Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар Мәскәүдәге тикшерү изоляторларында Украинаның берничә йөз ватандашы тотылуын белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сугыш башланганчы Русия һәм Украина арасында эзләүдә булган кешеләрне ватанына депортацияләү турында килешү гамәлдә булган, ә Русиядә хөкем ителгән украиннар җәза мөддәтен үз илендә үти алган. Сугыш башлангач, килешүләр эшләүдән туктаган.

Мәскәүнең тикшерү изоляторларында һәм Сахарово бистәсендәге махсус кабул итү урынында (спецприемник) Украинаның кимендә 358 ватандашы тотыла, дип хәбәр иткән "Коммерсантъ"ка Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы вәкилләре һәм Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзалары.

Сак астында тотучылар арасында 60лап кешене Украина үтенече белән тоткарлаганнар – бу төрле җинаятьләр, шул исәптән авыр җинаять кылган өчен ватанында эзләнүче кешеләр, дип сөйләгән Кеше хокуклары шурасы һәм Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комиссиясе әгъзасы Ева Меркачева.

Калган украиннар – 180нән артык кеше Русиядә җинаять кылуда гаепләнә.

Меркачева әйтүенчә, сугыш башланганчы Русия һәм Украина арасында эзләүдә булган кешеләрне ватанына депортацияләү турында килешү гамәлдә булган, ә Русиядә хөкем ителгән украиннар җәза мөддәтен үз илендә үти алган. Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, бу килешүләр эшләми башлаган.

"Алга таба нишләргә - билгеле түгел. Әлегә аларны туендырып тору һәм махсус операция беткәнче, килешүләр яңадан торгызылганчы Русиядә калдыру җиңелрәк", дигән Меркачева. Шул ук вакытта ул "бездәге йөзләгән мең качаклар белән чагыштырганда, тоткын украиннар ул кадәр күп түгел", дип искәрткән.

Хокук яклаучылар фаразынча, Русиядән "чыга алмый калган" украиннар проблемы Мәскәүдә генә түгел. "Мәскәү өлкәсендә алар 200ләп диләр. Петербурда да бар", дип белдергән Мәскәүнең иҗтимагый күзәтү комитеты әгъзасы Георгий Иванов.

Әгәр сугыш озакка сузылса һәм Русия белән Украина арасындагы килешүләр эшли башламаса, украиннар сак астында ике елга кадәр тотылырга мөмкин. Соңыннан аларны җибәрергә тиешләр, әмма Иванов фикеренчә, махсус кабул итү урыныннан чыгу урынында аларны кабат тоткарлап, кабат "шуны ук тагын ике елга оештырырга" мөмкиннәр.

Иҗтимагый күзәтү комитеты әгъзалары Мәскәү омбудсмены Татьяна Потеявадан бу мәсьәләгә тыкшынуын һәм Русиядә кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле дәрәҗәсендә эш башлатуын сораган.

Алар искәртүенчә, Конституция мәхкәмәсе 2017 елда ук махсус кабул итү урыннарында "озак тотуларына мәхкәмә контроле булмау" проблемын хәл итәргә кушкан булган, әмма депутатлар әле дә Административ хокук бозулар кодексына тиешле төзәтмәләрне кабул итмәгән диелә.

Мәхкәмә кешене алга таба да сак астында тотарга кирәк бармы дигән мәсьәләне хәл итсен өчен, хокук яклаучылар һәр ике ай саен тоткынның "сак астына алынуы канунлы һәм нигезләнгән булуын тикшерергә" тәкъдим итә.

Русия Украинага каршы сугыш башлагач, полициянең Русиядән китәргә теләгән украиннарны тоткарлавы, аларга хокук бозулар турында беркетмәләр төзүе хәбәр ителгән иде. Беркетмәләр нигезендә аларга штрафлар бирелә яки берничә тәүлеккә сак астына алалар.

Шулай ук Мәскәүдә яшәүче украиннар "ОВД-Инфо"га хәбәр итүенчә, аларны полиция сорау алуларга чакырган һәм телефоннарын тикшергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG