Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырым платформасы"ның быелгы җыены онлайн форматта узачак


"Кырым платформасы"ның узган елгы җыены
"Кырым платформасы"ның узган елгы җыены

Ул 23 августка билгеләнгән. "Русия Украинага каршы сугыш башласа да, оккупацияләнгән Кырым темасы кабат иң югары сәяси дәрәҗәгә күтәреләчәк", диелә.

Быел "Кырым патформасы" җыены 23 августта онлайн форматта узачак. Бу хакта "Кырым платформасы"ның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Русия Украинага каршы сугыш башласа да, оккупацияләнгән Кырым темасы кабат иң югары сәяси дәрәҗәгә күтәреләчәк. Чөнки 24 февральдән соң Русия оккупацияләнгән Кырымны Херсон һәм Запорожье өлкәләренә һөҗүмнәр плацдармы, украиннарны канунсыз күчереп йөрткәндә тоту өчен "соры зона", дәүләтебезнең төньягына шуышкан оккупация өчен база итеп куллана башлады", диелә хәбәрдә.

Җыенга узган ел "Кырым платформасы" декларациясенә кушылган дәүләтләрнең башлыклары чакырылачак дип искәртелә.

Шул ук вакытта онлайн җыенга яңа лидерларның да кушылачагы хәбәр ителә. Узган атнада Украина президенты Владимир Зеленский Гватемала президенты Алехандро Джамматтеи Файаны җыенда катнашырга чакырган иде.

"Кырым платформасы"ның беренче җыены узган елның 23 августында үтте. Анда 47 чит дәүләт һәм халыкара оешма катнашты.

"Кырым платформасы"н оештыру башлангычы белән беренче булып Кырымтатар мәҗлесе чыккан булса, соңыннан бу ниятне Украина тышкы эшләр министрлыгы да яклап чыкты. Ул Русиянең Кырымны оккупацияләвенә җавап итеп халыкара басымны арттыруга, Русия режимы корбаннарын яклауга, кеше хокукларының алга таба да бозылуына юл куймаска дигән максатлар белән эшли. Иң мөһим максатларның берсе – Кырымны Русия оккупациясеннән азат итеп, Украинага кире кайтару.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG