Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай "Бер билбау – бер юл" проекты кысаларында Русияне инвестицияләми башлаган


Кытай президенты Си Цзиньпин һәм Русия президенты Владимир Путин. Архив фотосы
Кытай президенты Си Цзиньпин һәм Русия президенты Владимир Путин. Архив фотосы

Украинага каршы сугыш башлавы өчен Русиягә кертелгән чикләүләр Кытайны сагайта диелә. Белгечләр әйтүенчә, хәзер Кытай Согуд Гарәбстанын инвестицияләмәкче. Имзаланган килешүләргә ярашлы, аларның күләме – 5,5 миллиард доллар.

Кытай "Бер билбау – бер юл" програмы кысаларында Русияне инвестицияләми башлаган. Бу хакта Шанхайның Фудан университеты каршындагы Green Finance & Development Center аналитиклары хәбәр итә, дип яза The New Times.

Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң санкцияләр астында калды, аналитиклар фикеренчә, Кыттайның бу чикләүләргә эләгәсе килми, шуңа ул "Бер билбау – бер юл" проекты кысаларында Русиягә инвестицияләрен киметкән.

Белгечләр әйтүенчә, хәзер Кытай Согуд Гарәбстанын инвестицияләмәкче. Имзаланган килешүләргә ярашлы, аларның күләме – 5,5 миллиард доллар. Энергетика һәм төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыталар диелә.

Элегрәк Кытайның Русиягә технологияләр экспортын нык киметүе билгеле булган иде.

"Бер билбау – бер юл" проекты 2013 елда тәкъдим ителде. 2021 елда Русия һәм Кытай ике миллиард долларлык килешүләр төзеде.

Әлеге проектка Казан да керә иде.

Элегрәк "Idel.Реалии" Кытайнең Идел буе төбәкләренә экспансиясе турында махсус проект башлаган иде. Анда Кытайның "Бер билбау – бер юл" дип аталган глобаль инициативасы сурәтләнә. Кытай Идел буена экспансиясен башлаганнан соң бу инициатива өчен төп әһәмияткә ия булган төбәк – Синҗанда репрессияләрнең актив фазасы башланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG