Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германиядә "Төньяк агым-2" газүткәргечен эшләтеп җибәрүне мөмкин түгел дип белдерделәр


Төньк агым-2 газүткәргече
Төньк агым-2 газүткәргече

Германия вице-канцлеры Роберт Хабек әйтүенчә, бу - ак байрак күтәрү дигәнне аңлатачак. Күптән түгел Путин бу үткәргечне эшләтә башлаганда, Европага газ җибәрү күләме кимемәячәк дигән иде.

"Төньяк агым-2" газүткәргечен эшләтеп җибәрү мөмкин эш түгел. Бу ак байрак күтәрү дигәнне аңлатачак. Германия вице-канцлеры Роберт Хабек ZDF телеканалы эфирында шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, Европа Русия газына бәйлелегенең тагын да артуына юл куя алмый.

"Төньяк агым-2" газүткәргечен эшләтә башлауны күптән түгел Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән иде. Аның әйтүенчә, бу үткәргечне куллана башлау Европадагы энергетика кытлыгын хәл итәргә булышачак. Путин Германия канцлеры Олаф Шольц белән бу мәсьәлә турында фикер алышуын, әмма канцлерның моны "урынсыз" дип табуын әйтте.

"Төньяк агым - 1" яңадан газ үткәрә башласа да, бу Берлин өчен Русиянең ышанычлы булуын дәлилләрми, диде Роберт Хабек. Вице-канцлер сүзләренчә, Путин газ кудыруны берничә мәртәбә Германия һәм Европаны бүлгәләү өчен корал итеп кулланды, шуңа күрә Русиянең энергия чыганакларына алмаш табарга кирәк.

21 июль иртәсендә "Газпром" "Төньяк агым" аша гадәттәге күләмнең 40 проценты дәрәҗәсендә Германиягә газны яңадан кудыра башлады. 11 июльдә үткәргеч 10 көнгә төзекләндерүгә тукталган иде. Европа берлеге хакимиятләре төзәтү эшләре төгәлләнсә дә, Русия кабат газ кудыруны башламас дип сагайды.

Европа хакимиятләре Русия башка илләрне газ кудыру белән бәйле шантажларга һәм чикләүләрне гамәлдән чыгаруны таләп итәргә мөмкин дип борчыла. Мәскәү моны кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG