Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Бергәлек" форумы узачак: анда туган телләр һәм экстремизмга каршы көрәш мәсьәләләре тикшереләчәк


Казан. Архив фотосы
Казан. Архив фотосы

Форумны Русия иҗтимагый пулаты оештыра. Казанда узачак чараның темасы: “Русия: мәдәниятләр төрлелеге, ватандашлар берлеге”.

24-25 августта Казанда Идел буе төбәгенең "Бергәлек" ("Сообщество") форумы узачак. Чараны оештыру боерыгын Татарстан премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ республиканың хокукый мәгълүмат порталында чыккан. Анда әйтелгәнчә, форум Идел буе төбәгендәге "сивил җәмгыять белән хакимиятнең бергә эш итүен нәтиҗәлерәк итү өчен" уздырыла.

Форумны оештыру һәм уздыру өчен республикада махсус эш төркеме оештырылачак, аны Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк.

Эш төркеме рәис урынбасарлары итеп республиканың Иҗтимагый пулаты рәисе Зилә Вәлиева, Дәүләт шурасы сәркатибе Лилия Маврина һәм Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев билгеләнгән.

Форумны Русия иҗтимагый пулаты оештыра. Казанда узачак чараның темасы: "Русия: мәдәниятләр төрлелеге, ватандашлар берлеге".

Чараның "ВКонтакте"дагы рәсми сәхифәсендә искәртелгәнчә, форумда каралачак төп мәсьәлә - милләтара элемтәләр булачак.

Башка темаларга да фикер алышачаклар. Алар арасында "Русия халыкларының телләрен саклау һәм үстерү", "интернетта экстремизмга каршы иҗтимагый көрәш стратегиясе", "Татарстанда санкцияләр шартларында сәүдәгә корылмаган оешмаларны үстерү", "университетларда Русия дәүләтчелегенең кыйммәтләрен формалаштыру һәм үстерүнең тотрыклы системын булдыру" кебек мәсьәләләр бар.

Июль уртасында "Бергәлек" форумы Липецкида узган иде, августта – Казанда, октябрьдә Петрозаводскида булачак, йомгаклау форумы Мәскәүдә үтәчәк.

  • 2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды — урыс булмаган халыклар үз телләрен балаларына мәктәптә шыпырт кына өйрәтеп ятмыймы, янәсе. Республикаларның дәүләт телләре статусы юк дәрәҗәсенә калды.
  • Республикалардагы дәүләт телләренең барлык укучыларга укытылмавы ул телләрнең дәүләт тарафыннан яклавын юкка чыгарды. Белгечләр фикеренчә, 2017 елгы вакыйгалар башка өлкәләргә дә тәэсир итә, милли мәгариф һәм, гомумән, милли телләрнең хәле көннән көн начарлана бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG