Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинның туган телләрне чикләвенә биш ел. Илдәге халыкларның мәгарифе ни хәлдә


Архив фотосы
Архив фотосы

Путинның урыс булмаган халыкларның телләрен чикләргә кушуыннан соң 5 ел узды. Республикаларда милли мәгарифнең хәле кисәк начарайды: урыс теленә зур игътибар бирелә, урыс булмаган халыкларның үз ана телләрен өйрәнүе кими. Русиядә яшәүче халыклар вәкилләре белән шул хакта сөйләштек.

2017 елның 20 июлендә Йошкар-Олада Русия президенты Владимир Путин урыс булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә мотлак укытуны туктатырга кушты. Шуннан соң Татарстанда һәм башка милли республикалар мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды — урыс булмаган халыклар үз телләрен балаларына мәктәптә шыпырт кына өйрәтеп ятмыймы, янәсе. Республикаларның дәүләт телләре статусы юк дәрәҗәсенә калды.

Республикалардагы дәүләт телләренең барлык укучыларга укытылмавы ул телләрнең дәүләт тарафыннан яклавын юкка чыгарды. Белгечләр фикеренчә, 2017 елгы вакыйгалар башка өлкәләргә дә тәэсир итә, милли мәгариф һәм, гомумән, милли телләрнең хәле көннән көн начарлана бара.

Биш ел эчендә милли республикаларда нәрсә үзгәрде? Путин фәрманының нәтиҗәләре нинди? Шушы сорауларга җавап эзләп, Азатлык Русиядә яшәүче биш асаба халыкның вәкилләренә мөрәҗәгать итте.

Татарстан: быел татар теленнән имтиханны бер генә укучы сайлаган

"Татар ата-аналары" хәрәкәте активисты Айсылу Галиева соңгы елларда мәктәпләрдә татар теле дәресләренең нык кимүенә игътибар иткән. "Адымнар" мәктәбе татарларга компенсация рәвешендә булды, ләкин ул гына җитәрлек түгел, ди ул.

Айсылу Галиева
Айсылу Галиева

— Биш ел нәтиҗәсенең иң ачык күрсәткече – татар теле имтиханын сайлаган бердәнбер бала. Татар филологиясе факультетына башка имтиханнар белән дә кереп була, әмма Бердәм республикап имтиханын (БРИ) бер укучы гына сайлавы бик тә борчый.

Соңгы 5 елда мәктәпләрдә татар теле дәресләре нык кимеде. Күп кенә мәктәптләрдә "ата-аналар теләге" сылтавы белән мәктәп идарәсе туган тел буларак урыс телен сайлата башлады, аеруча 10-11 сыйныфта, ул дәресләрдә исә урыс теленнән БДИга әзерләнәләр.

Соңгы елларда урыс теленә ясалма рәвештә ихтыяҗ тудырыла дигән хис туа

Татар ата-аналары балаларын урыс теле дәресенә бик теләп җибәрә, бала имтиханга әзерләнергә тиеш диләр. Соңгы елларда урыс теленә ясалма рәвештә ихтыяҗ тудырыла дигән хис туа.

Республикада татар теле ихтыярига калгач, Татарстан җитәкчелеге азмы-күпме компенсация булдырырга тырышты. Мәсәлән, "Адымнар" мәктәпләре барлыкка килде. Бу җитәрлек түгел, әлбәттә. "Адымнар"да татарча укытырга тырышалар, укытучылар тырышып эшли, минем балаларым анда укый, моны ачык күрәм. Ләкин бөтен республикага берничә генә мәктәп бит. "Татарга шул җитә" дигән принцип дип кабул иттем мин моны.

Республикада татар телен үстерү юнәлешендә стратегик караш һәм эш юк

Республикада татар теле комиссиясе дә шундыйрак: эшләргә тырышалар, эш күрсәтергә телиләр, аерым чаралары да бар. Тик, гомумән, республикада татар телен үстерү юнәлешендә стратегик караш һәм эш юк.

Соңгы елларда Казан мәктәпләрендә татар телен сайлаучылар да кими бара, бу саннардан да ачык күренә. Вазгыять үзгәрмәсә, ниндидер адымнар ясалмаса, татарча укучылар саны кимү дәвам итәчәк. Татар теле "республика теле" буларак укытыла башласа, югары уку йортларына кергәндә татар теле өстәмә баллар бирсә, бу телгә игътибар артыр иде, хәлне азмы-күпме яхшыртыр иде. Бу дәүләт тарафыннан татар телен яклау булыр иде, — ди Айсылу Галиева.

Башкортстан: "Урыс теле белән башкорт теле ярыша алмый"

Руслан Беккинин
Руслан Беккинин

Башкортстанның Ата-әсәйләр комиссиясе рәистәше Руслан Биккинин республикада туган тел итеп башкорт телен сайлаучылар саны 2017 елдан бирле кискен кимемәде һәм бу җәмәгать эшлеклеләренең эше нәтиҗәсе дип аңлата. Тел турында кануннар тигезлекне сакламаганды милли азчылыкларга үз телләрен саклау авырга төшә, ди ул.

— Уңай үзгәреш бер генә – халык бераз йокысыннан айныды, тел турында уйлый башлады. Путин, бер яктан, Русиядәге барлык милли азчылыкларга импульс бирде. Кешеләр селкенә башлады, уйламаганда тел активистлары барлыкка килде, башка республикалардагы җәмәгать эшлеклеләре белән аралаша башладык. Башта хисләр күп иде, хәзер ничектер Башкортстанда системлы эшләргә тырышабыз. Һәрхәлдә, туган тел буларак, башкорт телен сайлаучылар саны кимеми. Уфадагы вазгыять куандыра. Без бу юнәлештә ата-аналар, мәктәп, укытучылар белән ныклап эшлибез.

Мин урыс кешесеннән ким булып чыгамКызганыч, федераль кануннарда милли мәктәп төшенчәсе юкка чыкты, 2012 елдан бирле юк ул. Башкорт гимназияләре, мәктәпләре бар, әмма кануннар аларны якламый, исемнәре генә бар. Шуңа да башка милләт ата-аналары балаларын мәктәпкә бирә дә, башкорт теле сәгатьләре күп дип дәгъва белдерә ала. "Нәрсәгә кирәк ул башкорт теле, безгә урыс теле, БДИ тапшыру мөһимрәк" диючеләр шактый. Әләк язучылар да күп, прокуратура шунда ук мәктәпне тикшерә башлый. 2017 елдан бирле мәктәп прокуратура эшчәнлегенең төп урынына әйләнде кебек.

Мин урыс кешесеннән ким булып чыгам

Урыс теле белән башкорт теле ярыша алмый. Без бер шартларда түгел. Русия конституциясендә без бертигез хокуклы диелгән. Йошкар-Олада Путин урыс теле дәресләре берничек тә киметелергә тиеш түгел диде. Аның бу сүзләре урыс теленең статусын күтәрде, безнекен төшерде. Димәк урыс теле якланган, аңа өстенлек бирелә. Мин урыс кешесеннән ким булып чыгам, ә мин – Русия ватандашы, шулай ук салым түлим. Менә бу тигезлек принцибы кайтырга тиеш, — диде Руслан Биккинин.

Саха: яңа методикалар юк, эштә төшенкелек сизелә

Саха конгрессы рәисе, республика лицее мөдире Иван Шамаев Якутиядә милли телне укыткан укытучыларда күңел төшенкелеге сизелә, телгә карата игътибар кимеде, балалар арасында урысча аралашучылар саны арта дип сөйләде.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

— Әлбәттә, ул вакыттагы белдерү эзсез калмады, чөнки бер елдан соң милли мәгарифкә каршы кануннар кабул ителде. Төп үзгәреш – телләргә игътибар кимеде, дәрәҗәсе төште. Әлегә Сахада бу кануннарның җимешләрен күрмибез. Якут телен уку-укыту, аны белү дәрәҗәсен өйрәнгән, милли мәктәпләр, сыйныфларның санын ачыклаган, бу канунның милли үзаңга ничек тәэсир итүен анализлаган социологик тикшеренүләр ясалмады. Бөтен республикада вазгыятьнең ничек булуын саннар белән әйтә алмыйм. Мин җитәкләгән мәктәптә якут теле дәресләре саны кимемәде. Туган тел итеп якут телен сайлаучылар бездә күпчелек, әмма башкаларда хәлләр ничек булуы билгесез.

Балалар арасында урысчага күчүчеләр шактый

Минем күзәтүләргә караганда, балалар арасында урысчага күчүчеләр шактый. Катнаш гаилә дә түгел, өйдә туган телдә аралашу да бар, әмма баланың теле урысча, үзара аралашу урысча. Мин моны тирә-як мохит тә, балалар кулланган гаджетларның да, интернетның да урыс телле булуына бәйлим.

Укытучылар бик зур стресс кичерде һәм хәзер алар илһамланып эшләми. Телне укытуда яңа методикалар юк, һаман да элекке кызыксыз китаплар кулланыла, иске алынмар белән укытыла. Шуңа эштә төшенкелек сизелә. Ниндидер яңача эш итү импульсы барлыкка килмәде.

Битарафлык, тел белән бәйле вазгыятьне аңламау бар

Якут теле урынына урыс теле кирәк дигән хәрәкәт бездә булмады, әле дә күзәтелми. Әмма битарафлык, тел вазгыятен аңламау бар. Шундый хәлдә "Ийэ тыла" ("Ана теле") хәрәкәте оешты. Якут халкына мөрәҗәгать белән чыктык. Ни өчен якут телен укырга, ни өчен милли балалар бакчасына бирергә кирәк, милли уку йортларында белем алуның мөһимлеген яздык һәм ата-аналар белән очрашулар оештырабыз. Бу эш әле яңа гына башланды, ул бөтен республикага таралыр дип өметләнәбез, — диде якут лицее мөдире.

Коми: тел сайлаучылар аз, университетка студентлар табу кыен

"Коми войтыр" ("Коми халкы") иҗтимагый хәрәкәтенең Сыктывкар бүлеге җитәкчесе Марина Федина 2017 ел вакыйгалары коми теленә зыян китерде ди. Республика башкаласында коми балаларының 20ләп проценты гына мәктәпләрдә үз ана телләрен өйрәнүне сайлый, университетка да коми телендә иркен аралашучыларны табу бик авыр ди ул.

Марина Федина
Марина Федина

— Шатланырлык берни юк. 2017 елга кадәр коми теле безнең республикада барлык укучыларга укытылды. Яңа кануннар кабул ителгәч тел ата-аналар теләге белән генә укытыла башлады. Бу милли мәгарифкә зур йогынты ясады, беренче чиратта, әлбәттә, коми телен өйрәнүчеләр саны кискен кимеде.

Сыктывкарда 2021-2022 уку елында коми телен туган тел буларак өйрәнүне 19 процент укучының ата-аналары гына сайлады. Бу – кызганыч күрсәткеч. Киләсе уку елына ул сан бераз үсәр дип өметләнәбез, беренчел мәгълүматка күрә, киләсе уку елында коми телен 23 процент укучы өйрәнәчәк дип торабыз, ләкин бу да ата-аналар белән актив эш нәтиҗәсе. Без мәктәпләргә, ата-аналар җыелышларына йөрибез, коми телен сайлауның мөһимлеге һәм файдасы турында аңлатабыз. Күп кенә ата-анада караш тискәрерәк, инглиз телен өйрәнү файдалырак, диләр.

2017 елда тел өйрәнүчеләр саны кискен кимеде. Чөнки телнең дәрәҗәсе кимеде, ата-аналар аны сайларга теләмәде. Иң кызганычы – авыл балалары да коми телен сайламый башлады, менә бу зур проблем булып чыкты, чөнки коми телендә иркен сөйләшүчеләр элек-электән нәкъ менә авыллардан чыга иде.

Коми телен камил белгән балалар юк дәрәҗәсендә

Коми теле Сыктывкар университетында да укытыла. Элек коми филологиясе кафедрасына ел саен 50шәр студент кабул ителә иде. Хәзер исә бакалавриатка 15 кенә студент керә ала. Дөресен әйткәндә, аларны да без зур авырлык белән эзлибез, коми телен камил белгән балалар юк дәрәҗәсендә. Алга таба ни булачагын әйтеп булмый.

Җәмәгать эшлеклеләренең ата-аналар белән актив эшләве җитми. Телне өйрәнүгә мөмкинлек бирү – беренче чиратта, дәүләт эше, дәүләт бурычы. Кимендә урта мәктәптә дәүләт туган телне өйрәнү мөмкинлеген бирергә тиеш. Монда тел өлкәсендә дәүләт сәясәте бик мөһим, аеруча федераллар сәясәте, чөнки төбәк хакимияте федералларга карап эш итә, — ди коми активисты.

Чуашстан: дәресләр кимеде, ләкин милли үзаң үсте

Чабаксарда чуаш телен укытучы Александр Блинов биш ел элек яңгыраган Путин сүзләре җәмгыятьне икегә бүлде, Чуашстанда чуаш теле дәүләт теле булса да, чуашлар үз телләрен үзләре генә укысын, өйрәнсен дигән караш барлыкка килде дип сөйләде.

Александр Блинов
Александр Блинов

— Бу хәлләрнең тискәре дә, уңай да яклары булды. Тискәреләрен санап китәм, алар күбрәк һәм аларның тәэсире катырак. Мәктәпләрдә чуаш теле дәресләре саны кимеде. Иң күбендә атнага өч дәрес һәм ул да кайбер чуаш авылларында гына калды. Шәһәрләрдә атнага бер дәрес була ала. Телне гариза язып укуга калдыргач аның дәрәҗәсе шунда ук төште. Ул кирәксез телләр рәтенә куелды.

Ата-аналар барыбер урыс теленә өстенлек бирә. Чуашстандагы татар авылларында да, бер карасаң, татар телен сайлыйлар дип уйлыйсың. Юк, анда да туган тел буларак урыс телен укыйлар. Мин саннарны әйтә алмыйм, алар күп очракта буталган, түрәләр артык әйтеп бармый. Мәктәп мөдире чуаш теле укытылырга тиеш дип әйтсә, көчле чуаш теле укытучыларын җәлеп итсә, тел дәресләре саклана. Ә мөдир тырышлык куймаса, чуаш теленә битараф икән, чуаш теле йә юк, йә бик аз. Ул дәресләр дә тиешле дәрәҗәдә түгел.

Җәмгыять икегә, кайдадыр өчкә бүленде. Син чуаш икән, укы, ә мин – урыс яки татар, кайсы телне укырга икәнен үзем хәл итәрмен дигән принцип барлыкка килде. Бу – начар күренеш һәм мин моны авыр кичерәм. Чуаш теле республикада дәүләт теле, әмма ул чуашларга гына кирәк дип калдырылды.

Укытучылар эшсез калды

Укытучылар эшсез калды, яшьләр чуаш теле укытучысы булыргамы-юкмы дигән дилемма алдында калды, ул һөнәрне сайлаучылар күп түгел. Ә өлкән буын картая, алар яңа технологияләрне кулланмый, авыр кабул итә моны, аларга яңадан уку да авыр.

Уңай тәэсире дигәндә – милли телләргә басым чуашларда йоклап яткан милли үзаңны уятты. Һәр кешегә кагыла димим, әмма бу булды, кешеләрдә "Мин – чуаш, үз елемне белергә тиешмен" дигән фикерләү туды, телне өйрәнә башлауга этәргеч барлыкка килде —дип аңлата Блинов.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG