Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Украинага каршы сугышта катнашкан ихтыяриларга акчаларын соңарып түли башлаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хакимиятләр, акча алганнан соң ихтыярилар Украинага барудан баш тартырга мөмкин дип сагая, түләү шартларын үзгәртүләре дә моның белән бәйле булырга мөмкин дип саный ISW белгечләре. Моннан тыш төбәкләрнең ихтыяриларга шундук түләү өчен акчалары җитмәскә мөмкин дип фаразлана.

Новосибирски, Курган, Сарытау һәм Ульян өлкәләрендә Украинага каршы сугышу өчен ихтыярилардан яңа батальоннар төзелә. Аларга 300 мең сумга кадәр түләргә вәгъдә итәләр. Шул ук вакытта Сугышны өйрәнү институты (ISW) Русия төбәкләрендә ихтыяриларга түләүләрне кичегеп бирә башлаганнар дип хәбәр итә.

Әйтик, Башкортстанда 200 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган түләү 90 көнгә туңдырылачак дип хәбәр иткәннәр төбәк башлыгы хакимиятендә. Һәр көн түләнергә тиешле ике мең сумны исә айга бер бирәчәкләр.

Сарытау өлкәсендәге ике батальон әгъзалары да 150 мең сум алачак, әмма аны килешү төзеп өч ай узгач кына бирәчәкләр, дип аңлаткан җирле хакимиятләр.

Хакимиятләр акча алганнан соң ихтыярилар Украинага барудан баш тартырга мөмкин дип сагая, түләү шартларын үзгәртүләре дә моның белән бәйле булырга мөмкин дип саный ISW белгечләре. Моннан тыш, төбәкләрнең ихтыяриларга шундук түләү өчен акчалары җитмәскә мөмкин дип фаразлана.

Узган атна ахырында Чуашстанның Украинага каршы сугышачак "Атал" батальоныннан 40 ихтыяри республика башлыгына контракт төзегәннән соң бирелергә тиешле акчаларны түләмәүләренә зарланды.

Чуашстан башлыгы Олег Николаевның 11 июльдә имзалаган карарына ярашлы, килешү төзегәннән соң шундук 50 мең сум бирергә, калганнарын өч ай хәрби хезмәттә булганнан соң түләргә вәгъдә иткән булганнар.

Сугышчылар мөрәҗәгатьләрендә берьюлы түләнә торган акчаларны да, көн саен бирелергә тиешле ике мең сумны да алмауларына зарлана.

24 февральдә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Русиядә ачык мобилизация юк, ләкин төрле юллар аша кешеләрне кораллы көчләр белән кыска вакытлы контракт төзүгә җәлеп итәргә тырышу бар. Ихтыярилардан батальоннар оештырыла. Андый батальоннар Татарстан белән Башкортстанда да оешты.

"Idel.Реалии" күптән түгел генә сугыштан кайткан бер Татарстан кешесе белән сөйләшкән иде.

"Алга" — кешеләрне кызыктырып китерү генә. Ә анда эләккәч кешеләр моның бер ялган гына булуын аңлый. Менә без, хәтта менә мин дә июнь ае өчен акчаларны әле дә ала алмадык. Болар барысы да ялган! Безне алдадылар. Без ялланучылар, без ихтыярилар — һәм безне алдыйлар гына. "Алга" — ул бары кешеләрне җәлеп итү, аларга беренче акчаны бирәләр, а аннан соң инде алдыйлар", дип сөйләде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG