Дөнья медиаларында Украина хәбәрләрен беразга гына булса да Тайван белән Кытай кысрыклап чыгарды. АКШ Конгрессы Вәкилләр пулаты спикеры Нэнси Пелосиның Тайванга баруы һәм ул очкан очкычның бәреп төшерелү ихтималы өченче дөнья сугышын башларга мөмкин дип фаразлаучылар күп булды. Шөкер, янаулар белән генә чикләнелде. Әмма дөньядагы киеренкелек арта. АКШ белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрнең дә кая таба барачагына төгәл җавап юк. Һәм бу вазгыятьтән Русия дә файдалана ала.
Эш шунда ки, Тайванның Кытайдан аерым, бәйсез яшисе килә, ә Кытай моңа каршы. Бөтен дөньяга икътисади могҗиза күрсәтә алучы Тайван үз бәйсезлеге өчен көрәш символына әверелде, шуңа да Нэнси Пелосиның Кытай белән килештермичә анда баруы Тайванның азатлык өчен көрәшен тану итеп кабул ителә.
Тарих
Тайван турында беренче мәгълүмат безнең эраның 239 елында барлыкка килә. Кытайдагы тәртипсезлек, фәкыйрьлек аркасында XVII гасырда ук Тайванга Кытайдан качаклар килә башлый. Башлыча килүчеләр Фуцзянь, Гуандун провинцияләреннән була. Әле дә бу төркем утрауда күпчелекне тәшкил итә.
1895 елда Кытай-Япон сугышы аркасында утрау Япония карамагына күчә. Икенче дөнья сугышыннан соң Япония Тайваннан баш тарта. Британия һәм АКШ фатихасы белән Кытай сугышта җиңүче буларак Тайванны үзенә кайтаруга ирешә.
1949 елда Кытайда гражданнар сугышы башлана, Мао Цзэдун гаскәренә каршы булган Кытай хөкүмәтенең башлыгы, генералиссимус Чан Кайши оттыра. Ул илдән кача һәм Тайванга барып урнаша. Аның артыннан Кытайдан 2 млн кеше кача һәм утрауда тормыш кора. Сәбәбе — Кытайда урнаштырылган коммунистик режим. Тайванга киткән Чан Кайши Тайванда сөргендәге Кытайның хакимиятен урнаштыра һәм 25 ел дәвамында идарәне үз кулында тота, ул Кытайны яңадан яулап алырга хыяллана.
Кытай ахыр чиктә Тайванада хәрби тәптип кертә, бу тайваннарның сепартизмын бастыру өчен кулланыла. Бу хәрби вазгыять 37 ел дәвам итә, утрауда яшәүчеләр басым астында яши, алар өстеннән күзәтү оештырыла, сүз иреге кысыла, каршылык күрсәткән кешеләр төрмәгә утыртыла, җәзалана, матбугат контроль ителә. Бу вакыт аралыгында Тайванда диссидентар барлыкка килә.
1978 елда Чан Кайши урынына аның улы Цзян Цзинго идарәгә килә һәм ул утрауда авторитар режим булса да, реформалар уздыра башлый. Цзян Цзингоны аннары аның хөкүмәтендәге вице-президент Ли Денхуэй алмаштыра, аны Тайван демократиясенең атасы дип атыйлар, чөнки ул конституцион реформалар уздыруга ирешә, 2000 елда беренче тапкыр Тайванда президент сайлау уза.
Тайванны кем таный?
Тайванның бәйсезлегенен танучылар аз. Эш шунда ки, Чан Кайши вакытында БМОда Тайванның үз урыны бар иде, чөнки көнбатыш илләре аны Кытай лидеры итеп кабул итә. Кытай БМОга алынмый. Әмма 1970нче елларда БМО вәкилләре кечкенә Тайван утравы зур Кытайда яшәүче миллионлаган кытайлар исеменнән сөйли алмый дигән нәтиҗәгә килә. 1971 елда БМОда Тайван урыны Пекинга бирелә. 1979 елда АКШ Кытай белән рәсми рәвештә дипломатик мөнәсәбәтләр кора башлый.
Шулай да, утрауның үз конституциясе, 300 меңлек гаскәре бар, җитәкчеләр демократик сайлаулар аша сайлана.
1980нче елларда Кытай белән Тайван килешә кебек. Аралар җылына, 1991 елда хәтта ике арадагы сугыш тәмамланды дип игълан ителә. Пекин Тайванның автономиясе сакланачак дип вәгъдә итә, ләкин бер шарт куя — Тайван Кытайга кушылырга, буйсынырга тиеш. Һонконг кебек алданырга теләмәгән Тайван бу тәкъдимнән баш тарта.
2000 елда президент итеп сайланган Чэнь Шуйбян Тайван бәйсез дәүләт дигән сәясәт алып бара башлый. Ә 2004 елда Кытай аерылып чыгуга каршы махсус канун кабул итә: Тайван аерылырга теләсә, Кытай хәрби көч куллана ала. Әлеге хакимият тә Тайванның бәйсезлегенә басым ясый.
АКШ белән Кытай арасы ничек корылачак?
АКШ һәм Канада институты хезмәткәре Александра Филиппенко "Настоящее время"га Ненси Пелосины Тайванга барырга Украинадагы сугыш этәргән дип саный.
— Кытай белән Тайван низагы күптәннән бара, Тайванны Кытайга кайтару, аны кушу мәсьәләсе көн тәртибеннән төшмәде. Кытайга кайчандыр кушылырга теләгән кешеләр дә ахыр чиктә социалистик дәүләттә яшиселәре килмәүләрен белдерде. Шуңа да 70 ел дәвамында коммунистик Кытай бердәм дәүләт сәясәтен уздырып, Тайванны кушу эшен алып бара. Бу эштә АКШ та Кытайга теләктәшлек күрсәтте, эшлекле сөйлүшүләр Тайбэй белән түгел, ә Пекин белән алып барылды, — дип аңлата ул. — Әмма Тайван бәйсезлек өчен көрәш, коммунистик режимга каршы каршылык күрсәтү символына әйләнде. Бу Салкын сугыш чорында аеруча әһәмиятле иде. Утрауда яшәүчеләр азатлык өчен көрәшүчеләргә әверелде. Сүз иреген яклаучы АКШ, аерым алганда Нэнси Пелоси Тайван диссидентларына озак еллар буена ярдәм итте. Ул үзенең карьера дәвамында Тайванда яшәүче кытайлар Кытайга кушылыргамы, юкмы икәнен үзләре хәл итәргә тиеш дигән фикерне алга этәрде. Пелоси өчен бу мөһим.
24 февральдән соң АКШка да бәйсез булып калырга теләгән дәүләтләргә теләктәшлек күрсәтү әһәмияте артты. Ненси Пелосиның Тайванага бару карары Киевка барганнан соң барлыкка килгәндер дигән уй бар.
Русиянең Украинага һөҗүме булмаса, АКШ Тайван мәсьәләсен күтәрмәс иде дигән фикердә белгеч.
— Украинадагы сугыш булмаса, Кытай белән АКШның мөнәсәбәтләре бүгенге хәлгә барып җитмәс иде. Ак йорт шикләнде, Пелосига бармаска киңәш итте, ягъни аның баруын теләмәгәнен күрсәтте. АКШта Конгресс – канун чыгару хакимияте, Ак йорт – башкарма хакимият. АКШта бу хакимиятләрнең бер-берсенә буйсынмау принцибы бар. Байден мин берничек тә тәэсир итә алмыйм дигәнне ассызклады, әмма бу очракта моның артында сәяси уен бара алганын аңларга кирәк.
Пелосины Тайванга барырга Украинадагы сугыш этәргән
Киевка бару Тайванга сәфәрне хәл итте дидем, әмма Тайван Кырымны хәтерләтә дип әйтү – ашыгыч фикер. Алар икесе ике төрле проблем, әмма Ненси Пелоси кебек кешеләрдә Тайванны яулап алырга теләгән Пекин Украинадагы хәлләрне хәтерләтә.
АКШ Тайванның бәйсезелеген рәсми танымый. Пелоси килүеннән соң Тайван белән АКШ арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең үсеше нинди булачак дигән сораулар күпләрне кызыксындыра. Беренче чиратта Тайванны аерым бәйсез дәүләт дип кабул итәрләрме? Галим бу мөмкин, әмма бу тиз арада булмаячак, дигән фикердә.
— Тайван белән АКШта консуллыклар 2019 елда ук барлыкка килде. Кытай Тайванның бәйсезелеген дөньяда тануларыннан бик курка. Бер бармакны тешләргә мөмкинлек бирелсә, кулны ук тешләп алырлар дип уйлый Пекин. Пелоси килгәч, утрау белән АКШ арасында турыдан-туры диплматик мөнәсәбәтләр урнаштырылыр дигән шикләнү бар, — ди ул. — АКШның сәяси машинасы тәвәккәл эш итә ала, әмма ул озак кыштырдый. Шуңа да бәйсезлек тануга кадәр ераграк әле, әмма шул якка таба борылыш күренә.
Тайванда сугыш булачакмы?
Галим Камил Галиев озак еллар Кытайда яшәде, хәзерге вакытта ул АКШта. Аның фикеренчә, Кытай киеренке халәттә. Әмма аның гаскәрләрен әзерлек халенә китерүе, кораллар белән мактануы, янау гына. Имеш, нидер була калса, Кытай әзер, үз чикләрен бозарга беркемгә дә рөхсәт итмәячәк дигәнне күрсәтү. "Әлегә барысы да сабак укыткан кебек күренә, әмма, эскалация булу мөмкинлеген кире какмыйм", диде ул Азатлыкка.
Белешмә: Тайван һәм Кытай
Кыскача тарих
- 1911 елда Кытайда монархия җимерелә, аның урынына Кытай республикасы барлыкка килә. Ул хәзерге Кытайның зур өлешен контроль итә.
- 1928 елда хакимияткә милләтчел Гоминьдан фиркасе килә. Аларга Совет берлеге тарафыннан хупланган коммунистлар каршы тора.
- 1946 елда бу ике көч арасында кораллы бәрелеш куба, өч ел барган ватандашлар сугышында Мао Цзэдун җитәкчелегендәге коммунистлар җиңеп чыга.
- 1949 елда американнар тарафыннан хупланган Гоминьдан башлыгы Чан Кайши үз тарафдарлары белән Тайван утравына китә һәм Кытай республикасы (Тайван) исемле дәүләт кора. Материкта коммунистлар Кытай халык республикасын (КХР) төзи.
- Шулай ике Кытай барлыкка килә, икесендә дә тоталитар хакимият урнаша, ләкин икесе ике юлдан китә: берсе коммунизм төзи башлый, икенчесе базар реформасы юлыннан китә.
- Озак еллар Пекин белән Тайбэй үзара сугыш башлау чигендә тора. Утрау белән материк арасында беренче контактлар Чан Кайши вафатыннан соң гына башлана.
- 1980нче еллар ахыры-1990нчы еллар башында президент Ли Дэнхуэй башкарган сәяси реформалар нәтиҗәсендә Тайван демократик илгә әйләнә. Кытай белән аралар бераз җылына башлый, ләкин процесс авыр бара.
- Кытай Тайванны "бер ил, ике систем" принцибы нигезендә, ягъни утрауга киң автономия бирүне вәгъдә итеп (Һонконг үрнәгендә) үзенә кайтарырга тели. Тайван моңа каршы.
Хәзерге чор
- Хәзерге вакытта Тайван ни бары 13 ил (нигездә 3нче дөнья илләре) белән дипломатик мөнәсәбәтләр тота, дөньяның күпчелек илләре (шул исәптән АКШ та) аны Кытайның өлеше дип саный.
- Тайванның "кыйммәтен" аңлаткан мөһим факт: дөньядагы ярымүткәргеч чипларының якынча 40% Тайванда җитештерелә, аларсыз компьютерлар, заманча көнкүреш техникасы һәм машиналар, галәмдәге иярченнәр, телекоммуникацияләр, шул исәптән мобиль элемтә һәм интернет, заманча корал системнары берсе дә эшләми.
Тайван. Кайбер саннар
Мәйданы — 36 193 км2 (Кытайдан 265 тапкыр кечкенәрәк, ярты Татарстан чамасы)
Халык саны — 23,196 млн (Кытайдан 60 тапкыр азрак, алты Татарстан чамасы)
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!