Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда музыка укытучысын сугышка кагылышлы җыр сүзләре язылган бишмәте өчен штрафка тарттылар


Киеменә җыр сүзләрен укытучы 2021 елда ук яздырган булган, әмма полициянең игътибарын быел гына җәлеп иткән.

Казанда музыка укытучысын Русия гаскәрен "дискредитацияләү" маддәсе нигезендә 15 мең сум штрафка тартканнар. Бу карарны шәһәрнең Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган, дип хәбәр итә "Idel.Реалии".

Укытучы Британия рок-музыканты Джон Леннон җырындагы "Make love, not war" ("Мәхәббәт белән шөгыльләнегез, сугыш белән түгел") дигән сүзләрне бишмәтенә яздырган булган диелә.

Укытучы гаебен танымаган, джинс бишмәтенә җырдагы сүзләрне 2021 елда ук яздыруы турында әйткән. Ләкин мәхкәмә аны барыбер Русия гаскәрләрен дискредитацияләде дип тапкан.

22 июльдә Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Зөлфия Ситдыйкованы да Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" гаепле дип тапкан һәм аңа 40 мең сум штраф түләттерү карары чыгарган иде, ул Олег Газманов концертына "No war" ("Сугыш булмасын") дигән язулы кофта киеп килде.

Бүген Русия юстиция министрлыгының тикшерүчеләр, хөкемдарлар һәм белгечләр өчен ике кулланма әзерләве, анда "фейклар" һәм гаскәрне "дискредитацияләү" турындагы яңа маддәләр булганда мәхкәмә экспертизасын ничек уздыру кирәклеге аңлатылуы билгеле булды.

24 февральдә Путин фәрманы белән Русия Украинага һөҗүм итте. Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия хакимиятләре кануннарны кырыслатты.

Русиядә сугышка каршы чараларда катнашучыларга карата яңа – "урыс гаскәрләре турында ялган мәгълүмат тарату һәм аларны дискредитацияләү" маддәләре нигезендә административ һәм җинаять эшләре ачалар, шул исәптән социаль челтәрдә фикер белдерүчеләргә дә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG