Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстаннан быел 46 меңнән артык кеше күчеп киткән


Уфа һава аланы
Уфа һава аланы

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек күбрәк.

Быел гыйнвар-май айларында, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, Башкортстаннан күчеп китүчеләр саны ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта Росстат белешмәләренә таянып, Mkset хәбәр итә.

2022 елның биш ае эчендә Башкортстанга 44 049 кеше күчеп килгән, ә 46 200 кеше республикадан киткән. Росстат мәгълүматынча, килүчеләргә караганда китүчеләр 2151 кешегә күбрәк булган. Узган ел халыкның миграцион кимүе 1320 кешене тәшкил иткән булган дип искәртелә.

Шул ук вакытта Идел буе төбәкләре арасында Татарстаннан китүчеләргә караганда килүчеләр күбрәк. Халыкның миграцион артуы - 2381 кеше.

Күптән түгел Русия хөкүмәте каршындагы Финанс университеты аналитиклары Уфаны яшәү өчен начар шәһәрләрнең берсе дип таныган иде. Тикшеренүдән күренгәнчә, аерым алганда Уфадагы төп проблемнар медицина хезмәте күрсәтү, тормыш дәрәҗәсе, экологик мохит, торакның кыйбат булуы белән бәйле.

Шул ук вакытта аналитиклар төзегән 250 меңнән артык кеше яшәүче иң яхшы 25 шәһәр арасына Татарстаннан ике шәһәр: Казан һәм Чаллы кергән.

Июль ахырында Росстат 2022 елның гыйнварыннан маена кадәр Русиядә халык саны 430 мең кешегә кимегән дип тә исәпләп чыгарган иде. Халык саны 145,1 млн кешегә калган, бу санга аннексияләнгән Кырымда яшәүчеләр дә керә. Кырымны исәпкә алмаганда Русиядә яшәүчеләрнең саны 142,7 миллионлап. Халык саны кимүгә мөһаҗирләрнең китүе йогынты ясаган диелә.

Бу статистикага Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң илдән күчеп китүчеләр исәпкә алынмаска да мөмкин. Төрле бәяләмәләргә ярашлы, андыйларның саны берничә дистә меңнән алып берничә йөз меңгә кадәр булырга мөмкин. Шулай да аларның күбесе Русиядә теркәлгән килеш тора, шуңа күрә даими Русиядә яшәүче булып санала.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG