Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар конгрессы корылтаенда быел татар теле турында аерым фикер алышу оештырылмаячак


Конгреска килүчеләр өчен түбәтәйләр, архив фотосы
Конгреска килүчеләр өчен түбәтәйләр, архив фотосы

Корылтай програмында шәҗәрәгә, бүгенге дәүләт эшлеклеләренә аерым урын бирелгән.

Быел дөнья татар конгрессы корылтае кысаларында узачак фикер алышу мәйданчыкларында татар теле мәсьәләсе аерым тема буларак күтәрелмәячәк. Корылтай програмында бу темага урын табылмаган. Мәгариф темасы милли үзаң тәрбияләү кысаларында каралачак дип көтелә.

1 августта корылтайда катнашучылар дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк. Ул җиде темага бүленгән. Алар арасында татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган аерым мәйданчык каралмаган.

Аерым алганда, фикер алышуда "Татар дөньясы һәм Ислам дине", "Милли мирас. Татар мәдәнияте", "Милли үзаңны тәрбияләүдә шәҗәрәнең әһәмияте. Гаиләнең, балалар бакчасы һәм мәгариф системының роле", "Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек", "Тарихи шәхесләр һәм хәзерге заман татар дәүләт эшлеклеләре", "Татар төбәк тарихын һәм татар тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү мәсьәләләре", "Татар мәгълүмат кыры" темалары каралган.

2017 елда узган VI корылтайда татар теленә аерым урын бирелгән иде. Аңа кадәрге җыеннарда да татар теле мәсьәләсе үзәк тема булып торды.

Узган атнада оештырылган матбугат очрашуында журналистның тел проблемы турында нинди дә булса мөрәҗәгать булачакмы, бу тема күтәреләчәкме дип сораганга Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев "ә тел буенча нинди проблемнар" бар дип сорау кайтарды. Аның сүзләренчә, татар телен өйрәнү өчен шартлар тудырылган, әсбапларга сертификация генә аласы бар. Иң мөһиме булган кануннар нигезендә эшне дәвам итәргә, ата-аналар белән аңалшып эшләргә кирәк дип саный Шәйхразиев.

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Азатлыкка бу турыда фикерен белдереп, анда мәгариф турында бер сүз дә булмаячак диде.

"Бу мәгариф мәсьәләсен "Ак калфак" хатын кызлар оешмасына калдыру дигән сүз. Анда мәгариф турында сүз булмаячак, җыр җырлап, кулъяулык чигеп, калфак киеп йөрү турында гына сүз булачак. Бетте. Мәгариф юк анда", диде Бәйрәмова.

Дөнья татар конгрессының VIII корылтае 30 июльдән 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Җыенда конгрессның 30 еллыгы да билгеләп үтеләчәк. Корылтайга 1 500 кеше чакырулы, шуларның 1 меңе – делегатлар, 500е – кунаклар. Очрашу вакытында катнашучылар төрле секцияләрдә эшләр дип көтелә. Пленар утырыш Kazan Expo үзәгенең Илһам Шакиров залында узачак. Анда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны көтәләр.

Җыен барышында Милли шура рәисе һәм аның әгъзалары сайланып куелачак. Васил Шәйхразиев сүзләренчә, быел Милли шурага кергән 75 әгъзаның якынча 10-15 кешесе алышыначак. Шулай ук конгрессның низамнамәсенә дә үзгәрешләр кертергә җыенулары турында әйтелде.

Корылтай Русиянең Украинага каршы алып барган сугыш вакытында уза. Бу уңайдан, җыенга чит илләрдән килүче делегатлар кимүе әйтелде. Корылтайга чакырылган 45 ил вәкиленең 10сы Казанга килүдән баш тарткан. Аның каравы, фетнәчел "ДНР", "ЛНР" делегатлары җыенга киләчәк диелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG