураны торгызырга булышачаклар. Бәлки оешмаларны бергәләп эшләтеп җибәрербез, шәһәргә өстәмә ярдәм кирәк – шәһәрнең алдынгы җитештерү оешмалары бу. Русия безгә бик булыша, — дигән ул.

Шул ук вакытта Татарстанның ни өчен нәкъ менә Лисичанскины үз карамагына алуы әйтелми.

Лисичански – тимер юл станциясе булган зур сәнәгать үзәге, Донбассның иң борынгы шәһәрләреннән санала, аңа 1710 елда нигез салынган.

3 июль кичендә Украина кораллы көчләре баш штабы Украина гаскәрләренең Лисичанскины калдыруын хәбәр итте. Лисичански Украина контролендәге Луһански өлкәсенең соңгы зур шәһәре иде.

Украина президенты Владимир Зеленский "тактикабыз һәм чит илләрдән заманча корал җибәрүләрен арттыру ярдәмендә без кире әйләнеп кайтачакбыз", дип белдерде һәм Украина гаскәрләренең чигенүе "хәрбиләребезнең гомерен саклау өчен" эшләнде диде.

"Важные истории" 2022 елның июнь уртасына Русиянең кимендә 27 төбәге Украинадагы оккупацияләнгән районнарны "шефлыкка алачагын" игълан иткән дип язды. Төбәкләр Русия башлаган сугышта җимерелгән юлларны, мәктәпләрне, хастаханәләрне төзекләндерергә сүз биргән диелде.

Башкортстан Луһански өлкәсенең Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен үз карамагына алды. Дәүләт җыены рәисе Константин Толкачев искәртүенчә, Башкортстан белән Красный Лучны аерым мөнәсәбәтләр бәйләп тора. Икенче дөнья сугышында бу шәһәр янында фашистлар һәм Башкортстанның кавалерия дивизиясе совет гаскәрләре арасында көчле сугышлар барган, аны генерал-майор Миңлегали Шәйморатов җитәкләгән. Шәйморатов Луһански өлкәсендә җирләнгән.

Быел марта Русия Федерация шурасында фетнәчел "ДНР" һәм "ЛНР"ның инфраструктурасын торгызуга чыгымнар өч елда 1,5 трлн сум булыр дип бәяләгәннәр иде. Акчаларны шул исәптән дәүләт бюджетыннан бүлеп бирмәкчеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG