Accessibility links

Кайнар хәбәр

М-12 Мәскәү-Казан машина юлында акча җыю өчен 13 млрд сумлык "акыллы" системнар булачак


М-12 машина юлында түләү "акыллы" системын 2023 елга булдырмакчылар. Килешү 2048 елга кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.

"Автодор" "Бердәм оператор" белән тиз йөрешле М-12 юлы өчен "акыллы" транспорт системын булдыру һәм аны куллану турында озын мөддәтле килешү төзегән. Бу хакта Копоратив мәгълүматны ачып салу сайтында хәбәр ителә.

Системны бер ел куллану 1,4 млрд сумга төшәчәк. М-12 машина юлында түләүләр алу "акыллы" системын 2023 елга булдырмакчылар. Аны куллану вакыты чикле — 2048 елга кадәр генә файдаланып булачак.

28 июльдә Татарстан транспорт министры Фәрит Хәнифов М-12 түләүле машина юлында Татарстанда яшәүчеләр бушлай йөри ала дип белдерде.

"Әгәр машина тиешле реестрга кертелгән һәм юлның ниндидер бер өлешен җирле кеше буларак бушлай узарга рөхсәт ителгән икән, түләү кирәк булмаячак", диде министр.

Министр бу машина юлына кергәндә шлагбаумнар яки түләү пунктлары булмаячак, акчаны машина номеры ярдәмендә автомат рәвештә алачаклар, диде.

Русия һәм Татарстан башкалаларын тоташтыручы яңа трасса 2024 елда кулланылышка кертелер дип көтелә. Яңа трасса Казаннан Мәскәүгә 10 сәгать урынына 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкинлек бирәчәк диелә. Юл түләүле булачак, җиңел машиналарга километрына 2,5 сум түләргә туры киләчәк диелә. Казаннан Мәскәүгә яңа юлдан бару 1600 сумга төшәргә мөмкин.

Хөкүмәт һәм белгечләр исәпләүләренә күрә, тиз йөрергә рөхсәт итүче олы юлны төзү 2050 елга Татарстанның эчке төбәк продуктын 146 миллиард сумга арттырачак.

Быел июнь башында Мәскәү– Казан арасында М-12 машина юлын төзү 30лап процентка кыйммәтләнүе хәбәр ителде. "Карасак, юл төзелеш материаллары сәнәгате әллә ни зур булмаган җирләрдән уза. Яңа карьерлар булдыру, йөк ташу, бу төзелеш материалларын китереп куюга чыгымнар артты. Ул башта 629 млрд сум тора иде, хәзер без тагын ике кишәрлекне исәпләп бетерәбез һәм 30 процент тирәсе кыйммәтрәк чыгачак", диде "Автодор дәүләт ширкәте идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG