Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кремль Украинага каршы сугышны "динсезләргә каршы көрәш" итеп күрсәтмәкче


Сергея Эйзенштейнның "Александр Невский" фильмыннан кадр
Сергея Эйзенштейнның "Александр Невский" фильмыннан кадр

Кремль дәүләт мәгълүмат чараларына Украинага каршы сугышны ничек яктыртырга кирәге турында кулланмалар әзерләгән. Украинага каршы сугышның төп максатларыннан берсе дип, документта "динсезләргә каршы көрәш" аталган. Кремльдә  украин хәрбиләрен шулай атарга тәкъдим итәләр.

Кремль дәүләт мәгълүмат чараларына һәм Русия хакимияте яклы блогерларга Украинага каршы сугышны ничек яктыртырга кирәклеге турында кулланмалар әзерләгән. Аерым алганда бу һөҗүмне Нева бәрелеше һәм Русьне чукындыру белән чагыштырырга тәкъдим итәләр. Бу документларны "Медуза" басмасы тапкан.

Июль башында әзерләнгән күрсәтмәләрдә авторлар XIII гасырда Новгород һәм швед гаскәрләренең сугышы һәм көрәше арасында уртаклыклар эзли. Документта әйтелгәнчә, күмәк Көнбатыш күп гасырлар Русияне җимерергә тырыша, "аның чикләренә якын яшәүче халыкларны" илгә каршы котырта. Шулай да бу һөҗүмнәр "җәмгыятьнең дәүләт лидеры тирәсендә берләшүе" һәм яулап алучыларга уңышлы каршылык күрсәтү белән тәмамлана, диелгән текстта.

Бу тезисларда урта гасырлар Русенең лидеры буларак Александр Невский күз уңында тотыла. Хәзерге заман Русиясе турында сөйләгәндә кемне күз уңында тотуларын "Медуза" язмаган, әмма сүзнең Владимир Путин турында булуын фаразларга мөмкин.

Икенче бер документта әйтелгәнчә, Русьне чукындыру - урыс дәүләтен йөзләрчә елларга ныгыту һәм берләштерүгә нигез булып тора.

"Православ дине мәрхәмәтлелеккә, якыныңны яратуга, башкаларга түземле булырга өйрәтә. Бу кыйммәтләр урыс цивилизациясенең нигезенә яткан һәм Русиягә йөзләгән халыкларны берләштерергә булышкан", диелә.

Украинага каршы сугышның төп максатларыннан берсе дип, документта "динсезләргә каршы көрәш" аталган. Кремльдә украин хәрбиләрен шулай атарга тәкъдим итәләр, дип яза "Медуза". Пропагандачыларга "алар корбаннар китерә һәм ритуаль үтерүләр башкара" дип сөйләргә тәкъдим ителгән.

"Медуза" өйрәнгән кулланмаларда "күмәк Көнбатыш"ның ни булуы һәм Кремль фикеренчә аңа ни өчен Русияне җимерергә кирәклеге дә аңлатылган. Хакимиятләр фаразынча, "күмәк Көнбатыш" төрле вакытларда – Тевтон ордены, Швеция, Речь Посполитая, Наполеон империясе, Өченче рейх һәм НАТО булган. Аларга Русиядән Көнбатышта кулланучылар җәмгыяте оешу сәбәпле берничә гасыр элек беткән ресурслар кирәк, диелгән текстта.

"Медуза"ның президент хакимиятенә якын ике аноним чыганагы әйтүенчә, хәзерге вакытта Кремльдә Украинага һөҗүм итүнең максатларын һәм сәбәпләрен русияләргә аңлатырдай модельләр табарга тырышалар.

Пропаганданың аргументлары укучыны Русия "кисәтү һөҗүме" ясарга мәҗбүр булган дигән фикергә китерергә тиеш. Бу тезисны Русия хакимиятенә якын мәгълүмат чаралары да, Путин үзе дә кулланды инде, дип искәртә"Медуза".

Путин сүзчесе Дмитрий Песков әлегә бу язмага фикер белдермәде.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы Владимир Путин фәрманы белән быел 24 февральдә башланды. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" дип белдерсә дә, Путин конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG