Русия мәхкәмәләре Украина ватандашларын депортацияләү турындагы карарларны, "үтәү мөмкинлеге булмау" сәбәпле, кире кага башлаган. Бу хакта Русиядәге "Мәскәү Хельсинки төркеме" хокук яклау оешмасы белгечләренә таянып "Коммерсантъ" яза.
Хокук яклаучылар хәбәренә күрә, Мәскәү һәм Петербурда чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәкләреннән 50дән артык украинны чыгарып җибәргәннәр, алар Русиядә хокук бозган өчен ватаннарына депортацияләнергә тиеш булган.
Шулай да Русия Украинага каршы сугыш башлагач, украиннарны депортацияләү мөмкин булмый башлады.
Бөтен кирәкле документлары булса да, украиннар дәүләт чиген үтеп чыга алмый. Документлары булмаучылар исә документларын торгыза алмый, чөнки Украинаның Русиядәге консуллыклары ябык.
Русия мәхкәмәләре азат ителгән украиннарны депортацияләү карарларын кире кагарга мәҗбүр, әмма шул ук вакытта аларга дүрт меңнән җиде мең сумга кадәр административ штрафларны гамәлдә калдырганнар.
"Коммерсант" язуынча, хәзер Мәскәү янындагы чит ил ватандашларын вакытлыча тоту үзәгендә Украинаның 113 ватандашы тотыла. Кимендә 245 украин Мәскәүдәге тикшерү изоляторларында диелә – аларны Украина тикшерү оешмалары соравы белән депортацияләргә яки җәза мөддәтләрен үтәү өчен Украинага җибәрергә тиеш булганнар.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, кайберләренә Федераль иминлек хезмәтенең сораулары бар, шуңа аларны азат итү тоткарлана.
Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, полициянең Русиядән китәргә теләгән украиннарны тоткарлавы һәм аларга хокук бозулар турында беркетмәләр төзүе, бу беркетмәләр нигезендә штраф сугулары яки берничә тәүлеккә сак астына алулары хәбәр ителгән иде.
Мәскәүдә яшәүче украиннар "ОВД-Инфо"га үзләрен полициягә сорау алырга чакыруларын һәм телефоннарын тикшерүләрен сөйләде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!