Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Украинага каршы сугышта Татарстан танкчылары  катнашуга горурлануын белдерде


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов

Бу хакта ул бүген Казанның танк училищесында яшь офицерларны әзерләп чыгару тантанасында әйткән.

Бүген, 29 июль иртәсендә Казанның танк училищесында яшь офицерларның чыгарылыш тантанасы узды. Аларга дипломнар тапшыру чарасына Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, баш федераль инспектор Виктор Демидов, Татарстан митрополиты Кирилл килде дип яза "Бизнес Online".

Чарада Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаган һәм "Бүгенге офицерлар – җиңүчеләр буыны варислары, Бөек ватан сугышы каһарманнарының оныклары һәм оныкчыклары. Алар ватаннары өчен сугыша, Сүриядә халыкара террорчыларга каршы көрәшә, Донбассны неонацилардан яклый һәм халкыбызның тынычлыгын, иминлеген, Русиянең суверен үсешкә хокукын яклый. Махсус хәрби операция барганда бездә укып чыгучыларның батырларча һәм оста эш итүенә горурланабыз", дип белдергән.

Чарада барлыгы 111 чыгарылыш студентына танк белгечлекләре алу турында дипломнар тапшырылган, аеруча яхшы укыганнарга дипломнарны Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырган диелә. Аларга лейтенант исемнәре дә бирелгән.

Русия саклану министры Сергей Шойгу карары белән 36 яшь офицер Көнбатыш хәрби бүлгегә, 21е – Көньяк, 18е – Үзәк хәрби бүлгегә, ике кеше һава-десант гаскәрләренә җибәреләчәк. Баш штабка һәм Төньяк бүлгегә - берешәр, җир өсте гаскәренә өч кеше юлланачак диелә.

Татарстан президенты аларга сак булырга кушкан һәм үзләренә буйсынучы солдатларны сакларга өндәгән.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады, әмма Мәскәү моның чит дәүләт җирләрен басып алу сугышы булуын кире кага һәм аны "махсус хәрби операция" дип атый. Украинадагы сугышта Татарстаннан да хәрбиләр катнаша, һәлак булучылар да шактый. Азатлыкның рәсми расланган мәгълүматларга таянып алып бара торган исемлегендә Украинадагы сугышта һәлак булган 98 татарстанлының исеме бар. Сугышта Украина ягыннан йөзләрчә баланың, меңнәрчә кешенең үтерелүе БМО тарафыннан рәсми теркәлгән.

Татарстанда Украинага каршы сугышка җибәрү өчен ихтыярилардан торган ике батальон да оешты. Аларга "Алга" һәм "Тимер" атамалары бирелде. Соңгы вакытта ихтыяриларның сугышта һәлак булуы турында еш хәбәр ителә, аларның күпчелеге урта яшьләрдәге ирләр.

Путин Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русиягә карата санкцияләр кертелде. Бу Татарстан икътисадына һәм бюджетына да йогынты ясады. Дәүләт шурасының узган утырышында депутатлар республика бюджетының кытлыгын тагын да арттыручы үзгәрешләре кертте, бюджет кытлыгы моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә, 37,1 млрд сумга җитте.

Узган атнада Татарстан премьер-министры Алексей Песошин чикләүләр аркасында республика икътисадының 30 процентына куркыныч яный дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG