Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тикшерү изоляторында мөселманнарга дуңгыз ите ашарга тәкъдим итү шикаятеннән соң прокуратурага мөрәҗәгать юлланган


Шул сәбәптән кайбер мөселманнар бу ризыктан баш тартырга һәм ач торырга мәҗбүр диелә.

Чистай шәһәренең 5нче тикшерү изоляторында утыручы мөселманнарга дуңгыз ите тәкъдим ителүе шикаяте нигезендә прокуратурага мөрәҗәгать юлланган. Бу хакта адвокат Руслан Нәгыев үзенең Телеграм каналында белдерде.

Аның сүзләренчә, соңгы айларда изоляторда утыручы мөселманнар дуңгыз ите ашарга тәкъдим ителүдән зарлана башлаган.

— Шул сәбәптән, кайбер мөселманнар бу ризыктан баш тартырга һәм ач торырга мәҗбүр. Мөселманнар "Хәләл" стандарты нигезендә әзерләнгән ризык куллана. Татарстанда мондый проблем юк. Мөселманнар һәм православлар ашый ала торган сыер, сарык, тавык ите, балык бар. Тикшерү изоляторы хакимияте дини кешеләрнең конституцион хокукларын бозмаска тиеш. Шуны әйтәсем килә, изоляторда утыручылар хөкем ителгән буларак саналмый, аларга карата аклаучы карар кабул ителергә мөмкин. Шуның белән төзәтү оешмаларында утыручы тоткыннарның да хокуклары бозылмаска тиеш, — дип белдерде ул.

Нәгыев әлеге хокук бозуны бетерүне таләп итеп прокуратурага мөрәҗәгать юллануын әйтте.

Быел Gulagu.net хокук яклау проекты Димитровград төрмәсендә мөселман тоткыннарны җәфалыйлар дип хәбәр итте. Анда ураза тотучы мөселманнарны кыйныйлар, дуңгыз ите тәкъдим иткәннәр диелде. Әлеге хәбәрләргә бәйле адвокат Руслан Нәгыев та "Ульяннан борчулы хәбәрләр килә. Бу сигналга үз тикшерүебезне башлыйбыз", дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG