Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү, әгәр АКШ Русияне террорчылык иганәчесе дип таныса, дипломатик элемтәләрне өзү белән яный


Польшада Украинаны хуплау митингы
Польшада Украинаны хуплау митингы

Июль ахырында АКШ Сенаты Чечнядагы, Грузиядәге, Сүриядәге һәм Украинадагы гамәлләре өчен Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип танырга чакырып резолюция кабул иткән иде.

Әгәр АКШ Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип таныса, бу дипломатик мөнәсәбәтләр өзелүгә китерергә мөмкин, дип белдерде брифингта Русия тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова.

Июль ахырында АКШ Сенаты Чечнядагы, Грузиядәге, Сүриядәге һәм Украинадагы гамәлләре өчен Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип танырга чакырып резолюция кабул итте. Русия гамәлләре "гаепсез ирләрнең, балаларның, хатыннарның исәпсез-хисапсыз үлеменә" сәбәпче булды, дип искәртелә.

Шундый ук резолюция Вәкилләр пулатына да карауга кертелде. Шулай да, мондый карарны кабул итәргә Түбән пулаттагы вәкилләр һәм сенаторларның вәкаләте юк, аны АКШта тышкы эшләр министрлыгы функцияләрен үтәүче Дәүләт департаменты чыгарырга тиеш.

"Шул ук вакытта теләсә нинди гамәлгә каршы бер гамәл кылынуы онытыла, һәм мондый җавапсыз адымның нәтиҗәсе – дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү булырга мөмкин, Вашингтон кире әйләнеп кайта алмау ноктасын узарга мөмкин", дигән Захарова, бу хакта "Интерфакс" яза.

  • 3 майда Украина Югары радасы Русияне террорчылыкны иганә итүче ил дип тануларын сорап, Конгрессның ике пулатына да мөрәҗәгать итте. Бу өндәү белән Украина президенты Владимир Зеленский да башка дәүләтләргә даими рәвештә мөрәҗәгать итеп килә. Украина президенты офисы башлыгы Андрей Ермак июльдә Зеленский хакимияте моны үзенең иң мөһим тышкы сәяси максаты итеп күрә дип әйтте.
  • Хәзерге вакытта террорчылык иганәчесе дип АКШта дүрт ил танылган: Сүрия, Иран, Куба һәм Төньяк Корея. Бу исемлеккә кергән ил белән башка күп кенә илләр барлык дипломатик бәйләнешләр тулысынча диярлек туктата һәм андый илләргә каршы кырыс чикләүләр кертелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG